Интерпол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Интерпол latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Интерпол

Map of the member states of Interpol 2018.svg

Рәсми теле:

инглиз, франсуз, испан, гарәп [1]

Нигезләү

7 синтәбер 1923

https://www.interpol.int/

Интерпол, Халыкара җинаи полиция оешмасы (ингл. International Criminal Police Organization, ICPO, фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма. Штаб-фатиры Франсаның Лиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә, оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга, икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә, терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.

Президенты — Ким Чоң Яң, баш сәркәтибе — Юрген Шток.

1923 елда Вена шәһәрендә Халыкара җинаи полиция кәмисиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, Алмания Австрияне басып алгачтын (1938) — Берлинда урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.

1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итеп Париж сайлана. 1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла. 1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]