Ирләр үрчемсезлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирләр үрчемсезлеге latin yazuında])
Ирләр үрчемсезлеге
Саклык белгечлеге сидекбелем[d] һәм репродуктология[d]
Симптомнар эректильная дисфункция[d]
Генетик бәйләнеш PDE3A[1]
ICD-9-CM 606[2][3] һәм 606.9[2][3]
ICPC 2 идентификаторы Y10
Моның каршысы female infertility[d]
 Ирләр үрчемсезлеге Викиҗыентыкта

Русиядә бала алып кайта алмаган парларның саны 15 % тирәсе һәм бу саннар елдан ел үсә бара. XX гасыр башында ир-атның эякулятында (эякуляция вакытында бүленә торган орлыклык сыекчасы) 200-250 млн/мл сперматозоид булган. Хәзерге ирләрнең кайберсендә ул барысы 25 млн/мл дан артмый. Соңгы елларда үрчемсезлек мәсьәләсе бик җитди проблемага әйләнә 1 башлады. Үлүчеләр саны арту, балаларның аз тууы илне демографик I кризиска китерде. Ирләрнең авырга уздыру сәләте — сперматозоидлар 20 млн/мл дан 100 млн/мл га кадәр булганда гына мөмкин дип исәпләнә. Белгечләр күрсәтүенчә, сәламәт 30 % ирле-хатынлы парларның авырга узуы — 3 ай бергә яшәү чорында, 60 % парларның — 7 айдан, ә 10 % гаиләләрнең 11-12 айдан соң була икән. Бер ел буе регуляр якынлык кылып, авырга узарга тырышып караганнан соң, барып чыкмаса,«Нигә болай икән?» дип уйланырга кирәк. 40 % очракта хатын-кызларның авырга уза алмавына ир-атлар гаепле. Кайбер очракта ирләрнең организмы кирәкле кадәр сперматозоидлар эшләп чыгарырга 1 сәләтле булмый. Башка очракта сперматозоидларның саны җитәрлек, тик сперматозоидның хатын-кызның күкәй күзәнәгенә барып җитү өчен каршылык булуы тоткарлый. Тагын шулай да була — организмда иммунологик өзеклек булу сәбәпле, аталандыруга каршы антитәнчекләр ясала. Бик күпләрнең, паротит — колак яны бизе ялкынсынуы авыруы үрчемсезлеккә китерә, дигән фикерне ишеткәне бардыр. Дөресен әйткәндә, па- I ротит кичергән күп малайлар һәм кызларның нәсел калдыру функциясе белән проблемалары булмый.

Бер яки ике яклы паротит орхит (күкәй ялкынсынуы) авыруы белән катлауланса, бу үрчемсезлекнең сәбәбе булып торырга мөмкин. Ир-атлар яшь вакытта кичергән вируслы гепатит, кызылча (краснуха), шикәр диабеты авырулары, күкәйләрнең корсак куышлыгыннан күкәй капчыгына төшми калуы (крипторхизм), орлык бавы веналарының варикоз киңәюе (варикоцеле) хатын-кызның авырга уза алуына тискәре йогынты ясый.

Сперматозоидларның сыйфаты начарлануы сәбәпләре турында берничә ( сүз. 2004 елда галимнәр тикшерүләр уздырып, чалбар кесәсендә яки билдә телефон йөртүче ир-атларның бер елдан сперма күрсәткечләренең 20-30 °/<> ка начарлануын ачыклаган. Сез сөйләшмәсәгез дә, телефон радиочелтәрдән сигнал алып тора. Экран куелган бинада сигнал көче берничә тапкыр арта, эш режимы да бик активлаша, димәк, аның кешегә тискәре йогынтысы көчәя.

Саунада 85 градус эсселектә 20 минут булу — сперматозоидларның кү­ ләме һәм сыйфаты кимүенә китерә. Мунчадан чыккач бер атна буе бу күр­ сәткечләр түбән булып кала, тик 5 атна вакыт узганнан соң гына элекке хәленә кайта. Шуның өчен йөккә узуны планлаштырганда 3 ай тирәсе саунага керми торырга кирәк. Сперматозоидларның яңа сәламәт буыны үссен өчен 10 атна вакыт таләп ителә. Малайларга кайнар ваннада бик озак утырырга ярамый. Ир-атлар өчен салкын тию, ангина, грипп авырулары да куркыныч.

Авыру кичергәннән соң, 3 ай буе орлык сыекчасының сыйфаты начарлана. 5 ай вакыт узганнан соң гына репродуктив функция нормаль хәленә кайта.

