Ирек Баһманов
Ирек Баһманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ирек Вәли улы Баһманов |
Туган | 6 гыйнвар 1932 ТАССР, Әлмәт ав. |
Үлгән | 23 ноябрь 2015 (83 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | театр актеры |
Ирек Баһманов — театр артисты. Татарстанның халык артисты (1982), «Тантана» премиясе лауреаты (2014).
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баһманов Ирек Вәли улы 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт авылында зур гаиләдә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче итеп хезмәт итә, соңыннан нефтьче булып эшли. Казанда техника училищесын тәмамлаганнан соң, тимер бетон җитештерү заводында эшләп ала. 1961 елда В. Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый. 1961-64 елларда Республика күчмә театры труппасында, 1964 тән Татар академия театрында. 1996 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.
Ирек Баһманов 2015 елның 23 ноябрендә (иртән) вафат.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный. Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла (Ризположенский - «Агай эне, ак мыек», А.Н. Островский; Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин). Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла.[1] Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, У. Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде.
- Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
- Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»
- Гатбаев — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
- Каюм — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
- Мишка — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
- Мөәзин — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
- Новожилов — «Бер төн» Б.Горбатов
- Инсаф — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
- Рисположенский — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
- Хименес — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
- Мостаев — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
- Искәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
- Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
- Бариев — «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
- Фәһим — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
- Рафис — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
- Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
- Шәйхерази — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
- Марат — «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
- Сәгыйть — «Бәхетсез егет» Г.Камал
- Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
- Валера — «Мирас» Г.Каюм
- Василий Павлович — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
- Аксәет — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
- Перчихин — Өзелгән өмет — Максим Горький
- 1 кнәз — Ханума — Авксентий Цагарели
- Хәзрәт — Казан сөлгесе — Кәрим Тинчурин
- Кадерхөрмәтов Солтан Хәсибуллович, драматург — Суган чәчәге — Илгиз Зәйниев
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан халык артисты — 1982
Язмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Беренче театр (Г.Камал). 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Телеспектакль. 1961 ел. (Беренче театр (фильм))
- "Кылый Кирам балдагы" (спектакльдән өзек). 2016 елның 5 март көнендә архивланган. 1996 ел.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-11-24
Әдәби әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына йөз ел. Ике томда. 2нче том 30 бит. 2012 елның 25 март көнендә архивланган.
- Ирек Баһманов соңгы көннәренә кадәр уйнады... 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Ирек Баһманов вафат
- Ирек Багманов: Интересный, видимо, я парень был (интервью) (рус.)