Ирина Колмогорцева
Ирина Колмогорцева | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ирина Константиновна Колмогорцева |
Туган | 5 июль 1930 Свердловск |
Үлгән | 7 ноябрь 2015 (85 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Воровски урамы, Казан[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Украина матбугат академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | кызлары |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Ирина Колмогорцева, Ирина Константин кызы Колмогорцева, рус. Колмогорцева Ирина Константиновна (1930-2015) — рәссам, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), Татарстанның халык рәссамы (2005), Бакый Урманче премиясе (2007), Тукай премиясе (2015) лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


1930 елның 5 июлендә Свердловскда туган. Илбау полиграфия институтын тәмамлаган (1953).
Иҗат юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Станок графикасы, китап графикасы һәм портрет жанрларында иҗат итә. Беренче офортлары 1959 елда дөнья күрә. Әсәрләренең каһарманнарын җиңелчә юмор хисе белән ясый. Формаларны гадиләштерү алымын отышлы куллана.
Казанда 50 елдан артык яшәп, иҗат итү дәверендә Татарстан сынлы сәнгате тарихына кереп калырдай әсәрләр иҗат итә. 40 ел Татарстан китап нәшриятында китап бизәүче буларак иҗат итә. Уннарча балалар өчен китапларны бизи. А.С. Пушкин, М. Цветаева, Н. Дурова иҗатына багышланган әсәрләре бар.
Габдулла Тукай иҗаты белән һәрдаим кызыксына. Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясалган график эшләре бар. Казанның Тукайга бәйле урыннарын, шулай ук Казанның борынгы биналарын кәгазьгә төшерә. «Печән базары, яһүд Яңа Кисекбаш» (төсле офорт) әсәрендә Тукай поэмасы каһарманнарын һәм Иске Татар бистәсе күренешләрен сурәтли.
Әсәрләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда һәм шәхси тупланмаларда саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 2005 Татарстанның халык рәссамы.
- 2007 Бакый Урманче премиясе — «Тарихи Казан» офорт шәлкеме өчен.
- 2015 Тукай премиясе — «Казан һәм Габдулла Тукай» графика шәлкеме өчен[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ирина Колмогорцева. Графика. Живопись. Георгий Зяблицев. Керамика. Скульптура (Каталог). Казан: «Заман», 2010.(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тукай әдәби музее сәхифәсендә
- «Сказки Пушкина» сайтында
- «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
- Рәссам белән әңгәмә (аудио)(үле сылтама)(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 5 июль көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Свердловскда туганнар
- 7 ноябрь көнне вафатлар
- 2015 елда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Рәссамнар
- Татарстан рәссамнары
- Татарстанның халык рәссамнары
- Бакый Урманче премиясе лауреатлары
- Львов полиграфия институтын тәмамлаучылар
- Габдулла Тукай