Ирәндек (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирәндек (җыр) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Ирәндек»
Җыр
Язылган XVIII гасыр уртасы
Көйязар(лар) халык көе
Сүзләр авторы халык сүзләре

«Ирәндек» (баш. Ирәндек) — башкорт халык җыры, кыска көй. Дәртле бию көйле борынгы сунарчы җыры. Куплет формалы һәм зур булмаган диапазонлы көйгә ачык ритм, югарыга омтылучы интонация һәм җитез темп хас.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырның тексты

Һай!.. Иртәнчәккәй торып, бер карасам,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Чаң-чаң итә Ирәндек бөркете,
Һай!.. Чаң-чаң итә Ирәндек бөркете.
Өмет өзмәгез, дуслар, бу дөньядан,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Бәйрәм булып китәр бер көнне,
Һай!.. Бәйрәм булып китәр бер көнне.

Һай!.. Ат башкае белән ир башкае,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Эчәр суы бетмәсә, бер кайта.
Һай!..Эчәр суы бетмәсә, бер кайта.
Кыз балакай китсә, һич кайта алмый,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Ят җирләрдә башын картайта,
Һай!..Ят җирләрдә башын картайта.

Һай!.. Иркәләрмен, дидем, кич килермен, дидем,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Картлар күрер, ярамый, җаным, ди.
Һай!..Картлар күрер, ярамый, җаным, ди.
Һай!.. Сул битеннән үзен суырып үптем,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Картлар безгә карамый, җаным, дип,
Һай!..Картлар безгә карамый, җаным, дип.

Беренче тапкыр С. Габәши язып ала һәм «Башкорт халык җырлары» (1935) җыентыгында бастыра. Бу җыр төрле елларда Л. Н. Лебединский, И. В. Салтыков, Г. З. Сөләймәнов, Хөсәен Әхмәтов тарафыннан язып алынган. Җыр һәм инструменталь көй вариантларын К. М. Дияровтан Ф. Х. Камаев язып ала.

Риваятьларнең берсе буенча, «Ирәндек»не XVIII гасыр уртасында Ирәндек сырты матурлыгына хәйран калган тотучы Болгар иҗат иткән.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ирәндек» җырының сүзләре кантоннар заманында иҗат ителгән «Әрме» халык җырында кабатлана. Әлеге җырда линия хезмәтенең һәм хәрби походның авырлыгын үз җилкәсендә татыган исемсез каһарман үзенең ил-йортын сагына, шунда кайтырга ашкына, гомеренең заяга үтүеннән зарлана[1]:

« Иртәнчәккәй торып, тышка чыксам,

Күренеп тора Ирәндек үңере.
Егерме биш ел гомер аз димәгез,

Егерме биш ел — ирләр гомере
«Әрме» җыры (фрагмент)
»

.

Җырны башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ирәндек» җырын Р. Ә. Гәрәев, Гали Хәмзин, Ф. Ф. Гәрәев, А. Г. Галимов, Ф. З. Салихов, Г. С. Хәбибуллин, Флюра Килдиярова, Мәүләтбай Гайнетдинов һ. б. башкара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С. Галин. Тел ачкычы — халыкта. Уфа: «Китап», 1999, 107нче бит. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)