Инҗәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инҗәр latin yazuında])

Инҗәр, Олы Инҗәр — елга, Сем елгасының сул кушылдыгы. Комарзак сыртының көньяк-көнчыгышындагы сазлыклардан башлана. Белорет районында төньяк көнчыгыштан көньяк көнбатышка юнәлгән агышы Карталы авылы тирәсендә төньяк көнбатышка борыла (Казмаш һәм Туз елгалары, тамаклары арасында төньякка карап ага), алга таба Архангел һәм Кырмыскалы районнары буйлап ага һәм, тамагыннан 6 км ераклыкта, Сем елгасына коя. Озынлыгы 307 км, бассейн мәйданы 5380 км², тулай түбәнәюе 940 м. Башлыча кар суы белән туена. Уртача еллык акманың 65,1% ы язгы (апрель-май), 25,1% ы — җәйге-көзге (июнь-октябрь), 9,8% ы – кышкы (ноябрь-март) чорга туры килә. Уртача еллык су чыгымы (м³/с): Архангел районының Азау авылы тирәсендә — 54,8, тамагында — 67,7. Бассейнның югары һәм урта агым өлешләрендәге рельефы урта һәм кече биеклектәге Башкортстан (Көньяк) Уралы тау сыртларыннан тора, алар түбәнге һәм урта рифейның тау токымнарыннан гыйбарәт. Түбәнге агымы югары рифей токымнарыннан торган Башкортстан (Көньяк) Уралы алдына хас убалы аркалар белән характерлана. Елга ярлары карстлы калын эзбизташлардан гыйбарәт (коры үзәннәр, тау тишекләре, ш. ис. Кызылъяр тау тишеге, Белорет районының Усмангали авылы тирәсендәге Нокат (Мәрҗен) тау тишеге һ.б.). Инҗәр бассейнында Асы минераль су чыганаклары бар. Ландшафты тау соры һәм көрән урман тупракларындагы киң япраклы һәм кара ылыслы урманнардан тора. Бассейн территориясе 25% ын урманнар, 5% ын сөрүлек җирләр, 1% ын сазлыклар тәшкил итә. Кушылдыклары: уң яктан — Кече Инҗәр, Төлмәй һ.б.; сул яктан — Сүренҗәк, Мәнәер, Нокат, Басу, Аскын һәм башкалар. Елга исеме башкорт телендәге ерын, ерынлы сүзенән чыккан булырга тиеш.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]