Ираклий Гарибашвили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ираклий Гарибашвили latin yazuında])
Ираклий Гарибашвили
15нче Гөрҗистан премьер-министры
Вазыйфада
2021 ел – 2024 ел
Президент Саломе Зурабишвили
Аңа кадәр Георгий Гахария;
Майя Цкитишвили (в.б.)
Дәвамчысы Ираклий Кобахидзе
Гөрҗистан саклану министры
Вазыйфада
2019 ел – 2021 ел
Премьер-министр Георгий Гахария
Аңа кадәр Леван Изория
Дәвамчысы Джуаншер Бурчуладзе
11нче Гөрҗистан премьер-министры
Вазыйфада
2013 ел – 2015 ел
Президент Гиорги Маргвелашвили
Аңа кадәр Бидзина Иванишвили
Дәвамчысы Георгий Квирикашвили
Шәхси мәгълүмат
Туган 28 июнь 1982(1982-06-28) (41 яшь)
ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис
Сәяси фирка Грузия хыялы — Демократик Грузия
Белем Тифлис дәүләт университеты,
Париж 1 Пантеон-Сорбонна

Ираклий Гарибашвили (гөрҗ. ირაკლი ღარიბაშვილი, 1982 елның 28 июне, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2021 елның 22 февраленнән 2024 елның 8 февраленә кадәр Гөрҗистан премьер-министры. Элек – Гөрҗистан саклану министры (2019—2021), Гөрҗистан премьер-министры (2013—2015) һәм «Грузия хыялы ― Демократик Грузия» сәяси фиркасе рәисе (2013—2015), Гөрҗистан полиция һәм җәмәгать тәртибе министры (2012—2013)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елның 28 июнендә Тифлис шәһәрендә туган. Мәктәптә укыганда спортның бергә-бер көрәш һәм кикбоксинг төрләре белән шөгыльләнгән. 2004 елда Тифлис дәүләт университетының(рус.) халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый. Параллель рәвештә Париж 1 Пантеон-Сорбонна(рус.) француз университетында укый. 2005 елда Тифлис университетында халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсе ала[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грузиягә 2004 елның язында, «розалар инкыйлабы»ннан(рус.) соң әйләнеп кайта һәм бизнесмен Бидзина Иванишвили(рус.) компанияләрендә эшли башлый. 2004―2005 елларда «Карту Групп»ның логистика департаментында менеджер булып эшли. 2005―2008 елларда ― логистика департаменты директоры урынбасары, «Карту Групп» президенты Б. Иванишвили ярдәмчесе. 2007 елдан 2012 елның маена кадәр ― «Карту Банк» күзәтүчеләр советы әгъзасы. Бер үк вакытта, 2005 елдан алып 2012 елга кадәр Б. Иванишвилиның «Карту» халыкара хәйрия фонды генераль директоры вазыйфасын башкара.

2012 елда Б. Иванишвили «Грузия хыялы – Демократик Грузия» сәяси берләшмәсенә нигез салганнан соң, Ираклий Гарибашвили фиркане Грузия парламент сайлауларына әзерләү белән шөгыльләнгән, анда сәяси берләшмә җиңеп чыга: Грузия парламентында 85 урын ала[2][3].

2012 елның 25 октябрендә Б. Иванишвили хөкүмәтендә Грузиянең полиция һәм җәмәгать тәртибе министры вазыйфасын били[4].

Ираклий Гарибашвили АКШның Аурупа һәм Ауразия эшләре буенча Дәүләт секретаре ярдәмчесе Виктория Нуланд (үзәктә) һәм Грузия саклану министры Ираклий Аласания (уңнан икенче) белән 2013 елда

2013 елның 2 ноябрендә Грузия премьер-министры Бидзина Иванишвили Ираклий Гарибашвилины «Грузия хөкүмәте башлыгы вазифасына иң ихтимал нәмзәт» дип игълан итә[5]. 2013 елның 20 ноябрендә Грузия парламенты Хөкүмәтнең яңа составын раслый һәм Ираклий Гарибашвили премьер-министр була[6]. 31 яшьлек И. Гарибашвили Грузия тарихында иң яшь премьер һәм билгеләнгән вакытка дөньяда иң яшь хөкүмәт башлыгы була [1].

