Иске Байсар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Байсар latin yazuında])
Иске Байсар
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°28'53.051"тн, 53°52'28.009"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 677 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423745
Автомобиль коды 16, 116
Рәсми сайт aktanish.ru/sp/sbay//sp/sbay/
Русча топонимы Старое Байсарово

Иске БайсарТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 30 км көньяк-көнбатыштарак, Сөн елгасы буенда.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

17 йөздә нигез салына. XVII гасырда авылларның атамалары, нигездә, этнонимнардан, төбәк-аймак һәм ыру (волость) атамаларыннан чыгып, Тамьян, Табын, Бүләк, Байлар, Енәй, Кыргыз, Сарайлы, Мин, Юрмий, Ирэкте дип атала. Шуңа күрә Бүләр дигән 5-7 авылның берсе соңыннан шушыда килеп урнашкан кеше исеме белән аталуы мөмкин. 1761 елда биргә ясаклы башкорт Байсар Казашев (Күҗәшев) урнаша[1]. 11нче башкорт кантонына, Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Бүләр волосы Бүләр түбәсенә карый, 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә. 1866 елда ырыу волослары бетерелгәч, авыл Байсар волосы составына керә һәм аның административ үзәге була. 17-19 йөзләрдә халкын асабалар һәм типтәрләр катлауы тәшкил итә, игенчелек, терлекчелек, кирпеч сугу, он тарту, чабата һәм ит сату белән шөгыльләнәләр. Крәстияннәр кузгалышы (1773-75) чорында авыл халкы Е.И. Пугачёв ягында көрәшә. 20 йөз башында Иске Байсарда волость идарәсе урнаша; 4 мәчет, кыз балалар һәм ир балалар мәктәпләре, икмәк һәм печән кабул итү пунктлары, ашлык саклау-сату кибете була; шимбә саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3878 дисәтинә тәшкил итә[1]. 1920 гә кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан — Актаныш, 1935 нең 10 февраленнән — Калинин, 1959 ның 12 октябреннән — Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән — Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[2][3][4][5][6][7][8]. 1795 елда 71 асаба башкорт, 330 кердәш башкорт, 78 типтәр исәпкә алынган. 1816 елда 80 йортта 418 башкорт яши, шул исәптән 11 йортта Бүләр волосы асабалары, 69 йортта — Енәй волосынан чыккан башкортлар. 1834 елда 108 йортта 575 башкорт исәпкә алынган. 1848 елда 109 йортта 629 башкорт, 41 йортта 200 типтәр яши. 1859 елда 1 331 башкорт, 84 типтәр була. 1870 елда 182 йортта 807 башкорт; 1902 елда — 807 башкорт һәм 935 хәрби дәрәжәле кердәш исәпләнә. 1905 елда Иске Байсар авылында 2 034 кеше була; 1912 елда 2 038 башкорт һәм типтәр исәпкә алына[1].

2010 елда 677 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1920 дә — 2169, 1926 да — 1885, 1938 дә — 1198, 1949 да — 752, 1958 дә — 1073, 1970 тә — 1046, 1979 да — 947, 1989 да — 717, 2002 дә — 663 кеше.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек, дуңгыз асрау.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәп.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[9]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]