Ирина Алексеева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Алексеева latin yazuında])
Ирина Алексеева
Туган телдә исем Алексеева Ирина Васильевна
Туган 16 апрель 1954(1954-04-16) (69 яшь)
Куйбышев шәһәре
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның мәгариф отличнигы (2004), Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2017)
Гыйльми исем: профессор

Алексеева Ирина Васильевна (16 апрель 1954, Куйбышев, Куйбышев өлкәсе) — СССР һәм Россия музыка педагогы һәм белгече. Сәнгать фәннәре докторы (2006), профессор (2006). Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2017), Башкортстанның мәгариф отличнигы (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеева Ирина Васильевна 1954 елның 16 апрелендә Куйбышев шәһәрендә туа.

1974 елда ул Куйбышев музыка училищесын, 1979 елда Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Музыка-педагогия институтын тәмамлый.

1978 елдан алып Мәскәү өлкәсе Черноголовка бистәсенең сәнгать мәктәбендә укыта. 1979 елдан бирле Уфа дәүләт сәнгать институтында эшли. 2002 елдан музыка теориясе кафедрасының мөдире вазифасын башкара.

Бер үк вакытта 2007 елдан «Проблемы музыкальной науки» журналының җаваплы секретаре була.

2003 елдан алып Уфада Башкортстан яшь композиторлары төбәк конкурсын үткәрү инициаторы һәм оештыручысы.

2006 елда Ирина Васильевна сәнгать фәннәре докторы исеменә лаек була, шул ук елда профессор дәрәҗәсен яулый.

2004 елда Башкортстанның мәгариф отличнигы, 2017 елда Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре исемнәре белән бүләкләнә.

Ирина Васильевна гыйльми эшчәнлеге музыкаль поэтикага һәм семантикага багышланган. Ул 40 тан артык гыйльми эш авторы була. Шулар арасында укыту‑методик кулланмалар, музыкаль вузлар өчен музыка семантика буенча укыту программалары бар.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тематизм бассо‑остинатных жанров в инструментальной музыке западноевропейского барокко.Уфа, 2007

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның мәгариф отличнигы (2004)
  • Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2017)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]