Ирина Коновалова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Коновалова latin yazuında])
Ирина Коновалова
Туган 18 апрель 1933(1933-04-18)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 14 август 2016(2016-08-14) (83 яшь)
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор (1975)


Ирина Вадимовна Коновалова (1933 елның 18 апреле, Казан2016 елның 14 августы) — совет һәм Россия химигы, Казан университетының атказанган профессоры, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. 1972—1987 елларда химия факультеты деканы, органик химия өлкәсендә белгеч.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирина Коновалова Казан университетының химия факультетын, ә 1956 елда синтетик каучук кафедрасында белгечлек буенча аспирантураны тәмамлый.

1961 елдан химия фәннәре кандидаты. «Фосфор серкәләренең тулы булмаган эфирларын чиксез электрофиль кушылмаларга һәм чиксез углеводородларга тоташтыру» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый, фәнни җитәкче — профессор Аркадий Пудовик. 1972 елдан химия фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Электроноакцептор алмаштыргычлар белән активлашкан карбонил кушылмалы өч һәм дүрт координацияләнгән фосфор атомнары чыгарылмаларының реакцияләре». 1975 елдан — профессор.

Казан университетында 1960 елдан — кече фәнни хезмәткәр, синтетик каучук кафедрасы (хәзерге вакытта югары молекуляр һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы) ассистенты, доценты, профессоры. 1972—1987 елларда — химия факультеты деканы.

Ирина Коновалованың фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе элементоорганик кушылмалар химиясе, өч, дүрт һәм биш координацияләнгән фосфор атомы кушылмаларының синтезы һәм реакцион сәләте мәсьәләләре, ациклик һәм гетероциклик фосфорорганик кушылмаларның яңа төрләрен булдыру. 40 тан артык авторлык таныклыгы бар[1].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗтимагый эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ Югары уку йортының химия буенча фәнни-методик советы әгъзасы. Д. И. Менделеев исемендәге Рус химия җәмгыятенең Татар республика идарәсе президиумы әгъзасы.. Берничә ел дәвамында Кандидатлык диссертацияләрен яклау советы рәисе, рәис урынбасары, Казан университеты каршындагы Химия фәннәре буенча докторлык диссертацияләрен яклау советының гыйльми секретаре.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автордаш буларак

  • Реакции присоединения фосфорсодержащих соединений с подвижным атомом водорода // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1968. Кн. 19;
  • Реакции производных кислот трехвалентного фосфора с электрофильными реагентами // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1973. Кн. 23;
  • Р-функционализированныефосфораны в реакциях присоединения // Журнал общей химии. 1996. Т. 66, вып. 3;
  • Фторалкоксипроизводные трёхвалентного фосфора: синтез и реакционная способность // Успехи химии. 1996. Т. 65, вып. 11;
  • Реакция 2-R-4-оксо 5, 6-бензо-1, 2, 3-диокса-фосфанов с хлоралем и бромалем. Рентгеноструктурный анализ 1, 4, 2-дилокса-фосфепинов // Журнал общей химии. 1998. Т. 68, вып. 7.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. КФУ — Сотрудники. old.kpfu.ru. әлеге чыганактан 2020-01-28 архивланды.
  2. Соболезнования семье Ирины Вадимовны Коноваловой. kpfu.ru (15 августа 2016). әлеге чыганактан 2021-12-29 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]