Иосиф Григулевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иосиф Григулевич latin yazuında])
Иосиф Григулевич
Туган телдә исем литв. Juozas Grigulevičius
Туган 5 май 1913(1913-05-05)
Русия империясе байрагы Вилнүс
Үлгән 2 июнь 1988(1988-06-02) (75 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Тын зираты[d]
Милләт караим
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Сорбонна[d], Югары иҗтимагый фәннәр мәктәбе[d] һәм СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d]
Һөнәре разведчик, тарихчы
Эш бирүче KGB
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Коммунистическая партия Польши[d]
Җефет Лаура
Балалар кызы Надежда
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак орденыКызыл Йолдыз ордены Халыклар дуслыгы ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d], фәннәр докторы[d] һәм 1965 ел

 Иосиф Григулевич Викиҗыентыкта

Иосиф Григулевич (чын исем-фамилиясе Юозас Ромуальдович Григулявичюс, литв. Juozas Grigulevičius (1913 елның 22 апреле (5 мае), Россия империясе, Вильна1988 елның 2 июне, Мәскәү) — совет разведчигы, тарихчы-латин америкачы, тарих фәннәре докторы (1965), ССРБ ФА әгъза-мөхбире (1979).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның 22 апрелендә (5 маенда) Россия империясе Вильна (хәзерге Литваның Вилнүс) шәһәрендә милләте буенча караим булган фармацевт гаиләсендә туган. Паневежис һәм Вильна гимназияләрендә укыган. 1931-1933 елларда, поляк хакимиятләре инкыйлаб хәрәкәтендә катнашуда гаепләве сәбәпле, Вильнаның Лукишки төрмәсендә утыра.

1933 елның августында Франциягә мөһәҗирлеккә китә. 1933-1934 елларда Сорбонна университетының (Париж) социаль фәннәр югары мәктәбендә укый.

1934 елда Коминтерн тарафыннан Аргентинага яшерен эшкә җибәрелә.

Испаниядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елның сентябрендә Коминтерн юлламасы белән Испаниягә килә. ССРБ-ның Барселонадагы генераль консулы (1936-1937) В. А. Антонов-Овсеенконың (ru) (1883-1938) тәрҗемәчесе булып, Мадридны саклау шурасының иҗтимагый тәртип комитеты рәисе С. Каррильоның (en) (1915-2012) киңәшчесе булып хезмәт итә.

1937 елның мартыннан совет разведкасы белән тыгыз элемтәдә тора.

1938 елның башында Мексикага җибәрелә. 1940 елның маенда Лев Троцкийга (1879-1940) уңышсыз ясалган һөҗүмне оештыручыларның берсе була.

Икенче бөтендөнья сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның ахырында совет разведкасы резиденты сыйфатында Аргентинага килә. Ул җитәкләгән разведка-диверсия төркеме Аргентинадан фашистик Алманиягә стратегик чималны һәм азык-төлекне җибәрүне өзү, фашистлар басып алган һәм нейтраль илләргә агентлар җибәрү өстендә эш алып бара, Алманиягә юл алучы судноларга миналар куя.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышыннан соң Латин Америкасы илләрендә легаль булмаган эштә була.

1947-1949 елларда ССРБ-да яши, разведчиклар әзерләүче курсларда укый.

1950 елда ССРБ ватандашлыгы кабул итә һәм ВКП (б) сафына алына.

1951 елның июленнән 1952 елның маена кадәр Коста-Риканың Италиядәге миссиясе беренче сәркатибе вазифасында.

1952 елның маеннан 1953 елның 5 декабренә кадәр Коста-Риканың Италиядәге һәм Ватикандагы гадәттән тыш вәкаләтле илче - министры. Латин Америкасы илләренең Италиядәге илчелекләре берлегенең җаваплы сәркатибе булып тора.

1952 елның икенче яртысыннан Коста-Риканың Югославиядәге илчесе.

1951-1953 елларда Ватикан белән тыгыз элемтәдә тора. Пий XII аны «аеруча хезмәтләре өчен» Мальта орденының хачы (ордены) белән бүләкли.

ССРБ-да[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның декабрендә ССРБ-га чакыртып алына һәм разведка эшеннән читләштерелә. Фән белән шөгыльләнә башлый. Озак еллар ССРБ ФА этнография институтының бүлек җитәкчесе булып эшли. «Общественные науки» журналының баш мөхәррире булып тора. Аерым хезмәтләрен Лаврецкий дип (әнисенең фамилиясе белән) яки Григорьев исеме астында бастыра. Латин Америкасы илләрендәге дин һәм чиркәүләр тарихы буенча, шулай ук күренекле сәясәт һәм мәдәният эшеклеләре турында 30 китап авторы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миранда (1965)
  • Боливар (3-нче басма: 1981)
  • Эрнесто Че Гевара (3-нче басма: 1978)
  • Сальвадор Альенде (2-нче басма: 1975)
  • Хуарес (1969)
  • Ватикан. Дин. Финанслар. Сәясәт (1957)
  • Хач һәм кылыч: XVIXVIII гасырларда Латин Америкасында католик чиркәве (1977)
  • Инквизиция тарихы (1970)
  • Папалык. XX гасыр (2-нче басма: 1981) һ. б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-338-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Никандров Н. Григулевич. Разведчик, которому «везло». М., 2005.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]