Иоанна Кафетци

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иоанна Кафетци latin yazuında])
грек. Γιαννούλα Καφετζή
грек. Γιαννούλα (Ιωάννα) Καφετζή
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Греция[1]
Туу датасы 30 май 1976(1976-05-30)[2] (47 яшь)
Туу урыны Неа-Иония[d], Волос[d], Магнисия[d], Фессалия[d], Греция
Туган тел юнан теле
Һөнәр төре җиңел атлет, эспринтир, прыгун в длину
Масса 55 килограмм
Спорт төре Җиңел атлетика
Спортивная дисциплина прыжок в длину[d]
Катнашучы Җәйге Олимпия уеннары 2004 һәм Средиземноморские игры 2001[d]
Биеклек / буй 1,65 метр

Яннула «Иоанна» Кафетци (греч. Γιαννούλα «Ιωάννα» Καφετζή; Неа-Иония, Фессалия) —спринт һәм озынлыкка сикерүдә махсуслашкан грек җиңел атлетика спортчысы. Кафетци 4 тапкыр 100-әр м хатын-кызлар эстафетасы составында Туниста үткән 2001 елгы Урта диңгез уеннарында бронза медален яулый. Соңыннан ул озынлыкка сикерү буенча ярышларга игътибарын юнәлтә, һәм үз илендә үткән 2004 елгы җәйге Олимпия уеннары[3] катнашучысы була. Ханьеда[4] үткән халыкара турнирда Кафетци үзенең спорт карьерасы дәвамында озынлыкка сикерүдә шәхси рекорд күрсәтә — 6,71 метр.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яннула Кафетци 1976 елның 30 маенда туган.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кафетци, үзе өчен өйдәге уены булган Афинада үткән 2004 елгы җәйге олимпия уеннарында, Стилиани Пилату һәм Ники Ксанту белән беррәттән, озынлыкка сикерүдә катнаша[3]. Уеннардан ике ай элек ул, 6,71 метр сикереп, үзенең шәхси рекордын куйды. Бу хәл Ханьедагы халыкара ярышларда була. Иоаннаның нәтиҗәсе Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлеген бирә, шуна ул Греция җыелма командасы составына керә[4][5]. Афинада ярыш вакытында Кафетци күңеленә якын тамашачыларын беренче сынау сикерүендә ук 6,49 м озынлыкка сикереп, шатландыра. Шуңа да карамастан, калган ике сикерү килеп чыкмый. Квалификация буенча Кафетци бары тик унҗиденче урында була, һәм унике финалчы арасына эләгер өчен аңа 6 сантиметр[6] җитми.

2005 елгы дөнья чемпионаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елгы җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында Кафетци Греция исеменнән чыгыш ясый, әммә тагын ахыр раундка чыга алмый. Кафетци В квалификацион төркемендә чыгыш ясый, һәм икенче сынауда 6,31 м га сикереп, 11 нче нәтиҗәгә ирешә. Беренче һәм өченче тырышуы бәхетсез булып чыга[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кафетци Иоанна — Sports-Reference.com (инг.) сайтында олимпия статистикасы