Ирек Мортазин
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Ирек Мортазин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ирек Минзәки улы Мортазин |
Туган | 5 апрель 1964 (54 яшь) Татарстан АССР, Саба районы, Байлар Сабасы |
Яшәгән урын | Маршал Чуйков урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | журналист, сәяси активист |
Сайт | irek-svoboda.info |
Ирек Минзәки улы Мортазин (1964 ел, 5 апрель, ТАССР, Саба районы) — журналист һәм блогчы, сәяси активист. Татарстан Республикасы президентының пресса үзәгенең элекке җитәкчесе (1999 — 2002).
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1981-1990 — СССР Хәрби Көчләре сафларында хезмәт итә.
- 1990-1991 — СССР халык депутаты В.Лопатин хезмәтчесе булып эшли.
- 1991 елдан журналистика белән шөгыльләнә башлый. «Русский Север», «Губернские вести», «Молодежь Татарстана» гәзитләрендә эшли.
- 1995 елдан — мөхбир, «Молодежь Татарстана» гәзитенең баш мөхәррире урынбасары.
- 1995 елдан 1999 елга кадәр — Казандагы БДТРК мөхбир пункты мөдире.
- 1999 елдан — ТР президентының пресса үзәге җитәкчесе.
- 2002 елның июнь аеннан — Татарстан ДТРК рәисе.
Ирек Мортазин эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2008 елның 12 сентябрендә Ирек Мортазин үз блогында Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр урнаштыра. Минтимер Шәймиев шул ук елның декабрь аенда яла яккан өчен Тикшерү комитетына гариза тапшыра. 2009 елның август аенда мәхкәмә бу эшне карап үтә һәм Ирек Мортазинга гаепләү карары чыгара. Ул бер ел һәм тугыз айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасына хөкем ителә.
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, өч баласы бар.