Эчтәлеккә күчү

Ирен Аитофф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирен Аитофф latin yazuında])
Ирен Аитофф
Туган телдә исем фр. Nathalie Irène Aïtoff
Туган 30 июль 1904(1904-07-30)
Франция , Бретань, Сен-Каст-ле-Гильдо
Үлгән 5 июнь 2006(2006-06-05) (101 яшь)
Франция, Париж
Күмү урыны Монпарнас зираты[d][1]
Милләт татар-рус
Ватандашлыгы Франция байрагы
Әлма-матер Париж югары музыка һәм бию милли консерваториясе[d]
Һөнәре пианист, вокал укытучысы
Ата-ана
Кардәшләр Владимир Аитофф[d]
Бүләк һәм премияләре Почетлы Легион ордены

Ирен Аитофф, Ирина Давыт кызы Аитова (фр. Irène Aïtoff, Nathalie Irène Aïtoff; 1904 елның 30 июле, Франция, Бретань, Сен-Каст-ле-Гильдо2006 елның 5 июне, Франция, Париж) ― татар чыгышлы француз пианисты һәм Франциянең музыкаль тормышында якты эз калдырган вокал укытучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елның 30 июлендә Франциянең Бретань төбәге Кот-д’Армор департаменты Сен-Каст-ле-Гильдо коммунасында[2], Франциядә Россиянең (Вакытлы хөкүмәтнең) Генераль консулы Давыт Аитов (1854―1933) һәм аның (икенче) хатыны Екатерина Алексеева (фр. Catherine Alexeïeff) гаиләсендә туган[3].

1928 елда Париж консерваториясен тәмамлаган. Ул тиз арада музыкаль даирәләрдә яхшы пианист буларак танылу ала, ләкин концерт карьерасы ясамаган.

70 елдан артык төрле башкаручылар һәм музыкаль коллективлар белән аккомпаниатор һәм репетитор буларак чыгыш ясый, мәсәлән, 1932―1939 елларда модель һәм шансон башкаручы җырчы булган Иветта Гильберга (1865―1944) аккомпаниаторлык иткән.

1940 елдан соң аның исеме еш кына бөек дирижер Чарльз Мюнх (Charles Münch) исеме белән бергә яңгырый, Аитофф аның мөһим хезмәткәренә әверелә, ул җырчыларга аларның рольләрен өйрәтү, оркестр партитураларын кыскарту яки транспортлау сәләте белән билгеле була.

Австрияле дирижер Һерберт фон Караян[d] (1908―1989) Ирен Аитоффны 1962―1963 елларда Венада һәм Берлинда Клод Дебюссиның «Пеллеас һәм Мелизанда» операсын кую өчен репетитор сыйфатында чакыра (Аитофф бу операның барлык партияләрен һәм башка катлаулы әсәрләрне яттан белүе белән дан тоткан). 1996 елда 92 яшьлек Аитофф шул ук операны Лилльдә куйган француз дирижеры Жан-Клод Казадезюска (1935 елгы) ярдәмче ассистент булган. Аитофф катнашкан башка спектакльләрдән Версальдә Джорджо Стрелер һәм Джордж Шолти куйган Моцартның «Фигароның өйләнүе» операсын аерып күрсәтергә мөмкин (1973). Академик репертуар кысаларында Аитофф Ноэми Перуджа, Эрнст Хефлигер, Габриэль Бакье, Тереза Берганса кебек әйдәүче җырчыларга аккомпаниаторлык иткән[4]

Парижда югары милли музыка консерваториясендә (1972 елдан), Лионда һәм Орсе университетларында вокал укыткан. Күренекле пианист, җырчыларның таләпчән остазы, катгый музыкаль башкару стилен армый-талмый яклаучы Ирен Аитофф Моцарт музыкасына бөтенләй яңа караш кертә[4]. Музыкантлар аңа, шаяртып, «Моцартның тол хатыны» (фр. Veuve Mozart) дигән кушамат тагалар. Аның шәкертләре булган җырчыларның чыгышы турында начар сүз әйтүне аның бөтен тормышы булган эше (музыка педагогы) турында начар сүз әйтү итеп кабул иткән[5].

Берничә телефильмда музыкаль мөхәррир һәм уен коралында (пианино, клавесин) уйнаучы буларак катнашкан[6].

Гомере буе Ирен Аитофф җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калып килгән, әмма 1998 елда француз режиссеры Доминик Делушның[d] (1943 елгы) аңа багышланган «Irène Aïtoff, la grande Mademoiselle» (тат. Ирен Аитофф, бөек мадемуазель) фильмы аңа карата киң кызыксыну уята[4].

Ирен Аитофф Парижда 2006 елның 5 июнендә 101 яшендә вафат булган[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почетлы Легион ордены кавалеры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]