Эчтәлеккә күчү

Иса

53°59′47″ т. к. 44°19′09″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иса latin yazuında])
Иса
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Зур Иса авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Зур Иса авыл җирлеге[d][1]
Халык саны 678 (2002)[2],
533 (2010)[2]
Почта индексы 431912
Карта

Иса (рус. Большая Поляна) — Мордовиянең Кадошкин районына керүче татар авылы. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне Темников татарлары салган. Биләмәләре тирә-як рус һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан. Насакан-Потьма авылы белән бер авыл советы тәшкил итә.

Иса авылы Исса елгасы буена, Тарса кушылган җирдә урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.[3]

1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 рус, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр.

1869 елга авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Олы Иса. 1913 елда 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм волость үзәге урнашкан.[4] Усман-бай Килдиев төзегән 200 урынлык волость хастаханәсе, 1906 елда ачылган казна мәктәбе.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1856-09-14 Гыйниятулла Муса улы Капкаев дин хадиме 1930-03-21 Уфа
1890 Хәмзә Долотказин укытучы 1976 Камышлы
1894 Сөләйман Җангалиев Мәскәү университетының медицина факультеты
И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
укытучы Казан дәүләт медицина университеты 1938-09-14 Казан
1901-06-15 Гали Дәүләтказин 1988-05-01 Казан
1919-04-12 Абдулла Кротов баянчы
җырчы
2005-01-17 Иса
Кадошкин районы
1928-12-29 Lidiya Mozzhukhina цирк артисты
illusionist
2016-12-18 Мәскәү
1935-11-18 Кәрим Долотказин Казан (Идел буе) федераль университеты доцент Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 2022-09-06 Казан
1947-06-18 Рива Рюдиссер журналист Radio Free Europe
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.