Ингилойлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ингилойлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ингилойлар
Туган тел гөрҗи теле
Commons-logo.svg Ingiloy people Викиҗыентыкта
Ках авылы ингилой хатыннары бәйрәмчә милли киемдә.1883 год
Ингилой-мөселман

Ингилойлар (әзери. İngiloylar, гөрҗ. ინგილოები) — грузиннарның Азәрбайҗанның төньяк-көнбатышында яшәгән этнографик төркеме. Грузин теленең ингилой диалектында сөйләшәләр.

Дингә мөнәсәбәтле ингилойлар христиан һәм сөнни мөселманнаргабүленә. Мөселман ингилойлар Балакән һәм Закаталы районнарында яши, ә христианнары Гах районында көн итә[1]. Тәүгеләре Закаталы районының Әлиәбад һәм Мосул авылларында, шулай ук Балакан районы Ититала авылларында, ә икенчеләре — Ках районының Ках-Ингилой, Бөек Алатемир, Ках-Баш, Әлибәкли, Мешабаш, Зегем, Хәләф-Тала, Гарамеша һәм Гымыр авылларында оешып, тупланып яши.

XIX гасыр азагында — XX гасыр башында чыккан Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге (ЭСБЭ) мәгълумәтләренә караганда, Закаталы округында 3703 грузин (4,98 %) һәм 8727 ингилой (11,72 %) яшәгән[2].

Рус хакимияте вәкилләре православ миссионерларны ингилойларга җибәреп торган, әммә аларны дошман сыман каршы алганнар. ЭСБЭ мәгълумәтләренә караганда, Кавказда православ христианлыкны яңарту җәмгыятенең миссионерлык эшмәкәрлеге йогынтысында ингилойлар 1860 елда Исламнан христианлыкка күчкәннәр, 12 приход барлыкка килгән, әммә 1863 елда 9 приход яңадан Исламга кайта, шул ук вакытта 1892 елда 62 кешене чукындыра алганнар [3].

Азәрбайжанда грузиннар саны динамикасы
1926[4] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 1999[10] 2009[11]
9500 10 196 9526 13 595 11 412 14 197 14 900 9900

Әлибәйли авылында Гах дәүләт грузин драма театры эшләп килә. Грузин телендә «Шалала» газетасы чыга[12].

Язучы Якоб Гогебашвили «Патша Ираклий һәм ингилой кызы» дигән тарихи хикәя язган. 2009 елда «Азербайджанфильм» студиясында «ингилойлар» дигән документаль фильм төшерелгән, ул Азәрбайҗанның бу җирдә борыннан яшәгән халкының тарихына, мәдәниятенә, гадәт-йолаларына багышланган [13].

Ингилойларның күпчелеге Азәрбайҗан халкы исәбен алганда «азәрбайҗан» дип язылган[14].

Азәрбайҗанның билгеле ингилойлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джанашвили Моисей Георгиевич — грузин тарихчысы, филолог, педагог, Хезмәт Герое (1932).
  • Муратов Анатолий Олегович (1900-1964) — совет хәрби начальнигы, гвардия генерал-майоры.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аджарлар — грузиннарның этнографик группасы. 70 % правослау, 30 % мөселман (башлыча Төркия белән чиктәш төбәкләрдә яшәгән олы яштәге кешеләр).
  • Лазлар — Төркиядәге башлыча мөселман картвель этник группасы.
  • Ферейданнар — Ирандагы мөселман грузиннар.
  • Чвенебури — Төркиядәге мөселман грузиннар.

Видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Афранд ДАШДАМИРОВ (02.05.10). Этнокультурная палитра Азербайджана. Газета Азербайджанский Конгресс.
  2. Закатальский округ // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. Миссионерские общества // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам республик СССР. «Демоскоп». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  5. Всесоюзная перепись населения 1939 года. Национальный состав населения по республикам СССР. «Демоскоп». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  6. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по республикам СССР. «Демоскоп». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  7. Всесоюзная перепись населения 1970 года. Национальный состав населения по республикам СССР. «Демоскоп». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  8. Всесоюзная перепись населения 1979 года. Национальный состав населения по республикам СССР. «Демоскоп». әлеге чыганактан 2011-08-26 архивланды.
  9. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. «Демоскоп». әлеге чыганактан 2011-08-26 архивланды.
  10. Этнический состав Азербайджана (по переписи 1999 года). «Демоскоп». әлеге чыганактан 2011-08-26 архивланды.
  11. Ethnic composition of Azerbaijan: 2009 census. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  12. Международный ежемесячный бюллетень. Центр "Право и средства массовой информации" (апрель 1996 г.).
  13. В Азербайджане снят фильм про ингилойцев. vesti.az. әлеге чыганактан 2012-03-17 архивланды.
  14. [АРИФ ЮНУСОВ. АЗЕРБАЙДЖАН В НАЧАЛЕ XXI ВЕКА: КОНФЛИКТЫ И ПОТЕНЦИАЛЬНЫЕ УГРОЗЫ. Баку-2007. C.143

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]