Иртеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иртеш latin yazuında])
(Иртыш битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иртеш
рус. Иртыш, кит. 额尔齐斯河, каз. Ертіс
Характеристика
Озынлык 4248 км
Бассейн 1 643 000 км²
Су чыгымы 3000 м³/с (тамагында)
Су агымы
Баш Ялгызагат-Хэ һәм Ул-Тургэн-Хэ
 · Урнашкан урыны Монголия-Кытай чиге
 · Координатлар 47°24′52.30″ т. к. 90°12'55.96" кч. о. (G) (T)
Тамак Об
 · Урнашкан урыны Ханты-Мансийск
 · Биеклек 17,8 м
 · Координатлар 61°4′50″ т. к. 68°49'50" кч. о. (G) (T)
Урнашу
Су системасы Об → Кара диңгезе

Кытай Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
Казакъстан Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Павлодар өлкәсе
Русия Омск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Хант-Манси — Югра автономияле бүлгесе
Иртеш (Русия)
Blue 0080ff pog.svg
баш
Blue pog.svg
тамак
[[:commons:Category:Commons-logo.svg Irtysh River Викиҗентыкта|Иртеш Викиҗыентыкта]]

Иртеш (рус. Иртыш, каз. Ертіс, кыт. 额尔齐斯河 — É'ěrqísī hé, Себ. Эйәртеш) — Кытай, Казакъстан һәм Русия территориясеннән ага торган елга, Об елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 4248 км, бассейнының мәйданы 1643 мең км².

Монголия Алтае тауларыннан (Кытай) башлап, Зәйсән күленә койганга кадәр Кара Иртеш дип атала. Иртеш югары агымында тигезләрдән һәм таулар арасыннан ага. Үскәмән (Уст-Каменогорск) ГЭС вә Бухтарма ГЭС төзелеше сәбәпле елга Үскәмән шәһәренә кадәр Иртеш эре сусаклагычына әйләндерелгән; Бухтарма сусаклагычы составына Зәйсән күле керә. Үскәмәннән түбәнрәк Иртеш үзәне киңәя. Шул өлештә Иртешкә һәм аның сусаклагычларына Калжир, Курчум, Нарим, Бухтарма, Өлбе, Уба елгалары (уңнан), Кызылсу, Чар елгалары (сулдан) коялар. Симәйдән түбәнрәк Иртеш даладан ага. Бу җирдә ўңнан Ом, сулдан Ишем, Тубыл кушылалар.

Иртеш кар, боз һәм яңгыр сулардан туена. Уртача су чыгымы Тубылда 2150 м³/сек. Югары агымында ноябрь азагында, кою җирендә ноябрь башында боз белән каплана, апрельдә боз китә. Иртешдан Караганда шәһәргә кадәр озынлыгы 451 км канал төзелгән. Иртештә балык күп. Кою урыныннан 3784 км аралыгында көймәләр йөрешле. Иртеш буенда Үскәмән, Симәй, Павлодар, Омск, Тубыл, Ханты-Мансийск шәһәрләре урнашкан.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]