2015 елның 23 декабрендә И. Гарибашвили Грузия премьер-министры вазыйфасыннан китүе турында игълан итә[7][8]. «Мин бүген бу вазифадан китәм, әмма илебезнең тугъры солдаты булып калам», — дип белдерә ул.

2018―2019 елларда И. Гарибашвили CEFC China Energy Кытай компаниясенең региональ проектлар белән идарә итү буенча Күзәтчелек Советы киңәшчесе була[1].

Берничә елга И. Гарибашвили сәяси аренадан юкка чыгып тора. 2019 елның мартында «Грузия хыялы — Демократик Грузия» идарәче партиясенә әйләнеп кайта. 2019 елның 8 сентябрендә Георгий Гахария хөкүмәтендә оборона министры итеп билгеләнә.

Сәяси кризис һәм Георгий Гахариянең премьер вазыйфасыннан отставкасыннан соң, 2021 елның 18 февралендә Ираклий Гарибашвили Министрлар Кабинеты башлыгы вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителә[9] һәм ул бу вазыйфада парламент тарафыннан 22 февральдә бертавыштан диярлек раслана[1][10].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһам Әлиев (c) һәм Грузия премьер-министры Ираклий Гарибашвили (у) күзгә-күз очрашу үткәрделәр

Өйләнгән, хатыны Нунука Тамазашвили[11] (1983 елгы); ике улы — Николоз (2005 елгы) һәм Андриа (2010 елгы). Хатынының әтисе Тамаз Тамазашвили, элекке милиция генералы, Михаил Саакашвили идарә иткән чорда корал һәм шартлаткыч матдәләрне законсыз йөртүдә һәм саклауда гаепләнә[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Биография премьер-министра Грузии Ираклия Гарибашвили. ТАСС (2021-02-22).
  2. 2,0 2,1 Биография Ираклия Гарибашвили. РИА Новости (2013-11-02). 2018-03-28 тикшерелгән.
  3. БИОГРАФИЯ: Ираклий Гарибашвили. ТАСС (2013-11-02). 2018-03-28 тикшерелгән.
  4. Иванишвили назвал имена новых министров. Столетие (2012-10-08). 2018-03-28 тикшерелгән.
  5. Робакидзе, Михаил. (2013-11-02). Кандидатом на пост премьер-министра Грузии назван Ираклий Гарибашвили, занимающий пост главы МВД. Первый канал. 2018-03-28 тикшерелгән.
  6. Парламент Грузии утвердил правительство Гарибашвили
  7. Премьер Грузии Гарибашвили объявил о своей отставке. Interfax.ru. 2015-12-23 тикшерелгән.
  8. Премьер Грузии Ираклий Гарибашвили уходит в отставку. РИА Новости. 2015-12-23 тикшерелгән.
  9. Бурдули, Ника (2021-02-18). Кандидатом в премьеры от «Грузинской мечты» будет Иракли Гарибашвили. Netgazeti. 2021-02-18 тикшерелгән.
  10. Парламент Грузии утвердил новое правительство во главе с Гарибашвили. РИА Новости (2021-02-22).
  11. Ираклия Гарибашвили спросили о связях с «кахетинским кланом». Радио «Свобода» (2021-02-22).
  12. Политические мотивы ареста генерала Тамаза Тамазашвили

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Элгәре:
Леван Изория
Гөрҗистан саклану министры
2019–2021
Аннары:
Джуаншер Бурчуладзе
Элгәре:
Георгий Гахария
Гөрҗистан премьер-министры
2021–2024
Аннары:
Ираклий Кобахидзе