Ион Кику

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ион Кику latin yazuında])
Ион Кику
Молдова премьер-министры
Вазыйфада
2019 елның 14 ноябре – 2020 елның 31 декабре
Президент Игорь Додон
Аңа кадәр Майя Санду
Дәвамчысы Аурелий Чокой (в.б.)
Шәхси мәгълүмат
Туган 28 февраль 1972(1972-02-28) (52 яшь)
ССРБ, , Молдавия ССР, Калараш районы, Пыржолтень
Сәяси фирка фиркасез
Белем Молдавия икътисад фәннәре академиясе

Ион Кику, Ион Василий улы Кику (молдав. Ion Chicu, 1972 елның 28 феврале, ССРБ, Молдавия ССР, Калараш районы, Пыржолтень) — Молдова дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2019 елның 14 ноябреннән 2020 елның 31 декабренә кадәр Молдова премьер-министры. Молдова Республикасының III класслы дәүләт киңәшчесе

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 28 февралендә Молдавия ССР Калараш районы Пыржолтень авылында туган. 1994 елда Молдова икътисад фәннәре академиясенең менеджмент факультетын тәмамлаган. Рус, инглиз һәм француз телләрен белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менеджмент факультетын тәмамлаганнан соң, беренче елларда Молдова икътисад фәннәре академиясенең (молдав. ASEM) микро- һәм макроикътисад кафедрасында эшләгән. Шуннан соң 2005 елга кадәр шәхси секторда эшли[1].

2005–2006 елларда — Молдова Республикасы икътисад һәм сәүдә министрлыгының Структур реформалар баш идарәсе директоры, беренче вице-премьер Зинаида Гречаный киңәшчесе.

2006 елның 1 мартыннан 2008 елга кадәр — Молдова Республикасы финанс министры урынбасары. Параллель рәвештә 2006–2008 елларда — Eurocreditbank КБ советы әгъзасы, Европа Шурасы үсеш банкының директорлар шурасы әгъзасы була.

2007–2009 елларда — «Молдовагаз» АҖ шурасы рәисе урынбасары.

2008 елның 4 апреленнән 9 сентябренә кадәр — Молдова Республикасы премьер-министры Зинаида Гречаныйның(рус.) икътисади мәсьәләләр һәм тышкы сәясәт буенча баш дәүләт киңәшчесе.

Николай Тестемицан исемендәге медицина университетының Стратегик үсеш шурасы рәисе вазыйфасын били, төрле проектларда дәүләт финанслары белән идарә итү буенча консультант булып эшли.

Бельгия, Голландия, АКШ, Польша, Словения, Австриядә профессиональ стажировка үткән[2].

2018 елның 2 гыйнварыннан 12 декабренә кадәр — Молдова Республикасы финанс министрлыгының генераль сәркәтибе.

2018 елның 10 декабреннән 2019 елның 8 июненә кадәр — Молдова Республикасының демократ Павел Филип(рус.) хөкүмәтендә финанс министры.

2019 елның 12 июленнән 15 ноябренә кадәр — Молдова Республикасы Президенты Игорь Додонның икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе.

2019 елның 14 ноябреннән 2020 елның 31 декабренә кадәр — Молдова премьер-министры.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч баласы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]