Иракли Абашидзе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иракли Абашидзе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иракли Абашидзе
Тугач бирелгән исеме: гөрҗ. ირაკლი აბაშიძე
Туу датасы: 10 синтәбер 1909(1909-09-10), 23 ноябрь 1909(1909-11-23)[1] яки 11 октябрь 1909(1909-10-11)
Туу урыны: Хони[d], Кутаис губернасы, Русия империясе
Үлем датасы: 14 гыйнвар 1992(1992-01-14) (82 яшь) яки 1992
Үлем урыны: Тбилиси, Гөрҗистан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, сәясәтче

Иракли Абашидзе (гөрҗ. ირაკლი აბაშიძე, 10 сентябрь 1909(19090910), Хони, Кутаис губернасы, Рәсәй империясе14 ноябрь 1992, Тбилиси, Гөрҗистан) — грузин шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе. Гөрҗистан ФА академиге (1960). Гөрҗистан ССР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1953-1967). Гөрҗи сәвит энциклопедиясе баш мөхәррире (1967 елдан). Әсәрләрендәге төп тема — шагыйрьнең кеше сөючелек бурычы, Гөрҗистанның язмышы («Гурия чәчәк ата», 1950; «Якынлашу», 1966; «Бу җырлар да — Гөрҗистаныма», 1971; шигъри җыентыклар, «Руставели эзеннән» поэмасы, 1966 һ.б.). «Югары мәһарәт өчен» (1959), «Дуслар, юллар, уйлар» (1979) китаплары авторы. А. Пушкин, А. Мицкевич, И. Вазов, Х. Ботев, В. Маяковски, К. Чуковски әсәрләрен гөрҗи теленә тәрҗемә иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г. Мерквиладзе Абашидзе Ираклий Виссарионович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.