Ирина Оськина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Оськина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ирина Оськина
OskinaI1.jpg
Туган 10 декабрь 1954(1954-12-10) (66 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре сәнгатькәр
Бүләк һәм премияләре Русия Федерациясенең (2014) һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005).

Оськина Ирина Николаевна (10 декабрь 1954 ел) — Русия сәнгать белгече. Русиянең Рәссамнар берлеге (1996) һәм Сәнгать ассоциациясе әгъзасы (2009). Русия Федерациясенең (2014) һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005). Башкортстан сәнгате буенча күп санлы китаплар авторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирина Николаевна Оськина (Швидун-Гусева)[1] 1954 елның 10 декабрендә Уфада туган. Скрипка классы буенча музыка мәктәбен, сәнгать училищесын тәмамлаган.

1986 елда Ленинградта И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының сәнгать тарихы һәм теориясе факультетын тәмамлый (һөнәре — иске осталарның көнбатыш аурупа гравюрасы һәм хәзерге заман рәссамнарының иҗаты).

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

сәнгать институтын тәмамлагач, Ирина Николаевна модельләр йортында сәнгать белгече булып бер ел эшли, 1987 елдан — М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның өлкән гыйльми хезмәткәре. 1994 елдан — Башкортстан Республикасы мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгында, 2008 елдан — «Урал лизинг үзәге» һәм «Уралинвест» ачык акционерлар җәмгыятендә. 2011 елдан — «АРТ-эксперт» сәнгать галереясында эксперт-консультант.

Фәнни эшчәнлек өлкәсе: көнбатыш аурупа гравюрасын өйрәнү, хәзерге графика, Гербы скульптурасы, Башкортстан Республикасы рәссамнары И.Г.Вәлитов, В.И.Суздальцев, З.Г.Гаянов, М.Спиридонов[2], Р. Р. Маглиев, Б.А.Самосюк, О.А.Самосюк иҗаты. Ирина Николаевна Рәсәйдә һәм чит илләрдә «Атрибуция и Антиквариат» темасы буенча курс - семинарлар үткәрә.

Гаиләсе: ике тапкыр кияүдә була, кызы, оныгы бар.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елдан ул республика, төбәк һәм Бөтенрәсәй күргәзмәләренең «Сәнгать белеме» бүлегендә катнашучы.

Оськина Ирина Николаевна күргәзмәләр инициаторы була: «Станокта башкарылган басма графиканың Урал Триенналесы» (1995); «Киңлек һәм форма» (2006); «Башкортстан скульптурасы» (1996), «Акварель язы» (1998), «Сәнгатьтә тарих» (1999), симпозиумнар һ. б.

Күргәзмә экспозициясе авторы булып тора:

  • «Музей җыелмасыннан көнбатыш аурупа сәнгате». Уфа, М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, 1989, 1991, Таганрог, 1990;
  • «М.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее җыелмасыннан көнбатыш аурупа гравюрасы», Уфа, 1995;
  • «Станокта башкарылган басма графиканың Урал триенналесы»", Уфа, 1995,1998;
  • «Башкорт рәссамнары — Корылтайга», Уфа, 1996;
  • «Башкортстанның хәзерге заман сынлы сәнгате», Мәскәү, 1997;
  • «Акварель язы», Уфа, 1998;
  • «Виктор Суздальцев. Сынлы сәнгать, графика», Уфа, 2000.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оськина Ирина Николаевна — сәнгать буенча 150-ләп басма эшләр, шул исәптән монографияләр, мәкаләләр, күргәзмәләр каталогы авторы. Ул фундаменталь булган «М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее җыелмасыннан көнбатыш аурупа гравюрасы» каталогының авторы.

  • «М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее җыелмасыннан көнбатыш аурупа гравюрасы». Күргәзмә каталогы. Уфа, 1995;
  • «Станокта башкарылган басма графиканың Урал Триенналесы»". Күргәзмә каталогы. Уфа, 1995; «Башкортстан скульптурасы». Каталог. Уфа, 1996;
  • «Башкортстанның хәзерге заман сынлы сәнгате». Каталог. Уфа, 1997;
  • «Акварель язы. Башкортстан акварельләр күргәзмәсе» Каталог. Уфа, 1998;
  • «Яңа эстетика: „Хыянәтче үбүе“ яки „Мифның тууы“?» "Бельские просторы"журналында мәкалә, № 2, 1999;
  • «Аңлаешсыз» сәнгать турында һәм ничек итеп провинциядә яхшы яшәргә". «Бельские просторы» журналында мәкалә, № 12, 1999;
  • «Эрбет дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан графика» каталогыннан «Башкорт графикасы» бүлеге, Екатеринбург, 2000
  • Башкортстан Республикасының заманча сынлы сәнгате: каталог. Уфа, 2008;
  • Басма графиканың Урал триенналесы: тасвирлама. Уфа, 2013;
  • Виктор Суздальцев. Сынлы сәнгать. Акварель. Альбом. Уфа, 2014.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оськина Ирина Николаевна //Сообщения Башкирского государственного художественного музея имени М. В. Нестерова. Уфа, 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]