Компьютер артында 4-5 сәгатьтән артык утыру — җенес бизләренең чамадан тыш җылынуына китерә һәм бу аларның функциясенә тискәре тәэсир итә. Шул ук сәбәптән тәнне кысып тора торган плавкилар, трусиклар киеп йөрергә киңәш ителми.

Ир-атлар гормонын эшләп чыгара торган күзәнәкләргә алкоголь зыян ' китерә. Алкоголь гипогонадизмы (җенес гормоннары аз бүленеп чыгу нәтиҗәсендә, җенес әгъзалары һәм икенчел җенес билгеләре зәгыйфь үсеш алуга бәйле патологик халәт) дигән авыру бар — бу тестостерон эшләнеп ; чыгуының җиткелексезлеге дип тә санала. Аракы кебек көчле хәмерле, сыра кебек гормоннарга бай спиртлы эчемлекләр эчеп, ирләр үзләрен «печү»гә дучар итә. Алкоголь бигрәк тә җенси үсеш чорында куркыныч. | Хәзер төрле сулар салына торган пластик шешәләрдә эстрогенга охшаш / матдәләр бар. Алар репродуктив системаны көчәндерә, үзгәртә, шуның өчен гел мондый шешәләрдән су эчү белән мавыгырга ярамый. Балаларның спорт белән шөгыльләнүе бик яхшы. Тик шунысын да белегез: авыр штангалар күтәрү малайларның орлык баулары (семенной 5 канатик) веналарының варикоз киңәюенә китерә, соңыннан бу бала ясау функциясе бозылуга да китерергә мөмкин.

Крипторхизм авыруы булганда, операцияне 3 яшькә кадәр ясау яхшы.

Паротит белән авырган малай урын өстендә ятып дәваланырга тиеш.

Аңа бу вакыт физик йөкләнешләрдән (спорт уеннары, бакча хезмәте һ.б.) тыелып торырга кирәк.

Яшүсмерләргә җенес бизләрен травмалардан саклау шарт. Травма алга , таба аутоиммун үрчемсезлеккә китерергә мөмкин. Бәвел чыкканда аз гына авырту сизелсә дә, хирургка, урологка, андрологка мөрәҗәгать итәргә оялмаска кирәклеген малайларга һәрдаим аңлата килегез, җенси якынлык вакытында саклану кирәклеге турында кат-кат кисәтү зыян итмәс, чөнки җенси юллар белән бирелә торган авыру йогарга, нәтиҗәдә бу репродуктив ' функциягә тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Наркотик, алкоголь, тәмәке тарту җенес органнарына зыян китерүе турында да еш искәртегез. 1 Ата-аналар белеп торырга тиеш: баланың авырлыгы кирәгеннән артык булу, җенес әгъзаларының үсеше тоткарлану, 13-14 яшьтәге баланың икенчел җенес билгеләре булмавы — табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп булып тора.

Мәсьәләнең җитди булуына карамастан, ирләрнең үрчемсезлеге хатын-кызларныкына караганда дәвага җиңелрәк бирелә. Антибиотиклар, гормоннар, иммунитетны коррекцияләү, сперматозоидларга тоткарсыз узарга мөмкинлек булсын өчен ясалган микрохирургик операцияләр яхшы нәтиҗә бирә. Сперматозоидлар бик аз булганда, ирләрнең күкәеннән бер сперматозоидны алып, ясалма аталандыру уздырып була.

Проблемалары булган ир-атларга андрологка күренергә тәкъдим ителә. Тикшерү уздыру вакытында спермограмма ясыйлар, аннан сперматозоидларның күләме һәм аларның җитезлеге беленә.

Тикшерүгә барганчы әзерләнергә кирәк: җенси тормыштан 3-4 көн (бер атнадан артык түгел) тыелып торыгыз, алкоголь, дарулар эчмәгез, эссе мунчада, кайнар ваннада юынмагыз һәм бик әче, майлы ризыклар ашамый торыгыз. Табибка баргач, канда гормоннар дәрәҗәсен, иммунлык статусын, ультратавыш аппараты белән җенси органнарны тикшерергә кирәк.

Үрчемсезлекнең профилактикасы — инфекцияле авырулардан, җенси юллар аркылы бирелә торган инфекцияләрдән, ялкынсынулардан, травмалардан саклану мөһим. Производстводагы химик матдәләрдән дә куркыныч янаганын искә алыгыз. Кайбер медикаментлар (антибиотиклар, сульфаниламидлар, гормоннар, анаболиклар) йөккә узу сәләтенә тискәре йогынты ясый. Сәламәт җенси тормышка стресслар һәм чиктән тыш авыр физик хезмәт тә тоткарлык булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]