Эчтәлеккә күчү

Иод

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иод latin yazuında])
TeИо́д / Iodum (I)Xe
Атом номеры53
Матдәнең тышкы күренешеИод
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
126,90447 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы0,136 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1 008,3 (10,45) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе[Kr] 4d10 5s2 5p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы133 пм
Ион радиусы(+7e) 50 (-1e) 220 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,66
Электрод потенциалы0
Оксидлашу дәрәҗәсе7, 5, 3, 1, -1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык4,93 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы54,440,45) Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек386,7 Вт/(м·K)
Эрү температурасы15,52 (I—I) K
Эрү җылылыгы457,5 кДж/моль
Кайнау температурасы41,95 (I—I) K
Парга әйләнү җылылыгы25,7 кДж/моль
Моляр күләморторомбик см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше7,720
Рәшәткә параметрларыn/a Å
Дебай температурасыn/a K
I 53
126,90447
5s25p5
Иод

Иод ( лат. Iodium), I – Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 53нче санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 126,9045. Иод – кара-соры төстәге каты матдә, тоз тудыргычларга карый. "Иод" исеме грек телендәге iodes, ioeides – шәмәхә сүзеннән алынган.

Иодны 1811нче елда француз химигы Б.Куртуа ача. Ул, диңгез суүсемнәре көленең концентрацияле күкерт әчелегесе белән канашмасын җылытып, соңыннан карасу ялтыравык пластинага конденсацияләнүче, шәмәхә төстәге парның бүленгәнен күзәтә. 1813-1814нче елларда француз химигы Ж.Л.Гей-Люссак һәм инглиз химигы Г.Дэви иодның элемент икәнен исбатлыйлар.

Табигатьтә таралышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Иод җир кабыгы массасының 4×10−5%н алып тора. Иод диңгез организмгарында туплана. Диңгез суының 1 литрында 5×10−5 грамм иод бар. Иод парга әйләнгә диңгез суы белән континентларга үтеп керә. Нефть табылган районнарда иодлы-бромлы сулар очрый, бу суның 1 литрында 100 мг га кадәр иод булырга мөмкин.

Физик һәм химик үзлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Иод тыгызлыгы 4,94 г/см3; эрү температурасы 113,5 °С; кайнау температурасы 184,35 °С. Иод суда начар (0,33 г/л, 25 С та), ә органик эреткечләрдә (спирт, бензол), иодидларның сулы эремәләрендә яхшы эри. Иодның тышкы атом каонфигурациясе 5s25p5.

Иод металлар белән бик актив тәэсирләшә, иодидлар барлыкка килә. Иод су тудыргыч белән җылыткагнда гына тәэсирләшә, ләкин тулысынча түгел. Күмер тудыргыч, әче тудыргыч, азот белән турытын тәэсирләшми. Иод – хлорга һәм бромга караганда көчсезрәк оксидлаштыручы.

Иодны һәм аның кушылмаларын башлыча медицинада һәм аналитик химиядә, шулай ук органик синтезда һәм фотографиядә кулланалар. Сәнәгатьтә иодны аз кулланалар. Иодидларны термик таркатып, үтә чиста металлар табалар.