Эчтәлеккә күчү

Ирек Мусин (1923)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Мусин (1923) latin yazuında])
Ирек Мусин
Туган телендәге исеме Ирек Харас улы Мусин
Туган 5 август 1923(1923-08-05)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә
Үлгән 25 июль 2020(2020-07-25) (96 яшь)
Үзбәкстан, Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре завод директоры
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХалыклар дуслыгы ордены

Бу завод директоры турында мәкалә, рәссам турында биредә укыгыз

Ирек Мусин, Ирек (Ирик[1]) Харас улы Мусин (Үзбәкстанда: үзб. Ирик Харасович Мусин, Irik Xarasovich Musin; 1923 елның 5 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә2020 елның 25 июле, Үзбәкстан, Ташкент) ― совет хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы ветераны. Үзбәкстан татар диаспорасының күренекле әгъзасы. 1968―1978 елларда «Ташсельмаш», 1978―1989 елларда Ташкент трактор заводларының директоры. Мусин ярдәмендә Үзбәкстан мамык үстерү өчен барлык төр техника һәм технологияләрнең эре экспортерына әверелгән[2].

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәте.

1923 елның 5 августында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. 18 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Ташкентка сугыштан соң, 1946 елда килгән[1].

Кызыл Байраклы Кача хәрби авиация мәктәбен, Ташкентта машина төзелеше техникумын (1950), политехника институтын[d]) (1963), Мәскәүдә халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын (1974) тәмамлаган[1].

Әндиҗан өлкәсе Пәхтәабад районы башкарма комитеты инструкторы, 1955 елдан «Чирчиксельмаш» заводында партия комитеты секретаре, баш инженер урынбасары, «Средазхиммаш» заводында мастер, өлкән мастер, инженер, Үзбәкстан КП Чирчик шәһәр комитетының сәнәгать бүлеге инструкторы, икенче секретаре булып эшләгән[1].

Ил өчен иң авыр елларда ул авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү заводларын торгызу башында торган[2].

1968―1978 елларда 8000 нән артык кеше эшләгән «Ташсельмаш» заводын (Ташкент авыл хуҗалыгы машиналары заводы) җитәкләгән. Аның вакытында мамык җыю комбайннарын берөзлексез күпләп чыгару җайга салынган, алар бөтен Урта Азия буйлап, Азия Һәм Африка илләренә таралган[3].

1978 елдан 1989 елга кадәр СССРның 50 еллыгы исемендәге Ташкент трактор заводының[d] (рус. Ташкентский тракторный завод, ТТЗ) 12 меңлек коллективын җитәкләгән, аны СССР күләмендә әйдәп баручы, югары халыкара абруйга ия завод дәрәҗәсенә күтәрә. Нәкъ менә Мусин вакытында металл кою заводы, Әндиҗан вилаяте Асака шәһәрендә булачак автозавод (UzAuto Motors[d]) өчен нигез булган прицеплар предприятиесе төзелеше тәмамлана. Хәзерге вакытта төрле заводларның (шул исәптән, ТТЗ) калдык куәтләре базасында, шулай ук чит ил инвестицияләре катнашында, Милли «Oʻzqishloqxoʻjalikmashxolding» кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче Ташкент трактор заводы дәүләт акционерлык җәмгыяте (үзб. Toshkent traktor zavodi davlat aksiyadorlik jamiyati) оешкан, 2015 елдан «Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводы» (үзб. Toshkent Qishloq Xo'jaligi Texnikasi Zavodi; «TQXTZ» АҖ) гамәлдә[4].

И. Х. Мусин ― роботлаштырылган участокларны гамәлгә кертә башлаучы. Җитәкче буларак, завод кешеләренең хезмәт, мәдәният һәм көнкүреш шартларын яхшыртуны кайгырткан, продукциянең сыйфаты белән идарә итү системасын керткән, заводның Хезмәт даны музеен ачкан. Мусин ярдәмендә Үзбәкстан мамык үстерү өчен барлык төр техника һәм технологияләрнең эре экспортерына әверелгән[2].

Үзбәкстан ССР Югары Советының X һәм XI чакырылыш (1980―1989). депутаты итеп сайланган[2].

Үзбәкстан татар диаспорасының күренекле әгъзасы булган[2].

2020 елның 25 июлендә (97 яшенә бер ай гына җитмәгән) инсульттан Ташкентта вафат булган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]