Ирек Сафин (1932)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Сафин (1932) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ирек Сафин
Туган 15 июнь 1932(1932-06-15)
Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 гыйнвар 2004(2004-01-23) (71 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре университет профессоры, галим, хирург
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор

Ирек Сафин (15 июнь 1932 ел, ТАССРның Әлмәт районы Әлмәт авылы — 23 гыйнвар 2004 ел, Уфа) ― хирург. Медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1989). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999), Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафин Ирек Әхмәт улы Татар АССРның Әлмәт шәһәрендә туган. 1957 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1961 елга кадәр - Башкортстанның Мишкә үзәк район хастаханәсендә хирург һәм баш табиб, 1961-1963 елларда - БДИ-ның хирургия кафедрасында клиник ординатор, 1963-1971 елларда - Җөмһүрият клиник хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире. Югары квалификацияле хирург буларак, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгына Сомали Республикасына Халыкара кызыл Тәре госпиталенә эшкә җибәрелә, анда тропик Африка шартларында берничә йөз катлаулы операция эшли, шул исәптән махау авыруы һәм тропик авырулар белән чирләгәннәрне оператив дәвалау үткәрә (1965-1968).

1954 елдан алып 1957 елга кадәр Җөмһүрият клиник хастаханәсендә тире-венерология бүлеге мөдире булып эшли.

1957 елда Җөмһүрият тире-венерология диспансерының баш табиб урынбасары итеп тәгаенләнә.

1961 елда Казан дәүләт медицина институтының дерматовенерология кафедрасы мөдире була[1].

1971 елдан - БДИ-ның гомуми һәм факультет хирургиясе кафедрасы ассистенты, аннары доценты, 1984-1997 елларда - Башкорт дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы (БДМУ) мөдире. Кандидатлык диссертациясе - «Хроник гепатитларны һәм бавыр циррозларын хирургик дәвалау» (1973), докторлык диссертациясе «Хроник гепатитларны һәм бавыр циррозларын диагностикалау һәм хирургик дәвалауның патогенетик принциплары» (1985)[2].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. А. Сафин - киң профильле хирург, җөмһүрият бавыр хирургиясе һәм лазер медицинасы үзәкләрен оештыручы, ярашлы галим-хирурглар мәктәпләренә нигез салучы. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлеше - бавыр һәм үт юллары хирургиясе. Хирургик гепатология буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе - бавырның учаклы һәм диффузияле зарарланганда аның морфологик һәм функциональ күрсәткечләрен тергезү белән аның тукымаларын регенерацияләү мөмкинлеген эксперименталь һәм клиник яктан нигезләү. Ул хроник зарарланган бавырны артериализацияләү методикасын эшли, тәүге тапкыр "Аллоплант" биологик актив пластик материалы рәвешендә регенерация стимулятор файдаланыла (Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, җитәкчесе - профессор Мулдашев Э. Р.). Бу стимуляторның төрләрен профессор И.А. Сафин ашказанының җәрәхәт авыруын, остеомиелитны, эренле-некротик процессларны һәм башка патологияләрне дәвалау өчен клиникага кертә[1].

И. А. Сафин уйлап тапкан хирургик дәвалау алымнарын сәламәтлек саклау практикасына кертү йөзләгән һәм меңләгән пациентның гомерен коткарып калырга мөмкинлек бирә. Ул тәкъдим иткән операцияләрне хәзерге вакытта аның укучылары куллана: профессор Нартайлаков М. А., БДУ-ның гомуми хирургия кафедрасы мөдире (1997 елдан), Башкортстан Республиканың атказанган табибы һәм атказанган фән эшлеклесе; Мостафин А. Х., БДУ-ның гомуми хирургия кафедрасы мөдире; Минһаҗев Р.С., медицина фәннәре кандидаты, БДМУ-ның гомуми хирургия кафедра доценты, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның җөмһүрият хирургик гепатология үзәгенең төп белгече; В. П. Соколов, БДУ-ның гомуми хирургия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, Башкортстанның җөмһүрият лазер медицинасы үзәгенең төп белгече; В. С. Пантелеев - медицина фәннәре кандидаты, Җөмһүрият клиник хастаханәсенең аерым лазер медицинасы мөдире[3].

