Инфекцион гепатит А

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инфекцион гепатит А latin yazuında])
Инфекцион гепатит А
Сурәт
Зыян китерә бавыр
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар Гепатит[1], косасы килү[d][1], рвота[d][1], бизгәк[d], malaise[d], сары авыруы[d] һәм анорексия[d]
Диагностика юллары Иммунофермент анализы һәм полимеразная цепная реакция[d]
Дәвалау юллары детоксикация[d] һәм Энтеросорбенты[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы фекально-оральный путь[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 15 тәүлек[2]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 48 тәүлек[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C3096[1]
 Инфекцион гепатит А Викиҗыентыкта

Инфекцион гепатит — А гепатитына (Боткин авыруы) китерүче вирус фильтрлардан үтәргә сәләтле. Бу вирус авыру кеше үтендә, тизәгендә, й сидегендә булырга мөмкин. Вирус тышкы һавага да шактый чыдам. Ул авыру кешедән һава, тизәк, сидек, су, пычрак куллар аркылы аша йога. А гепатиты белән күбрәк балалар авырый, чирнең сезонлы (көзге-кышкы) булуы характерлы. Авыру балалар бакчасындагы сабыйлар (3 яшьтән 7 яшькә кадәр) һәм 14 яшькә кадәр мәктәп балалары (60 %) арасында тиз тарала.

Авыруның инкубация чоры 15 көннән 45 көнгә кадәр бара. Чир барышын 3 периодка аералар: сары төшү алды периоды, сары төшү һәм сәламәтләнү периоды.

Сары төшү алды периоды 7-10 көн тирәсе дәвам итә. Алдан хәлсезлек барлыкка килә, баланың кәефе сизелерлек үзгәрә. Ул бик тиз ярсып китә, ; киреләнә, баланың аппетиты югала, йокысы бозыла, күңеле болгана, коса, ; эче авырта. Кайвакыт йөткерә, борынына томау төшә, тәрәте сыек булырга ; мөмкин. Авыру башланганда, субфебриль температура күзәтелә.

Бу периодта специфик булмаган төрле симптомнар күзәтелергә мөмкин, = алар кайвакыт ялгыш диагноз куюга да китерә. Характерлы симптомнар беренчел период ахырында сизелә: бавыр үсә башлый һәм авырта. Сидек1 сыраны хәтерләтә торган караңгы-сары (тисә, киемдә сары таплар калдыра) төс ала. Тизәк төссезләнә һәм соры балчыкка охшый. ; Сары төшү периоды башында кайбер очракларда температура төшә, : авыруның хәле җиңеләйгән кебек була, ә кайвакыт баланың хәле тагын да 1 начарлана. Организмда агулану билгеләре көчәя. Иң әүвәл күз алмасының ' тышкы катлавы саргаеп чыга, аннан соң бит, тән тиресе, аңкау пәрдәсе һәм каты анкау, соңгы чиратта очлыкларга сары төшә. Сарылык берничә өн дәвамында арта һәм көчәя. Олырак яшьтәге балаларның сары төшүе еш кына тире кычыту белән бергә бара. Шунысын да хәтергә алырга ё кирәк: сары төшүнең дәрәҗәсе чирнең авырлылыгына һәрвакытта да ё бәйләнмәгән. Кайчакта авыру гепатитлы булганда да сары төшмәскә мөмкин. Гадәттә, сары 2-6 атна тора. Бу вакытта бавыр шактый зур булып ’ үсә, аның читләре тыгызлана һәм авырта. Сидек караңгы, сыра төсендә була, тәрәт төссезләнә.

Сәламәтләнү периодында бавыр функциясе яхшыра башлый. Аның күләме кечерәя. Сары кими башлагач, башка симптомнар да бетә. Авыру- ; ның гомуми халәте яхшыра. Вакытында дәвалый башлаганда, авыру сәламәтләнә.

Инфекцион гепатит төрлечә — җиңел дә, бик авыр формада да барырга мөмкин. Җиңел формасы аз чагылышлы симптомнар белән бара, авыру бала чирне аяк өстендә уздыра. Боткин авыруы сары төшми барырга да мөмкин. Мондый авыруларда башта хәлсезлек сизелә. Бераз гына ; температуралары күтәрелә. Тәрәтнең төсе аз үзгәрә. Сидектә пигментлар ё табыла. Аннан бавыр бераз үсә, авыртулы була. А гепатитының яман формасы бик авыр бара. Бавырда агулы дистрофия барлыкка килергә мөмкин. Организмның агулануы нервларда да чагылыш таба, авыру тынычсызлана, гел йокымсырап тора, организмның мөһим функцияләренә зыян килә, сары арта бара, бавыр кечерәя, кайвакыт бу халәт комага китерә.

Аерым очракларда гепатит хроник рәвеш ала һәм бавыр циррозы барлыкка килә. Мондый хәл дәваланмаган, яки дәвалану режимын бозган балаларда күзәтелә. £ Гепатитның авыр формаларын хастаханәдә дәвалыйлар. Сәламәтләнү критерийлары — авыру симптомнары бетү һәм лаборатор анализларның уңай нәтиҗәләре. | А гепатитын дәвалау өчен бик күп дарулар кулланмыйлар. Авыр * формасын дәвалаганда, агулы матдәләрнең организмга тәэсирен киметү . яки бетерү, алар тәэсирендә бозылган функцияләрне кире үз хәленә кайтару : өчен дарулар, антибиотиклар билгелиләр. Физиологик һәм физик-химик барышын тоткарлаучы протеолитик ферментлар бирәләр. Үтә көчле бавыр , җиткелексезлеге булганда, экстакорпораль агусызландыру алып барыла.

А гепатитын дәвалаганда, диета бик зур роль уйный. Рационда углеводлар күп булырга тиеш. Балага яшелчә-җимешләр ашатырга, компот, кесәл бирергә, бал ашатырга кирәк. Тозлы, майлы ризыкларны һәм әче тәмләткечләрне ашатмый тору яхшы. Эремчек, С, В1 В2, РР витаминнары ; бирергә ярый, гөлҗимеш төнәтмәсе, соклар файдалы. Авыруның беренче : көннәрендә күп итеп сыеклык, баллы чәй, минераль су эчү ярдәм итә. Баланын тәрәте регуляр булырга тиеш, эче кипсә, эч йомшарткычлар бирергә * туры килә. Хастаханәдән чыккач, бала диспансер исәптә тора.

Гепатит белән авырган балаларны сәламәтләнеп бер ай узгач кына, башка балалар янына кертергә ярый. Авыру бала белән аралашканнарга клиник тикшерү уздыралар һәм гамма-глобулин кадыйлар. Алар 50 көн дәвамында табиблар күзәтүе астында була. Эпидемия учагында дезинфекция уздырыла. Балаларның зарарлану чыганагы билгеле булгач, эпидемия кабынган учреждениене (балалар бакчасы, мәктәп һ.б.) су белән тәэмин итә торган оешма һәм җәмәгать туклану органнары тикшерелә һәм контрольгә алына.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]