Ирина Шәрипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Шәрипова latin yazuında])
Ирина Шәрипова
Туган 7 февраль 1992(1992-02-07) (32 яшь)
Бохара, Үзбәкстан
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре модель, матурлык бәйгесендә катнашучы

 Ирина Шәрипова Викиҗыентыкта

Ирина Шәрипова (1992 елның 7 феврале, Бохара, Үзбәкстан) — Россия топ-моделе. «Татарстан Гүзәле» 2010, «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим иткән беренче «вице-мисс Россия» 2010.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда Үзбәкстанда туа, әтисе үзбәк (Ирина аны белми[1]), әнисе рус, украин һәм татар тамырларына ия[2]. Аның әнисе дә модель булган, «Бохара Гүзәле» (1989) һәм «Үзбәкстан Вице-миссы» (1990) исемнәренә лаек булган. 7 яшендә әбисе янына Татарстанга күчеп кайта, анда мәктәпне тәмамлый, Казан технология университетына дизайнер белгечлеге буенча укырга керә[3]. 2010 елда «Татарстан Гүзәле» конкурсына кастинг уза, нәтиҗәдә анда җиңә[3]. Шул ук елны «Россия Гүзәле» конкурсында катнаша һәм анда вице-мисс була[4], конкурсны оештыручылар карары буенча, Кытайда узган «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим итә. Конкурста иң матур модельләрнең топ-25 керә.

Тышкы видеофайллар
Шәрипова Dolce & Gabbana рекламасында, 2015 ел
Шәрипова Victoria’s Secret күргәзмәсендә, 2014 ел

Халыкара подиумда 2012 елда дебют ясый, 2013 елда Marie Claire журналының тышлыгына эләгә. 2014 елның сентябрендә Миланда мода атнасында Dolce & Gabbana күргәзмәсен ача[5].

Төрле вакытта Akris, Billy Reid, Cedric Charlier, Chanel, Dsquared2, Dolce & Gabbana, Ermanno Scervino, Giorgio Armani, Givenchy, Holmes & Yang, Jeremy Scott, Kenzo, Mara Hoffman, Marc Jacobs, Nicholas K, Nina Ricci, Oscar de la Renta, Pamela Rolland, Philipp Plein, Rag & Bone, Ralph Lauren, Sonia Rykiel, TopShop, Tory Burch, Valentin Yudashkin, Versace, Vivienne Westwood һәм башка күргәзмәләрдә катнаша[6].

2014 елда Victoria's Secret компаниясенең йомгаклау күргәзмәсенә чакырыла[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]