Профессор И. А. Сафин ашказаны һәм уникеилле эчәкнең җәрәхәт авыруы, остеомиелит, эренле яраларны дәвалау вакытында, бавырның чыганаклы һәм диффуз авырулары вакытында түбән һәм югары энергетик лазерларны кулланып, оператив катнашу уйлап таба һәм кертә.

Педагогик эшчәнлеге хирург И.А. Сафин тормышында зур урын алып тора - менә дигән лектор һәм укытучы, ул үзенең киң аң даирәсе белән студент-медикларны һәм яшь галимнәрне һөнәре белән кызыксындыра белде. Ул табипларны дипломнан соң әзерләү концепциясен төзи. Сафин И. А. җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 11 кандидатлык диссертацияләре эшләнә һәм яклана, 300-дән артык фәнни хезмәт, 5 монография бастырып чыгара, 43 рационализаторлык тәкъдиме һәм 3 уйлап табуы клиник практикага кертелә[1]..

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Ә. Сафинның хатыны - профессор Әхмәдиева Эльза Нәбиәхмәт кызы (1946 елда туган) хәзер БДМУ-ның поликлиника педиатриясе курсы белән госпиталь педиатриясе кафедрасын җитәкли, Русия Табигать фәннәре академиясе академигы; кызы - профессор-невролог.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хезмәт каһарманлыгы өчен» медале (1969),
  • «Намуслы эшчәнлеге өчен» медале (1970),
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1993),
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999),
  • Башкортстан Президентының Мактау грамотасы (2002).

Хәтер[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профессор И. А. Сафин исән чагында аның турында җөмһүрият һәм союз әһәмиятендәге киң мәгълүмат чараларында - 100-дән артык, мәрхүм булганнан соң 20-гә якын материал басыла. Укучылары, коллегалары һәм гаиләсе хирург, галим һәм укытучы - профессор И. А. Сафинның якты истәлегенә хөрмәт белән карый:
  • Профессор И. А. Сафин вафат булуының еллыгына Башкортстан Республикасы Президенты карары буенча Җөмһүрият клиник хастаханәсенең хирургия корпусында мемориаль тактаташ куелды, анда ул озак еллар студентларны укытты (23.03.2005).
  • БДМУ ихатасында (Уфа, Фрунзе урамы, 47) профессор И. А. Сафин - Хирург, Галим, Укытучы истәлегенә мемориаль эскәмия куелган (9.03.2005).
  • Башкортстанның җөмһүрият һәм шәһәр медицина учреждениеләре командалары арасында мини-футбол буенча ел саен үткәрелүче турнир булдырылды, ул Русиядә билгеле хирург И. А. Сафин истәлегенә багышлана.
  • Татарстан Республикасының Мәмәт авылы урта мәктәбендә мемориаль парта куелган, аның артында уку алдынгылары утыра, профессор И. А. Сафинның тормышы һәм эшчәнлеге турында стенд әзерләнгән.
  • Белем көнендә 2005 елның 1 сентябрендә аның каберендә һәйкәл ачыла.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хирургическое лечение повреждений печени. Уфа, 1997 (автордаш);
  • Современная диагностика и хирургическое лечение опухолей надпочечников. Уфа, 2004 (автордаш);
  • Хирургия печени и желчных путей. Дондагы Ростов, 2007 (автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Энциклопедия ИЗВЕСТНЫЕ УЧЕНЫЕ
  2. Сафин И. А.
  3. САФИН ИРЕК АХМЕТОВИЧ

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедия ИЗВЕСТНЫЕ УЧЕНЫЕ]