Эчтәлеккә күчү

Ирек Мусин (1966)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Мусин (1966) latin yazuında])
Ирек Мусин
Туган телдә исем Ирик Рәшит улы Мусин
Туган 20 октябрь 1966(1966-10-20) (58 яшь)
СССР, Казакъ ССР Кызылъяр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Яр Чаллы сәнгать көллияте[1]
Һөнәре рәссам
Җефет Ләйсән Каюмова, театр актрисасы
Балалар улы Йосыф
Сайт irikmusin.ru

Бу рәсссам турында мәкалә, завод директоры турында биредә укыгыз

Ирек Мусин, Ирек (Ирик) Рәшит улы Мусин (рус. Ирик Рашидович Мусин, ингл. Irik Musin; 1966 елның 20 октябре, СССР, Казакъ ССР, Кызылъяр шәһәре) — рәссам. РФ һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO), «Заманча сәнгать альянсы» иҗтимагый берлеге әгъзасы. Иҗатында реализм ысулына өстенлек бирә. Пейзаж, портрет жанрларында эшли. Тамашачылар рәссамны «Сынлы сәнгать Шукшины» дип атыйлар.

1966 елның 20 октябрендә Казакъ ССРның Кызылъяр шәһәрендә туган. Кызылъярда 23нче мәктәпне (1984), Яр Чаллы сәнгать укуханәсен (1991) тәмамлаган. Җәй көннәре әбисе янында Саба районы Җәнәй авылында уза.

Катнашкан күргәзмәләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Регион («Зур Идел X», Чабаксар, Самар, 2008, «Зур Идел XI», Казан, Пермь, Йошкар-Ола, 2013), җөмһүриᴙт («Татар авангарды», 2007, Мәскәү), РФ («Россия XI», Мәскәү, 2009, «Арт Урал», Екатеринбур, 2012, «Арт Галерея», Екатеринбур, 2015), халыкара («Арт Πермь», 2013, 2014, 2015) һәм чит илләрдәге («Арт индустрия», Алматы, 2013) күргәзмәләрдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Көзге чор» (2014)
  • «Томанлы иртә» (2014)
  • «Кышкай»
  • «әприᴫ җылына»
  • «Язгы юл»
  • «Гыйнвар көне»
  • «Сүрән көн»
  • «Яз килде»
  • «Читән буенда»
  • «Җылы күлләвек»
  • «Көзге юл»
  • «Көтү»
  • «Көн уртасы»
  • «Әбиләр чуагы»
  • «Искә алу»


Иҗат эшләре Төмән шәһәренең дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казанның Милли мәдәният үзәгендә, Пермь крае Всеволодо-Вильва бистәсенең Борис Пастернак музеенда[3], РФ, Бөекбритания, Франция, Төркия, Кытай, Греция, Румыния, Алмания, Америка Кушма Штатлары һ.б. илләрнең шәхси һәм корпоратив тупланмаларында саклана.

И. Мусин. «Чишмә буенда»
И. Мусин. «Аягына шырпы кергән»
Улы Йосыф белән

Гаиләле. Хатыны Ләйсән Каюмова (1983 елда Актаныш районы Киров авылында туган, Түбән Камада үскән), драма актрисасы. Уллары Йосыф.

  1. Ландыш Әбүдарова. Якты моң. «Сөембикә», 2012 ел, № 2.[1]
  2. Расиха Фаизова. Тормыш сызыклары. «Сөембикә», 2017 ел, әприᴫ, 64нче бит. ISSN 0869-1398.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-02-01, retrieved 2016-07-11