Иранда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иранда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иран башкаласы Таһран шәһәрендә урнашкан Шаһ мәчете

Иранда ислам (фар. اسلام در ایران) — Иран территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Иран халкының (83 млн 992 мең кеше) 99,40 % ы (82 млн 500 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 4,60 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Иранның дәүләт дине. Шигыйлар мөселманнарның 80—95 % ын тәшкил итә, сөнниләр — 5—15 %. 1979 елның 1 апрелендә Иран Ислам җөмһүриᴙтсы(ингл.) итеп игълан ителә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Иранга VII гасырда гарәп яулаучылары белән бергә килгән. Сасани дәүләте(ингл.) җимерелү белән (651) Зәрдөштлек диненең дә йогынтысы кими. Мөселманнарның йогынтысы үсү чоры Персиядә моңарчы күрелмәгән сәяси, социаль, икътисади һәм хәрби көчсезлек белән туры килә. Кайчандыр эре дөнья державасы булган Сасани империясе Византиягә каршы сугышларда үзенең кеше һәм матди ресурсларын бетергән.

XI гасыр ахырына Иранның күпчелек халкы мөселман була (Ислам динен кабул итә).

XVI гасырга кадәр Иран халкының күп өлеше сөнниләр булган.

1501 елда сәфәвиләр(ингл.) шәехе Исмәгыйль I(ингл.) үзен Иран шаһы дип игълан итә һәм Сәфәвиләр дәүләтен төзи, шигый-уникечелек агымын дәүләт дине итеп игълан итә[2]. Сәфәвиләр дәүләтенең барлык территориясендә сөнниләрне, шулай ук шигый-уникечелек агымында булмаган башка шигыйларны эзәрлекләү башлана.

1698 елга шигыйчылык Иран халкының күпчелегенең диненә әверелә.

XX гасырның беренче яртысында Иран сәясәтендә ислам катнашмый диярлек.

Ак инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иранны феодаль артталыктан чыгару, ил икътисадының кискен үсешен тәэмин итү һәм илне югары үсеш алган дәүләтләр арасына кертүне максат итеп куйган Ак инкыйлаб(ингл.) (1963—1979) реформаларына каршы 1979 елда Иран ислам инкыйлабы(ингл.) кабынып китә. Иран шаһы (1941—1979) Мөхәммәт Риза Пәхләви(ингл.) илдән качып китә. Аятолла Хомейни 15 елга сузылган мөһаҗирлектән кайта һәм хакимиятне үз кулына ала[3].

Ислам инкыйлабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 1 апрелендә Иран Ислам җөмһүриᴙтсы иъглан ителә. Шул ук елның декабрендә илнең яңа конституциясе кабул ителә, анда илдә югары хакимиятнең имам Хомәйни (үлгәннән соң — аның варисы) йөзендә руханиларга буйсынуы турында махсус әйтелә.

Иран ислам инкыйлабы XX гасырның төп вакыйгаларының берсенә әйләнә һәм бөтен дөнья өчен зур тарихи әһәмияткә ия була. Углеводородларга бай булган шигый Иранда Ислам хакимияте урнашу сөнни Согуд Гарәбстанының мөселман дөньясында формаль булмаган лидерлыгын шик астына куя. Таһран кайвакыт ислам инкыйлабы экспортына ярдәм итә — шигый азчылыгы яшәгән күрше сөнни дәүләтләрнең хәвефсезлеге өчен бу өстәмә куркыныч тудыра. Ислам режимын формалаштыру һәм аның яшәешен тәэмин итү бурычы шигый дин әһелләре алдына халыкның аңын үз ихтыярына буйсындыру бурычын да куя. Әлеге мәсьәләне хәл итү чарасы итеп шигый дин әһелләре җәмгыятьнең рухи тормышының һәм көнкүрешенең барлык өлкәләрен исламлаштыру һәм мәдәни револүция үткәрү юлын сайлый[4][5].

