Ирис Юханссон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирис Юханссон latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция
Туу датасы 8 апрель 1945(1945-04-08) (76 яшь)
Туу урыны Лидчёпинг[d], Скараборг[d], Швеция
Һөнәр төре язучы, укытучы, автыр
Әлма-матер Уппсала университеты

Ирис Юханссон (швед. Iris Johansson, 8 апрель 1945 ел) — швед язучысы, психолог, аутизм проблемаларын өйрәнүче, аралашу проблемалары буенча белгеч. Үзе дә аутист булган, бала чактагы кичерешләрен һәм хәтирәләрен «Үзенчәлекле балачак» китабында (швед. En annorlunda barndom) бәян иткән.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирис Юханссон 1945 елның 8 апрелендә Швеция Вестергётландта Лидчёпинг коммунасында туган.

Ирисның тәрбиясе белән башта атасы Бертиль шөгелләнгән. Ирисның әнисе тире туберкулезы белән авырган, кызына йөкле булганда, туберкулез көчәйгән. Урындагы табиблар яңа туган Ириска туберкулезга каршы вакцина ясый. Вакцинациядән соң өч көн үткәч, кыз кычкырмаган да, еламаган да.

Башта тыныч кыз ата-анасында борчылу тудырмый, тик соңыннан Ирисның атасы баланың үзенчәлекләрен сизеп ала. Ириска бер ай өч атна булганда, аның абыйсы балалар караватын селкетеп йоклатканда, кызның бармаклары стена белән карават арасына эләгеп кысыла, хәтта күгәрә, ләкин ул кычкырмый да, еламый да. Ирисны бал корты чагып, барча бите шешеп чыкканнан соң да, берничек тә моны күрсәтмәгәннән соң, атасы кызы белән нидер булганына тулысынча инана. Ирис үз фантазияләренә китеп, даими рәвештә бу тормышта бәяләү мөмкинлеген «югалтканлыктан», атасы аны чынбарлыкка кире кайтарырга тырыша. Ул авыл хуҗалыгы эшләрен башкарган урыннарга кызын да алып йөргән, аның белән сөйләшкән, әгәр моны үзе эшли алмый икән кызы янында күп санлы туганнарының берсе булуын тырышкан. Атасы, ахыр чиктә, Ирис кешеләр арасында гадәти тормыш белән яши алырына ышанган. Ирис мәктәптә дә соңлап укый башлаган. Укытучылар махсуслашкан мәктәптә укытуны киңәш итсә да, атасы кызының гади уку йортында белем алуын теләгән. Ириска, аутизм һәм һәм дислексия нәтиҗәсендә, уку материалын үзләштерүе һәм укытучыларның соравына җавап бирүе авыр булса да, аны ел саен киләсе сыйныфка күчергәннәр.

Ниһаять атасының, туганнарының, кайбер мәктәп укытучыларының Ирисы укыту һәм социальләштерүгә салган тырышлыгы нәтиҗә бирә. Ул, хәтта бик теләсә дә, даими рәвештә "үз дөньясы"нда кала алмаган. Унике яшендә Ирис мөһим карар кабул итә: аутик тормышыннан бөтенләйгә баш тартырга.

Ирис Юханссон мәктәпне тәмамлаганнан соң 10 еллап хатын-кызлар чәчтарашханәсендә эшли. Дүрт ел, параллель рәвештә хосписта да, балалар дәваханасында да эшли. Гаилә һәм сәламәтлек, балалар һәм үсмерләр үзәгендә 16 ел укытучы булып эшли. Моннан тыш, җәйге чорда йөзү буенча тренер булып эшли. Чагыштырмача соңлап югары белем алырга карар итә, укуын 1992 елда гына тәмамлый. Университетта педагоглык һәм психология фәннәре белән танышканнан соң гына, Ирис чынлап үзенең диагнозын белә — аутизм.

Хәзер Ирис Юханссон аутик балалары булган ата-аналарның консультанты булып эшли, Швецияда да, шулай ук чит илләрдә дә наркоманнар һәм психик саулыклары проблемасы булган кешеләр өчен булдырылган биналарда укытучылар һәм тәрбиячеләр төркемнәре белән идарә итә, китаплар яза. «Сәнгать буларак аралашу» темасына тренинг үткәрә.

Ирис Юханссонның китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Үзенчәлекле балачак» (швед. En annorlunda barndom) автобиографик китабында Ирис үзе уйлап чыгарган дөньясында үзенең аутик тормыш тәҗрибәсен, дислексия, төсле ишетү, стереотипия, суда булуны фанатик рәвештә сөю, кагылып китүне артык нык сизү тәҗрибәсен, шулай ук гомуми алганда, 1940-нче һәм 1950-нче елларда швед провинцияләрендә аутизмлы балаларның тормыш үзенчәлекләрен тасвирлый. Китап Швецияда бестселлерга әверелә һәм берничә Аурупа теленә тәрҗемә ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]