Иннокентий Шастин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иннокентий Шастин latin yazuında])
Иннокентий Шастин
Туган 23 октябрь 1923(1923-10-23)
Төрекмәнабад
Үлгән 21 август 1999(1999-08-21) (75 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре терапевт, кардиолог, мөгаллим
Эш бирүче С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Иннокентий Шастин (23 октябрь 1923 ел21 август 1999 ел) — ССРБ галим-медигы, медицина фәне һәм сәламәтлек саклауны оештыручы, терапевт һәм кардиолог, медицина фәннәре докторы (1972), профессор (1973), медицина хезмәте генерал-майоры (1976). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1987).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иннокентий Всеволодович Шастин 1923 елның 23 октябрендә Ленинградта туа.

1941 елдан 1942 елга кадәр һәм 1943 елдан 1947 елга кадәр С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә укый.

1942 елдан 1943 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленинград фронтының медицина чаcтьлары составында була, сугыш барышында авыр җәрәхәт ала.

1947 елдан алып 1954 елга кадәр Балтыйк фронты Баш Хәрби-диңгез госпиталенең терапия бүлегендә хәрәкәттәге армиядә ординатор сыйфатында хезмәт итә. 1954 елдан 1956 елга кадәр С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә табибларның белемен камилләштерү факультетының госпиталь терапия кафедрасында укый[1][2].

1956 елдан С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә үзенең гыйльми-педагогик эшчәнлеген укытучы, өлкән укытучы сыйфатында башлый: 1973 елдан 1976 елга кадәр — профессор һәм бу академиянең терапия кафедрасы начальнигы урынбасары вазыйфасын башкара.

1976 елда ССРБ Министрлар Советы карары белән В.И. Шастинга медицина хезмәтенең генерал-майор исеме бирелә. 1976 елдан 1989 елга кадәр — 2-нче Үзәк хәрби клиник госпитальнең баш терапевты һәм ССРБ Оборона министрлыгының баш терапевты урынбасары[1][2].

Гыйльми-педагогик эшчәнлеге һәм фәнгә керткән өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.В. Шастинны төп фәнни-педагогик эшчәнлеге артериаль гипертензия, төрле кардиоваскуляр тайпылышлар, хәрби-һөнәри патология һәм кичектергесез хәлләр өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле була.

1956 елда медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, В. И. Шастин «Лечение гипертонический болезни» темасы буенча диссертация яклый, 1972 елда медицина фәннәре докторына «Кардиоваскулярные расстройства у человека в Прибрежной и Центральной Антарктиде» темасына диссертация яклый.

1973 елда И. В. Шастинга профессор гыйльми исеме бирелә. Йөз дә егермедщн артык гыйльми хезмәт авторы булып тора, җиде фән докторы һәм кандидаты әзерләгән. Бөтендөнья кардиологларының IX конгрессында катнаша, анда кичектергесе хәлләрдә колористик стаус буенча доклад белән чыгыш ясый.

1987 елда И.В. Шастинга «Человек в экстремальных условиях обитания» тематикасы белән гомумиләштергән коллектив эш циклы өчен ССРБ Дәүләт премиясе бирелә.[2][1].

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Инструктивно-методические указания по организации диспансерной работы в Центральном военном госпитале. М. 1957. — 83 с.
    • Сердечно-сосудистые расстройства у зимовщиков антарктических станций // Климат и сердечно-сосудистая патология. Л., 1965. — С. 49—56
    • Акклиматизация и патология человека в Антарктиде // Медицинские исследования в арктических и антарктических экспедициях. Л. 1971. — С.15—38(в соавт )

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798—1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. - Санкт-Петербург : Наука : С.-Петерб. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — С.273 — ISBN 5-02-026061-4
  2. 2,0 2,1 2,2 Памятные даты военной медицины: справочник-указатель / Военно-медицинский музей М-ва обороны СССР. - Санкт-Петербург : Военно-медицинская акад. им. С. М. Кирова, 1991 г. — С.77

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798-1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. - Санкт-Петербург : Наука : С.-Петер. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4
  • Знаменитые люди Санкт-Петербурга, 1703-2003: Биографический словарь / В. Д. Доценко. - 2. изд., испр. и доп. - СПб. : ДАРК, 2003 г. — 455 с. — ISBN 5-98004-004-8
  • Памятные даты военной медицины: справочник-указатель / Военно-медицинский музей М-ва обороны ССРБ. - Санкт-Петербург : Военно-медицинская акад. им. С. М. Кирова, 1991 г. — С.77