Ирина Зимняя

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Зимняя latin yazuında])
Ирина Зимняя
Туган 17 март 1931(1931-03-17)
Мәскәү, СССР
Үлгән 5 апрель 2024(2024-04-05) (93 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре педагог, психолог

Ирина Зимняя (17 март 1931 ел) — ССРБ педагогы һәм галим-психологы, психология фәннәре докторы (1974), профессор (1976), Россия Мәгариф академиясе (РМА) академигы (1995; 1993 елдан РМА мөхбир әгъзасы). РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1989).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 17 мартында Мәскәүдә хезмәткәрләр гаиләсендә туа.

1954 елда Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтының Инглиз теле факультетын «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый.

1954-1973 елларда — психология кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, 1973-1990 елларда — Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтының психология кафедрасы мөдире.

1990-2011 елларда — Мәскәү Корыч һәм эретмәләр институтының Югары белем сыйфаты институтында «мәгарифне гуманлаштыру» секторы баш гыйльми хезмәткәре мөдире була.

1961 елда — сүзне кабул итү мәсьәләсе темасы буенча кандидатлык диссертациясе, 1974 елда тыңлау һәм сөйләү психологиясе буенчаа докторлык диссертациясе яклый[1].

1993 елның 17 мартында А. И. Зимняя мөхбир әгъзасы итеп сайлана, ә 1995 елның 6 апреленнән — Россия мәгариф академиясенең академигы — Психология һәм яшь физиологиясе бүлекчәсендә тора. Фәнни кызыксынулары өлкәсе: психолингвистика, педагогик психология, чит ил телләрен өйрәтү психологиясе[2].

И. А. Зимняя гыйльми җитәкчелегендә 1997-2005 елларда Россиядә белем бирү системасында гомуми стратегия эшләнә. Ирина Алексеевнаның фәнни эшчәнлегендә сүз тудыру һәм сөйләмне кабул итүнең үзенчәлекле функциональ-психологик схемасы аеруча мөһим, аның сөйләм психологиясенә һәм психолингвистика сөйләмне «мәгънәви кабул итү» терминын кертүе хәзерге вакытта бу фәннәр теориясенең мөһим элементларының берсе булып тора[1].

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөрмәт Ордены (2007)
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1981)
  • К. Д. Ушинский медале (1991)
  • РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1989)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1994)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Зимняя Ирина Алексеевна: биография. 2020-03-12 тикшерелгән.
  2. Зимняя Ирина Алексеевна. әлеге чыганактан 2021-11-28 архивланды. 2020-03-12 тикшерелгән.