Индеецлар биюе (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Индеецлар биюе (уен) latin yazuında])
Индеецлар биюе
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Индеецлар биюе татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенчылар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Уртага түгәрәкләндереп берничә таяк, утын агачы утырталар.

Уен башланыр алдыннан уйнаучылар так-җөпләрне билгеләп аерылалар. Алар аралашып басалар һәм, аерылып торсынга, җөпләр сул кулларына яулык бәйлиләр. Уенда таклар белән җөпләр бер-берсен тартып, шул утыртылган агачларны аудартырга тырышалар. Шулай тартышу вакытында кем агачларның берәрсен аударса, ул уеннан чыга.

Кайсы як уенчылары җиңеп чыга, аларны җиңелүче якныкылар аркаларына атландырып уен урынын бер кат әйләндерәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]