Эчтәлеккә күчү

Олык Ипай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олык Ипай latin yazuında])
(Ипатий Степанов битеннән юнәлтелде)
Олык Ипай

Тугач бирелгән исеме: Ипатий Степанович Степанов
Туу датасы: 24 март 1912(1912-03-24)
Туу урыны: РИ, Казан губернасы, Чар өязе, Себеусад волосте, Туймәтсала
Үлем датасы: 11 ноябрь 1937(1937-11-11) (25 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола
Ватандашлык: Русия империясе байрагы РИ
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү еллары: 1931—1937
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: чирмеш теле
Дебют: «Ме ударне улына » (1931)

Олык Ипай (чирм. Олык Ипай), чын исем-фамилиясе Ипáтий Степáнович Степáнов (чирм. Ипатий Степанович Степанов, 1912 елның 24 марты, РИ, Казан губернасы, Чар өязе, Себеусад волосте, Туймәтсала1937 елның 11 ноябре, СССР, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола) ― мари шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, драматург, журналист. Сәяси золым корбаны.

1912 елның 24 мартында Казан губернасы Чар өязе Себеусад волосте (Мари Илнең хәзерге Морке районы) Туймәтсала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Әтисе, Каври Степан, иген үстерә, заводлар өчен агач яндырып, күмер җитештерә, дегет кайната. Ипатий, 8 яшеннән интернатта торып, Арын авылы мәктәбендә укыган (1923-1927 елларда мәктәп мөдире Сергей Чавайн). Мәктәптә драма, хор түгәрәкләренә йөргән. Беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда иҗат итә. 1927 елда Йошкар-Олага килә һәм Мари педагогия техникумына укырга керә (1930 елда тәмамлаган).

Ике ел Мәскәүдә Дәүләт кинематография институтында (ГИК) операторлык факультетында укыган, сәламәтлеге какшау (күзләре авырту) сәбәпле, укуын тәмамлый алмаган.

1933 елдан «Рвезе коммунист» (Яшь коммунист) газетасы хезмәткәре, «У вий» журналының җаваплы секретаре (1935-1937).

Шагыйрьнең гомере 1937 елда өзелә, аны башка күпләр арасында «милләтчелектә», «шпионлыкта» гаеплиләр, шул ук елның 11 ноябрендә кулга алалар һәм атып үтерәләр. Кокшайск урманында (хәзерге Мендур зираты) җирләнгән булырга мөмкин. 1956 елда исеме акланган.

1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Әдәби һәм журналист эшчәнлеге белән 1920-еллар уртасыннан бирле шөгыльләнә, башта авыл хәбәрчесе (селькор) һәм шигырь-җыр авторы буларак билгеле була.

6 еллык иҗади гомерендә 9 шигырь китабы дөнья күргән. 1931 елда шагыйрь һәм актер Йыван Кырла белән бергә «Ме ударне улына» (Без — алдынгылар) исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара.

Мари әдәбияты тарихына Олык Ипай мари поэзиясе өчен силлабо-тоник шигырь язу алымы эшләгән новатор-шагыйрь буларак кергән. Шигырьнең жанр төрләрен киңәйтә: сонет, терцин, октава, триолет, газәл, робагыйлар яза.

Фольклор сюжетына берничә әкият һәм поэма иҗат итә: «Айдар», «Пире» (Бүре), «Янай — Аргемблатын эргыже» (Янай — Аргемблатның улы), «Актуган».

И. В. Сталинга шигъри хат рәвешендә язылган, мари халкының язмышы турында «Чоткар батыр турында җыр» эпик поэмасы авторларының берсе (1936; Сергей Чавайн һәм Шабдар Осып белән бергә).

Прозаик, драматург, хикәяләр, мари төбәгендә 1905 елгы вакыйгалар турында язылган «Шӧртньӧ ӱжара» (Алтын таң; 1936) тарихи-революцион драмасы авторы буларак билгеле.

1936-1937 елларда «Илыш» (Тормыш) исемле шигырь белән язылган роман өстендә эшли.

Олык Ипай әсәрләре үзе исән чакта ук «Огонек» журналында, Горький крае басмалары битләрендә басылып чыга. Кайбер шигырьләрен шагыйрь рус теленә үзе тәрҗемә иткән. Исеме акланганнан соң (1956), аның әсәрләре аерым китап булып басыла, СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителә, Маҗарстанда нәшер ителә.[1]

Шагыйрьнең мари теленә тәрҗемәсендә А. С. Пушкин, Н. А. Некрасов, В. В. Маяковский, Э. Г. Багрицкий шигырьләре һәм поэмалары җыентыклары басыла. Олык Ипай Миклай Казаков һәм А. Эрыкан белән берлектә А. С. Пушкинның «Русалка» (Су кызы) драмасын, В. М. Гусевның «Слава» (Дан) пьесасын тәрҗемә иткән.[1]

  • Сануков К. Н. Олык Ипай / Сануков К. Н. // Наши земляки: пути и судьбы. Очерки. — Йошкар-Ола: ООО «Издательство Мари Книга», 2011. — С. 247—260. — ISBN 978-5-91895-006-7.
  • Зайниев Г. З. Олык Ипай (Степанов Ипатий Степанович) // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 317. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
  • Олык Ипай (Степанов Ипатий Степанович) // Писатели Марий Эл: биобиблиографический справочник / Сост. Г. Сабанцев, Ю. Соловьёв и др. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 2020. — С. 252—254. — 423 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-7590-1285-6.