Ираклий Боратынский
Ираклий Боратынский | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ираклий Абрам улы Боратынский |
Туган | 24 февраль 1802 Тамбу губернасы |
Үлгән | 4 май 1859 (57 яшь) Питырбур |
Күмү урыны | Новодевичи зираты[d] |
Милләт | поляк |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Пажлар курпысы[d] |
Һөнәре | хәрби җитәкче (генерал-лейтенант) |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Сергей Абрамович Баратынский[d], Евгений Боратынский һәм Варвара Абрамовна Баратынская[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | 1828-1829 еллардагы урыс-төрек сугышы[d] |
Бүләк һәм мөкәфәтләре | |
Хәрби дәрәҗә | янарал-литинан |
Ираклий Боратынский, Ираклий Абрам улы Боратынский (Баратынский), рус. Боратынский (Баратынский) Ираклий Абрамович, (1802 елның 24 феврале, Тамбу губернасы — 1859 елның 4 мае, Питырбур) — Русия империясенең дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче. 1842-1846 елларда Ярыслау губернаторы в.б., 1846-1857 елларда Казан губернаторы, сенатор (1857). Генерал-лейтенант (1853). Романтик шагыйрь Е.А. Боратынскийның (1800-1844) бертуган энесе.
Эчтәлек
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1802 елның 24 февралендә Тамбу губернасы Кирсанов өязе Вяжя авылында поляк асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе сенатор Абрам Андрей улы Боратынский (1767-1810), отставкадагы генерал-лейтенант, император Павел Iнең якын кешесе була. Әнисе — фрейлина Александра Федор кызы Черепанова (1776-1852). Ираклийның балачагы асылзат Боратынскийларның махсус төзелгән Мара утарында[1] уза.
Петербургта пажлар әзерләүче корпуста белем ала. 1819 елда «прапорщик» хәрби дәрәҗәсе бирелеп, Лифляндиядә хезмәт итә башлый, 1824 елдан «поручик» дәрәҗәсендә Курляндиядә улан полкында хезмәт итә. 1827 елның 1 гыйнварыннан 2нче армия сәргаскәре граф П.Х. Витгенштейнның адъютанты итеп билгеләнә.
1828-1829 елларда «штабс-капитан» дәрәҗәсендә Урыс-төрек сугышында катнаша. «Батырлык өчен» алтын коралы, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә, «ротмистр» хәрби дәрәҗәсе ала.
1830 елгы Поляк ихтилалын бастыруда катнаша. 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.
1831 елда Русия императоры Николай I нең флигель-адъютанты итеп билгеләнә, 1836 елдан «полковник» хәрби дәрәҗәсе дә ала. 1839 елда «озак вакыт намуслы рәвештә хәрби хезмәттә булганы өчен», 3нче дәрәҗәдә Изге Владимир һәм 4нче дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнә.
1835 елда генерал-майор кенәз Д.С. Абамелекның кызы фрейлина Анна (1814—1889) белән никахлаша. Балалары булмый.
1840 елда Кавказ сугышында катнаша.
1842 елның 30 августыннан «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсендә Ярыслау губернаторы в.б. итеп билгеләнә. 1нче дәрәҗә Изге Святослав ордены белән бүләкләнә.
Казан губернаторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1846 елның 14 мартында Казан хәрби губернаторы итеп билгеләнә.
И.А. Боратынский Казанда губернатор булып торган чорда (1846-1857 ел):
- 1849 елда Казан белән Адмиралтейство бистәсе арасында дамба салына.
- 1851 Казанда яңа театр бинасы төзелә.
- 1852 елда православие руханилары әзерләүче кызлар укуханәсе ачыла.
- Казан губернасы буенча балалар приютлары булдырыла.
- 1847-1858 елларда И. Боратынский Казан икътисадый җәмгыяте президенты булып тора.
Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1853 елда «генерал-лейтенант» хәрби дәрәҗәсе ала. 1нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 2нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, Ак Бөркет ордены белән бүләкләнә.
1857 елның 31 декабрендә Александр II И. Боратынскийны сенатор итеп билгели.
1859 елның 4 маенда Питырбурда вафат була.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Хәзерге Тамбу өлкәсе Умёт районы Софьинка авылы
- 24 февраль көнне туганнар
- 1802 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Тамбу өлкәсендә туганнар
- 4 май көнне вафатлар
- 1859 елда вафатлар
- Питырбурда вафатлар
- I дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары
- 2 дәрәҗә Изге Владимир орденының кавалерлары
- IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- Казан губернаторлары
- Русия империясе сенаторлары
- Хәрбиләр