Ирләр җенес әгъзасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җенси әгъзаның төзелеше: 1 — бәвел куыгы, 2 — касык сөяге, 3 — простата, 4 — куышлы тәннәр, 5 — башы , 6 — кырыйдагы тән, 7 — сидек чыгару каналы, 8 — күкәй капчыгы, 9 — күкәй, 10 — күкәй өстәлмәсе, 11 — орлык чыгару юлы

Ирләр җенес әгъзасы, кайчакта пенис (лат. pénis, бор. грек. πέος һәм φάλλος) - сидек-җенес органнары системасы органы.

Ир җенесле кешеләрнең организмыннан сидек бүлеп чыгару һәм җенси якынлык кылуларына хезмәт итә.

Ирләрнең җенси әгъзасын дәвалау белән уролог, хирург шөгыльләнә.

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җенси әгъза копулятив әгъза һәм анда сидек чыгару юлы урнашакан.
  • Җенси әгъзада беркетелгән өлешен – җенси әгъза тамырын (radix penis) һәм хөр өлешен – җенси әгъза гәүдәсен (corpus penis) аералар, ул җенси әгъзаның башы белән тәмамлана (астарак кара).
  • Өч каверноз (куышлы) гәүдәдән тора:
    •  Җенси әгъзаның ике куышлыклы гәүдәсеннән (corpus cavernosum penis) цилиндрсыман гәүдәләр тар ахыр белән.
    •   Куышлыклы гәүдәләрнең арткы чикләре тарала һәм җенси әгъза аяклары (crus penis) булып дәвам итеп,  касык сөякләренең аскы тармагына беркетелә.
    •   Куышлыклы гәүдәләр гомуми куышлыклы гәүдәләрнең аксыл катлавы (tunica albuginea corporum cavernosorum) белән каплап, гәүдәләр арасында җенси әгъза бүлгесен (septum penis) ясый.
  •  Җенси әгъзаның бер көпшәкле гәүдәсеннән (corpus spongiosum penis), куышлыклы гәүдәләр астында урнашкан.
    •   Көпшәкле гәүдә көпшәкле гәүдәнең аксыл катлавы (tunica albuginea corporis spongiosi) белән капланган, аның эчендә сидек чыгару юлы уза.
    •   Көпшәкле гәүдәнең алгы чиге җенси әгъза башы (glans penis) дип, аның арткы чиге җенси әгъза тамыры (bulbus penis) дип атала.

Каверноз (куышлыклы) тукыма күпсанлы трабекулалардан тора, аларның аралыгында кан тулган. Җенси әгъзаның зурлыгы куышлыклы тукыма кан белән тулуга бәйле. Кан тамырларының махсус төзелеше нәтиҗәсендә кан куышлыклы гәүдәләрдә тоткарланып кала, нәтиҗәсендә алар эрекция вакытында ката.

  • Җенси әгъзаның чыгып торган киң өлеше баш таҗы (corona glandis), таҗ артындагы тар өлеше – баш муентыгы  (collum glandis) дип атала.
  • Җенси әгъзаның башында сидек чыгару юлының тышкы тишеге (ostium urethrae externum) урнашкан.
  • Башның нигезендә тире хөр җыерчык ясый - җенси әгъза сөннәтлеге (preputium penis).
  • Башның аскы өслегендә сөннәтлек баш тиресе белән җыерчык ярдәмендә тоташа – сөннәтлек ярысы (йөгәне) (frenulum preputii).
  •  Сөннәтлек бизләре (glandulae preputiales) сөннәтлекнең эчке өслегендә, башның таҗы тирәли урнашкан.
  • Җенси әгъзаның өске өлеге җенси әгъза сырты (dorsum penis) дип атала.
  • Җенси әгъзаның аскы өслеге уретраль өслек (facies urethralis) дип атала. Шул өслектә уртадан сөннәтлек ярысыннан башланып, аннары артка умалга һәм бот арасына дәвам итеп җенси әгъза җөе (raphe penis) уза.
  • Җенси әгъзаның өч каверноз гәүдәсе җенси әгъза фасциясе (fascia penis) белән капланып, бер әгъзага берләшә.
  • Җенси әгъза тамыры ике бәйләвеч белән беркетелә:
  • җенси әгъзаны асып торучы бәйләвеч (lig. suspensorium penis) – корсакның ак сызыгының аскы өлешендә корсакның өске фасциясе һәм җенси әгъзаның фасциясе арасында.
  • Җенси әгъзаның пращсыман бәйләвеч (lig. fundiforme penis) – симфизның алгы өслеге һәм куышлыклы гәүдәләрнең арткы өслегенең аксыл катлавы арасында.

Авырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

A flaccid penis with foreskin retracted.jpg
  • Баланит – ирләрнең җенси әгъзасының башы ялкынсыну. Авыруда оча өлкәсендә кычыту борчый.
  • Хламидиоз. Рәсми мәгълүматларга караганда һәр ел бөтен дөньяда якынча 90 миллион кешедә хламидияләр ачыклана.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.