Инсаф Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инсаф Хәбибуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Инсаф Хәбибуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин

Туу көне

5 февраль 1967(1967-02-05) (53 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Ирмәш

Эшчәнлек еллары

1984 – х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Агыйдел» ансамбле
Актаныш балалар сәнгать мәктәбе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

insaf_habibullin

Инсаф Хәбибуллин, Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин (1967 елның 5 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Ирмәш) — музыкант (баянчы), педагог, композитор, җырлар авторы, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле режиссер-куючысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 5 февралендә Актаныш районы Ирмәш авылында өч балалы гаиләдә туган. Әтисе Әхнәф, әнисе Сәхия Нурмөхәммәт (Нурым) кызы. Апалары Сәмәрә, Римма (балачакта вафат).

Инсаф Актанышта урта мәктәп, баян классы буенча музыка мәктәбен (укытучысы Мирзанур Фәрухшин) тәмамлаган. 1984 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының оркестр бүлегенә укырга керә. Сабакташлары арасында — Әлфис Кыямов, Рәфыйк Таҗетдинов, хор бүлегендә укыган Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов. Остазлары — Бату Мулюков, Хәсби Фазлуллин, Әнвәр Әминов. Беренче курста укыганда ук «Төзүчеләр» мәдәният йортында Камил Саттаров җитәкләгән халык театрында эшли: баянда уйный, спектакльләргә көйләр яза. Өченче курста укыганда Татар дәүләт филармониясенең Хәнәви Шәйдуллин төркемендә баянчы булып эшли башлый. Институтта укуын өзеп, армиядә хезмәт итеп кайта: Украинаның Могилёв-Подольский шәһәрендә учебкада була, Әфганстанда хезмәт итә. Әфганстаннан укыган институтына кайтып, 1990 елда «Халык уен кораллары бүлеге җитәкчесе» белгечлеге буенча укуын тәмамлый.

1990 елда Актаныш районы мәдәният бүлеге чакыруы буенча туган районына кайтып, 26 ел Актаныш музыка мәктәбендә (Актаныш балалар сәнгать мәктәбе) баян классында укыта[2]. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитмештән артык популяр җырның көй авторы. Беренче язган җыры – «Күрше кызы»н (Мәхмүт Хөсәен сүзләренә) Хәнәви Шәйдуллин үз репертуарына ала. Студент чакта язган «Сандугач керде күңелгә» (Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре) Наил Шәймәрданов, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарына керә. Әфганстанда язган «Мин сине яратам» җырын «Зө-ләй-лә» дуэты башкара. «Белсәң иде» (Сибгат Хәким сүзләре), «Әниема» (Резеда Вәлиева), «Без туфрактан яралганбыз» (Мөхәммәт Мирза), «Әтисез үскән бала» (Ләбиб Лерон), «Китмәссең син җанымнан» (Роберт Миңнуллин), «Бер адымда гына» (Шәмсия Җиһангирова) җырлары композиторның шигырь сүзләренә таләпчәнлеге турында сөйли. Фәнәвис Дәүләтбаев[3], Роберт Сәлахиев кебек якташ шагыйрьләр иҗатына да еш мөрәҗәгать итә.

«Бер егет гармун уйный», «Чит ил дидем», «Күңелем тулса, кереп елыйм каеннар арасына», «Йөрәк җыры», «Сибелде сәйләннәрем», «Чәчәкләрне өзмәгез», «Безнең әтиләр», «Бар да кал»а, «Туган ягым», «Сүнми дә сүрелми дә», «Яндыр мине», «Булдырабыз», «Ике дус», «Гашыйк бул син миңа», «Син дип яшим», «Актаныш гүзәле», «Түгәрәк күл буенда», «Кадерлик туганнарны», «Алда гомер юллары», «Минем өчен син матур» җырлары халык арасында популяр. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Газинур Фәрухшин, Гөлдания Хәйруллина, Азат Тимершәех, Илсаф, Илнар Сәйфиев, «Зөләйлә» триосы һ. б. җырчылар башкара[4][5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Зөһрә, югары белемле психолог, укытучы. Уллары Искәндәр, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура бүлеген тәмамлаган; Йосыф.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]