Исемдә калганнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исемдә калганнар latin yazuında])

«Исемдә калганнар» - Габдулла Тукайның 1909 елда язылган автобиографик повесте.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 1909 елда Казанда, «Үрнәк» матбагасында аерым китап булып чыга. Китапның ахырында «Ахыры икенче җөзьәдә» [1] дип язылган. Әмма Тукай әсәренең икенче бүлеген язмый кала.

Икенче басмасы 1915 елда чыккан. [2] Ә аңа кадәр 1914 елда «Габдулла Тукай мәҗмүгаи асәре» җыентыгында басыла. [3] Совет чорында беренче тапкыр Ф.Сәйфи-Казанлы төзеп чыгарган «Г.Тукай әсәрләренең» 3 нче томына (1931) кертелгән. [4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. җөзьә – кисәк, бүлек
  2. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе
  3. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, 1914/Җәмал Вәлиди сүз башы белән
  4. Казан, «Яңалиф»

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төз.:Гали Халит, Рашат Гайнанов, Лена Гайнанова, Рәис Даутов. — Казан: Тат.кит.нәшр, 1986. — Т. 5.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]