Иовлев урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иовлев урамы (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иовлев урамы
Бөкре күпер 1.jpg
Урамның Бөкре күпердәге өлеше
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Киров районы
Кисеп үтә
Күн урамы

Иовлев урамы, Владимир Иовлев урамы (рус. улица Иовлева, улица Владимира Иовлева) — Казанның Киров районындагы (Бишбалта) кечкенә урам. Гладилов урамы белән киселештә башлана. Клара Цеткин урамы белән киселештә тәмамлана. Күн урамы, Киров дамбасы урамнары, тимер юл белән кисешә. Казансу елгасының иске агымы аша салынган күпер (Бөкре күпер)[1] аша уза. Советлар Берлеге Каһарманы Hero of the USSR.png Владимир Иовлев (1920-1944) исемен йөртә. Почта индексы 420030.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек бу урамның аерым исеме булмаган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Казанның Киров районындагы Урак һәм Чүкеч урамының Клара Цеткин урамыннан Гладилов урамына кадәр өлешенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң), ике Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Адмираллык бистәсендә (Заверниха урамы, 20)[2] яшәгән Владимир Александр улы Иовлев (1920-1944) истәлегенә Иовлев урамы исеме бирелә[3].

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казансу елгасының иске агымы аркылы салынган Бөкре күпер[4]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Бөкре күпер фотолары.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]