Ирек Наскаев
Ирек Наскаев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ирек Зиннәтулла улы Наскаев |
Туган | 9 ноябрь 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, Чуашстан АССР, Комсомол районы (Чуашстан), Татар Шорыты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният институты |
Һөнәре | педагог-хореограф, балетмейстер |
Җефет | Альбина |
Балалар | ике кызы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Сайт | Ирек Наскаев |
Ирек Наскаев, Ирек Зиннәт (Зиннәтулла) улы Наскаев (Ирек Зинетуллович Наскаев; 1954 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, Чуашстан АССР, Комсомол районы, Татар Шорыты) ― югары категорияле педагог-хореограф, профессиональ балетмейстер[d]. Түбән Кама шәһәре Балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы һәм 1982 елдан Түбән Каманың «Яшьлек» бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе. Татарстан ССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елның 9 ноябрендә[1][2] Чуашстан АССР Комсомол районы Татар Шорыты авылында 6 балалы, җыр-моңга гашыйк гаиләдә туган [3]. Олы абыйсы Рәфыйк сатып алып биргән гармунда уйнарга өйрәнә һәм төрле кичәләрдә, авыл яшьләре көче белән оештырылган концертларда алыштыргысыз гармунчыга әверелә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, документларын Алабугада урнашкан Татарстан республика мәдәни-агарту училищесының оркестр бүлегенә тапшыра, ләкин соңрак хореография төркеменә күчә. Алабугадан соң белемен күтәрү өчен, 1973 елда Казанда Н. К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният университеты филиалына (1974 елдан Казан дәүләт мәдәният университеты) укырга керә. Студент елларында ук өстәмә акча эшләү нияте белән, берничә оешмада бию дәресләре алып бара. Смотр-конкурсларда катнашып, җиңү яулый.
Институтны тәмамлаганнан соң, Чистай шәһәренә, шәһәр мәдәният йорты каршындагы хореография коллективы җитәкчесе итеп эшкә җибәрелгән. Конкурс аша узып, Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленә кабул ителә, әмма анда биергә туры килми (югары уку йортын тәмамлаучыларга юллама белән эшкә билгеләнгән оешмада 3 ел эшләү мәҗбүри булган). Әмма Чистайга кире кайтмаган, Алабуга мәдәният-агарту училищесы директоры Михаил Маршанов чакыруы буенча, үзе тәмамлаган уку йортына укытучы булып урнашкан.
Алабугада өч ел эшләгәч, ТАССР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча, 1982 елда гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килеп, Түбәнкаманефтехим ширкәте каршында Илдус Сәет улы Сәлимов оештырган «Яшьлек» (1979 елда ансамбльгә «халык коллективы» исеме бирелгән) җыр һәм бию ансамбленә (хәзер бию ансамбле[4]) сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша, 40 елдан артык шул эшенә тугрылыклы кала. Җиде айдан соң түбәнкамалыларга беренче эшен ― рус, татар, башкорт, чуаш һәм мари халыклары җырларыннан һәм биюләреннән төзелгән «Идел белән Урал арасында» хореографик композициясен күрсәтә. Казанда узган беренче СССР халык иҗаты фестиваленең I дәрәҗә лауреаты исемен ала. Коллектив Казанның һәм Алабуганың меңьеллыгы бәйрәмнәрендә, Сембер, Чабаксар, Түбән Новгород, Владивосток, Томск, Екатеринбург, Төмән, Красноярск шәһәрләрендә федераль Сабантуйларда катнаша, Мәскәүдә чыгыш ясый[4].
Ирек Зиннәтулла улы җитәкләгән «Яшьлек» ансамбле — I, II һәм III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты, шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә күп мәртәбә җиңүче. Ансамбль төрле бәйрәм чараларында һәм концертларда чыгыш ясый, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ижауда, Стәрлетамакта һәм башка шәһәрләрдә гастрольләргә йөри. 1992 елда Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче санлы гимназиясендә үзе оештырган «Ир Нас» балалар хореография ансамбле «иң яхшы балалар хореография ансамбле» исеменә лаек булган[5]. Ул коллективтан сәләтле кызлар һәм егетләр «Яшьлек» бию ансамбленә кабул ителә (хәзер яшүсмерләр белән кече энесе Нәби Зиннәтулла улы Наскаев эшли)[4].
«Аның дәресләре югары профессиональ дәрәҗәдә уза, биюләре сәнгатьле рәсеме, уйланылганлыгы, оригиналь куелышы, катлаулы техникасы белән аерылып тора»[6]. Танылу алган шәкертләре арасында – Владислав Уткин, 2014 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты; Наил Мусифуллин, «Нардуган» җитәкчесе; Эльвира Кәримуллина, «Второе дыхание» ансамблен оештыручы. Гөлдания Хәйруллина заманында «Яшьлек» ансамбленың популярлыгын арттырырга ярдәм иткән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991 ― Татарстан ССР атказанган мәдәният хезмәткәре ― үзешчән халык иҗатын үстерүдәге казанышлары өчен[6]
- 2006 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы
- 2014 ― «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе ― намуслы иҗади хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен
- 2019 ― Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты ― татар мәдәниятен үстерүдәге һәм милләтара дуслыкны ныгытудагы нәтиҗәле күпьеллык хезмәте өчен[6]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алабуга мәдәният-агарту училищесында (2013 елдан көллият) эшләгәндә өйләнгән. Хатыны Альбина, ике кызы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сегодня свой юбилей отмечает Ирек Зинетуллович Наскаев! События Нижнекамска, 9.11.2019
- ↑ Ирек Наскаев, Нижнекамск, 70 лет. profiles-vkontakte.ru
- ↑ Фәрит Имамов. «Күбәләкләрдәй очасың — Бар мәллә канатларың?..» nkamsk-rt.ru, 1.02.2025
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Яшьлек по-прежнему молод. «Ваша газета», 22.04.2020
- ↑ Гульназ Кашаева. 70-летие заслуженного работника культуры Татарстана Ирека Наскаева. ntr-24.ru, 15.11.2024
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Наскаев Ирек Зинетуллович. МБУ ДО ДШИ «Тамчылар» г. Нижнекамск
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Наскаев Ирек Зинетуллович. «Тамчылар» ВКонтакте, 13.08.2023
- Наскаев Ирек Зинетуллович. Электронное образование Республики Татарстан
- «Көн темасы» тапшыруы. Студия кунагы ― ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Наскаев. VK видео, 14:04 ⠀
- 9 ноябрь көнне туганнар
- 1954 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Комсомол районында (Чуашстан) туганнар
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Татар биючеләре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Хореографлар
- Балетмейстерлар
- Алабуга мәдәни-агарту училищесы укытучылары