Инглиз Википедиясе
![]() English Wikipedia | |
---|---|
![]() | |
URL | en.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | Инглиз теле |
Эшли башлау вакыты | 15 гыйнвар 2001 ел |
Хуҗасы | ![]() |
Мәкаләләр саны | 6 232 892 |
Битләр саны | 52 402 459 |
Үзгәртүләр саны | 996 872 340 |
Теркәлгән кулланучылар | 40 754 982 |
Актив кулланучылар | 129 081 |
Идарәчеләр | 1114 |
Тирәнлек | 1043.8 |
Инглиз Википедиясе — Википедиянең инглиз телендәге бүлеге. 2001 елның 15 гыйнварында ачыла. Иң иске һәм иң зур Википедия бүлеге.
2013 елның апрель аенда Википедиядәге дәвам иткән 275 телле бүлекләрендәге барлык мәкаләләрнең якынча 16.1% Инглиз Википедиясендә урнашкан. Башка телле бүлекләрнең үсеше аркасында, бу сан 2003 елдагы максимум булган 50% өлешеннән түбән.[1] 2012 елның гыйнварында, Инглиз Википедиясенең мәкаләләрдәге текст материалы якынча 9.7 гигабайт булган иде.[2]
Стилистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Инглиз Википедиясендә мәкаләләр инглиз теленең төрле стилләрендә языла: канада, англия, америка, австралия. Инглиз Википедиясендә мәкаләләр төрле вариантта языла алалар. Җирле тематикалы мәкаләләрне җирле вариантта язу сорала: мәсәлән, Австралия турында мәкаләне нәкъ Австралиядәге инглиз телендә язу хуплана.
Encyclopædia Britannica[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Инглиз Википедиясендә Британника энциклопедиясенең 11 нче басмасын куллану рөхсәт ителә, һәм бу аның эшен шактый җиңеләйтә. Күп мәкаләләрнең башлангыч формалары нәкъ Британника ядәмендә пәйда булды.
Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 20 гыйнвар (2021 ел) — 6 232 892 мәкалә.
- 14 февраль (2011 ел) — 3 546 617 мәкалә.
- 17 август (2009 ел) — 3 000 000 мәкалә.
- 1 март (2006 ел) — 1 000 000 мәкалә.
- 18 март (2005 ел) — 500 000 мәкалә.
- 20 апрель (2004 ел) — 250 000 мәкалә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Wikimedia Meta-Wiki (21 September 2008). List of Wikipedias. 21 September 2008 тикшерелде.
- ↑ "Download Wikipedia In English – All 9.7GB Of It". 9 April 2012. Retrieved 2012-04-10.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Викиҗыентыкта? Инглиз Википедиясе |
---|