Мәдәни револүция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куелган бурычны хәл итү өчен яңа ислам институтлары булдыру, җәмәгать оешмалары һәм дәүләт органнары системасын формалаштыру таләп ителә, алар үз эшчәнлекләре белән халыкны буйсындыруны тәэмин итәргә тиеш була. Мәдәни револүциянең җимергеч көче, иң беренче чиратта, аятолла Хомейни фикеренчә, шаһ заманында исламга иң зур зыян салган югары уку йортларына, массакүләм мәгълүмат чараларына: матбугат, радио, телевидение һәм ᴋᴎна сәнгатенә кагыла. Ул Көнбатыш алдында баш иючеләр белән көрәшергә һәм аларны «йөз процент мөселман булганнар» белән алыштырырга боера. Мәдәни револүция башлангыч һәм урта мәктәпләргә дә кагыла: алар ябылмаган, әмма аларда ислам тәгълиматы (нигездә, аның шигый вариантында) укытылучы төп фәнгә әверелә. Хатын-кызлар авыр хәлгә дучар ителә: хиҗабны мәҗбүри кию, һөнәрләрне чикләү, аерым укыту, хатын-кыз инициативасы буенча аерылышуны тыю, күпхатынлылык һәм вакытлыча никах(ингл.) («сигә», фар. صیغه) яңадан гамәлгә кертелә. Караклык, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен тән җәзасы кертү; Ватанга хыянәт иткән һәм шпионлык иткән өчен, ир белән хатын арасында хыянәт һәм наркотиклар кулланган өчен үлем җәзасы кертү хатын-кызларга аеруча каты кулланылган[6].

Мәдәни револүцияне үткәрү төп сәяси һәм пропаганда үзәкләре буларак мәчетләрнең һәм имамнарның ролен көчәйтә.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иранның этно-дини төркемнәре картасы. 2004 ел

Иран хөкүмәте халык санын исәпкә алганда илнең этник төркемнәре турында мәгълүмат җыймый. Иң зур этник төркемнәр — фарсылар һәм азәрбайҗаннар. Ил халкының 79 % ы Һинд-Яурупa этнолингвистик төркеменә керә. Фарсылар халыкның 61 % ын тәшкил итә, алар артыннан көрдләр (10 %), лурлар (6 %) һәм бәлүҗләр (2 %) килә. Калган 21 % — башка милләт вәкилләре, шул исәптән азәрбайҗаннар (16 %), гарәпләр (2%), төрекмәннәр һәм төрки кабиләләр (2 %), шулай ук әрмәннәр, ассириялеләр һәм грузиннар бар.

Иранда кулланыла торган телләргә фарсы (рәсми), азәрбайҗан, төрки диалектлар, көрд, гиләк һәм мазәндәран теле, лур теле, бәлүҗ, гарәп һәм башка телләр керә.

Иран халкының күп өлеше (80—95 %) — мөселман-шигыйлар, 5—15 % ы — мөселман-сөнниләр, калган 1 % ы — христианнар, зәрдөштләр, бәһаичылар һәм яһүдиләр (9000 кеше). Христианнар — иң күп санлы (250 меңнән 370 000 кешегә кадәр) азчылык дине, күпчелек христианнар — әрмәннәр[7].

Иранда дөньядагы иң зур качак(ингл.) (миллионнан артык качак) төркемнәренең берсе яши, нигездә Гыйрак һәм Әфганстан качаклары.

Иранның чит илләрдә шактый зур диаспорасы бар, чөнки 1979 елгы Иран револүциясеннән соң 5 миллионнан артык иранлы башка илләргә күчеп китә[8] .

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Taylor & Francis Group. The Middle East and North Africa 2004. — Psychology Press, 2003-10-30. — 1424 с. — ISBN 9781857431841(ингл.)
  3. Валерий Яременко. Аятолла Хомейни против «белой револүции». polit.ru, 04 январә 2007(рус.)
  4. Иранская револүция 1978-1979 годов(рус.)
  5. Валерий Яременко. Аятолла Хомейни и исламская револүция. polit.ru, 09 февралә 2007(рус.)
  6. Иранская револүция 1978-1979 гг. Причины и уроки (под ред. А. З. Арабаҗәна). М.: Наука, 1989. — 556 с. — ISBN 5-02-016676-6
  7. Iran Religion, Economy and Politics(ингл.)
  8. Statistical Centre of Iran(ингл.)