Эчтәлеккә күчү

Иса Хәбиббәйли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иса Хәбиббәйли latin yazuında])
Иса Хәбиббәйли
Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе
президенты
Вазыйфага керешкән
2022 елның 25 октябре
Аңа кадәр Рамиз Мехтиев[d]
Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе III, IV, V һәм VI чакырылыш депутаты
Вазыйфага керешкән
2005 елдан
Шәхси мәгълүмат
Туган 16 октябрь 1949(1949-10-16) (76 яшь)
СССР, Азәрбайҗан ССР, Нахчыван Автономияле Республикасы , Шәрур районы[d], Данзик
Сәяси фирка Яңа Азәрбайҗан[d]
Белем Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты[d] (Нахчыван филиалы)

Иса Хәбиббәйли, Иса Әкбәр улы Хәбиббәйли (әзери. İsa Əkbər oğlu Həbibbəyli; 1949 елның 16 октябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Нахчыван АССР, Шәрур районы, Данзик) ― Азәрбайҗан галиме – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, академик, Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе президенты (2022 елдан)[1]. Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклесе (1999), III, IV, V, VI чакырылыш Милли Мәҗлес депутаты[2]. Азәрбайҗан Язучылар берлеге һәм Азәрбайҗан Журналистлар берлеге әгъзасы. Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклесе (1999).

1949 елның 16 октябрендә Нахчыван АССР Шәрур районы Данзик авылында туган.

1971 елда Азәрбайҗан дәүләт педагогика институтының Нахчыван филиалы филология факультетын тәмамлаган (кызыл диплом белән).

1978 елда «Әдәбият теориясе» белгечлеге буенча Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең Низами исемендәге Әдәбият институтының[d] аспирантурасын тәмамлаган. Кандидатлык диссертациясе темасы: «XX гасыр башында Азәрбайҗанның романтик лирикасы» (1980). Шунда ук «Азәрбайҗан әдәбияты тарихы» белгечлеге буенча докторантура тәмамлаган. Докторлык диссертациясе темасы: «Җәлил Мәмәдкулизадә: мохит һәм замандашлар».

1971 елдан Шoрур районы урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

1975 елдан ― Нахчыван дәүләт университетында укытучы, өлкән укытучы, доцент, университетның фәнни эшләр буенча проректоры (1991―1996), ректоры (1996―2013).

2001 елдан Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (белгечлеге: Азәрбайҗан әдәбияты). 2003 елдан Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (белгечлеге: әдәбият белеме). Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе вице-президенты (2013―2019). Азәрбайҗан МФА гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр буенча беренче вице-президенты (2019―2020).

Низами исемендәге Әдәбият институты директоры (2013 елдан)[3].

Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе президенты (2022 елның 25 октябреннән)[4].

Гыйльми кызыксынулары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Фәнни кызыксынулары Азәрбайҗан әдәбияты тарихы белән бәйле. 12 монография, урта мәктәп өчен 1 дәреслек, 28 брошюра авторы. Хезмәтләре шулай ук инглиз, француз, рус, төрек, гарәп, фарсы, урду, болгар, венгр, литва һәм башка телләрдә бастырылган. 89 китап, 1 428 мәкалә һәм чит илләрдә дөнья күргән 212 мәкалә авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 1999 ― Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклесе[5]
  • 2007 ― Шөһрәт ордены[6]
  • 2009 ― Шәрәф ордены[7]
  • 2019 ― 1нче дәрәҗә «Ватанга хезмәт өчен» ордены[8].

Гаиләле. 3 бала атасы.

  1. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики Об утверждении И.А.Габиббейли на должность президента Национальной Академии Наук Азербайджана » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики.
  2. Həbibbəyli İsa Əkbər oğlu. Azərbaycan Respublikasının Milli Məclisi.
  3. Габиббейли, Иса Акпер оглы // Национальная академия наук Азербайджана.
  4. Академик Иса Габиббейли стал президентом НАНА.
  5. Naxçıvan Muxtar Respublikasının elm, mədəniyyat və ədəbiyyat xadimlərinə fəxri adların verilməsi haqqında.
  6. РАСПОРЯЖЕНИЕ ПРЕЗИДЕНТА АЗЕРБАЙДЖАНСКОЙ РЕСПУБЛИКИ О НАГРАЖДЕНИИ СОТРУДНИКОВ НАХЧЫВАНСКОГО ГОСУДАРСТВЕННОГО УНИВЕРСИТЕТА.
  7. РАСПОРЯЖЕНИЕ ПРЕЗИДЕНТА АЗЕРБАЙДЖАНСКОЙ РЕСПУБЛИКИ О НАГРАЖДЕНИИ ЛИЦ, ИМЕЮЩИХ ЗАСЛУГИ В СОЦИАЛЬНО-ЭКОНОМИЧЕСКОМ РАЗВИТИИ НАХЧЫВАНСКОЙ АВТОНОМНОЙ РЕСПУБЛИКИ
  8. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики О награждении И.А.Габиббейли орденом «За службу Отечеству» 1-й степени.