Ирнур
| Ирнур | |
|---|---|
| Рәсми тел | чирмеш теле һәм рус теле |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Портянур авылы җирлеге[d] |
| Сәгать поясы | UTC+03:00 |
| Халык саны | 500 (2010)[1] |
| Почта индексы | 425578 |
| Беренче язма телгә алу | 1719 |
Ирнур яки Яңавыл[2] (чирм. Ернур, рус. Ирнур) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Административ бүленеш ягыннан Портянур авылы җирлеге составына керә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Иделнең сул кушылдыгы Илләт елгасы кушылдыгы Бәрәңге елгасының сул ярында, 88Н-11004 автомобиль юлында[4], җирлекнең административ үзәге Бәрәңге бистәсеннән 200 м көньяктарак урнашкан.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы −14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.
Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.[5]
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ирнур авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә.[6]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XVIII гасыр башында торак пункт Казан губернасы Казан өязе Алат юлының Лаж волостена, 1762 елда Казан өязе Әтнә волостена, XVIII гасыр ахырында Вятка губернасы Уржум өязе Бәрәңге волостена карый. XIX гасырда Уржум өязенең Төрек волосте составына керә. 1920 елда Мари АӨ составына кертелә. Сернур, 1924 елдан Мари-Төрек кантоннары составында була, 1931 елдан — Бәрәңге районында.[7]
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр уртасындагы беренче документларда Ире елгасы буендагы «Ирь татар» авылы телгә алына. Авылны рәсми рәвештә «Ирнур» дип атыйлар, мари теленнән тәрҗемә иткәндә ул «Ир (Ировка) елгасы буендагы кыр» дигәнне аңлата.[8]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Җирле халык Ирнур авылына 1659 елда нигез салынган дип саный. XVII гасырның икенче яртысында Казан аръягыннан татарлар күчеп килгәнче, биредә марилар яшәгән.[8]
1719 елдан телгә алына. 1801 елда биредә 84 кеше исәпкә алынган.[8]
1859 елда Ирнур авылының 51 йортында 166 ир-ат һәм 149 хатын-кыз җан исәпләнә. 10 елдан соң йортлар саны 97 гә, халык саны 473 кешегә җиткән, шуларның алтысы руслар булган. Крестьяннар 194 ат, 291 баш мөгезле эре терлек, 288 сарык, 50 кәҗә, 12 умарта кортлары асраганнар, алар 3 пот бал, 44 кадак балавыз биргәннәр. Авылның Копшерка елгасы буенда су тегермәне булган.[8]
1876 елда басылып чыккан «1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә» торак пункт Нократ губернасы Уржум өязенең Ирнур казна авылы буларак телгә алына. Ир елгасы буенда, Иске Казан коммерция юлының уң ягында, өяз шәһәре Уржумнан 64 чакрым һәм казна авылы Төрек авылындагы станоклы фатирдан 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда, 87 йортта 485 кеше (242 ир-ат һәм 243 хатын-кыз) яшәгән, мәчет булган.[9]
1884 елда 138 йорт исәпләнгән, 1905 елда 176 йортта 1001 кеше яшәгән, барысы да татарлар. 1924 елда Ирнурда 1242 кеше (257 йорт), 1940 елда 1194 кеше (249 хуҗалык) яшәгән. 2003 елда авылда 187 йорт исәпләнгән. Совет чорында «Алга», «Яңа тормыш» һәм «Яңа юл» колхозлары эшләгән.[10]
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Халык саны |
|---|
| 2010[11] |
| 500 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 565 кешедән 99 % тәшкил иткән.[12] 2010 елда 500 кеше яшәгән.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авылда агач Җәмигъ мәчет 1859 елдан билгеле, аның каршында мәдрәсә дә була.[8]
1869 елда авылда Коръән өйрәнү буенча 4 шәхси мәктәп тә эшләгән, анда 110 бала укыган, шул исәптән 43 малай, 67 кыз.[8]
1997 елдан таш мәчет эшли.[8]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Муса Галләмов (1992), спортчы (көрәш), дөнья чемпионы. Россиянең спорт мастеры (2015).
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
- ↑ Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник/[отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2016. — 329, [5] с. + 1 л. карта.]
- ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Lyazhberdino. GeoNames.
- ↑ Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2023-08-15 тикшерелгән.
- ↑ Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
- ↑ Деревня Ляжбердино (Лажы, починок Ляжбердино).
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 Тулырак «Родная Нократ» сайтында.
- ↑ Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов, 1876
- ↑ История сел и деревень Республики Марий Эл. Параньгинский район: Сборник документальных очерков. — Йошкар-Ола: Комитет Республики Марий Эл по делам архивов, Государственный архив Республики Марий Эл, администрация муниципального образования «Параньгинский район», 2004. — 320 с.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1876. — Вып. X : Вятская губерния / Обработан Старшим редактором Е. Огородниковым. — CXXV, [2], 1 л. к., табл:993 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
