Иске Барыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Барыш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Барыш
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кама Тамагы районы
Координатлар 55°18'28.98"N, 48°44'16.51"E
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 182 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422835
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Барышево

Иске БарышТатарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы авыл. Иске Барыш авылы район үзәге Кама Тамагы эшчеләр бистәсеннән 46 чакрым ераклыкта урнашкан. Иске Барыш авылы — җирле үзидарә үзәге.

Авылның урам исемнәре: Мәчет урамы, Кәҗә урамы, Кантур урамы, Әҗем ягы һ. б.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422835.

Иске Барыш авылы тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барыш атамасы тарихи белешмәләрдә шактый еш очрый. XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д. А. Корсаков белешмәсендә авыл Иске Барыш дип бирелгән һәм анда 69 йомышлы татар (аларның 3 дворовый кешеләре), 3 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдән күренгәнчә, Иске Барыш (Волгузино) авылындагы 114 хуҗалыкта 309 ир-ат һәм 311 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. 1898 елгы белешмәдә Иске Барыш атамасы янына җәя эчендә Волгузино атамасы өстәлгән һәм анда татарлар яшәгәнлеге күрсәтелгән. К. П. Берстель белешмәсендәге мәгълүматларга караганда, Иске Барыш (Югары Барыш) авылында 1217 татар кешесе көн күргән.

Олыларның кайберләре Иске Барыш авылының оешуын Болгар дәүләте таркалу белән, икенчеләре Казан ханлыгы җимерелү чорлары белән бәйләп аңлата.

Иске Барыш халкы башта тау башына килеп утырган, Алгазы исемле бер бистә булып яшәгән. Ал газы бистәсе кешеләренең фамилиясе Волгазинский дип язылган (нәселләре хәзер дә бар). Кайбер тарихи белешмәләрдә Иске Барыш атамасы янына җәяләр эченә «Волгузино» сүзе дә язылган.

Иске зират урынында морзалар яшәгән, дип сөйли авыл олылары. Ясаклы Барышта (Түбән Барыш) ясаклы татарлар яшәгән. Алар морзаларны куганнар һәм иске зират урынына килеп утырганнар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигать һәм тирә-як[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кала тау өстендә элеккеге зират бар. Халык аны изге зират дип йөртә. Авылда керәшен зираты да бар. Ләкин керәшеннәр күптән инде кире мөселманлыкка кайтканнар.

Иске Барыш янында елга-инешләр, күл, сазлык, чишмә-кизләүләр, тау һәм ышналар шактый. Алар исемнәре мәгълүм дәрәҗәдә авылның тарихын һәм көнкүрешен чагылдыралар.

Авыл янында Үләмә елгасы, Мәми елгасы, Таш елга, Кирәмәт суы, Шарылдавык чокыры, Тирмән суы, Изгеләр суы, Бәке башы суы, Бола елгасы, Алгазы чокыры, Келәт елгасы, Табанак елга, Кырын юл буе елгасы һ. б.; чишмә-кизләүләр: Таш елга башы чишмәсе, Төпсез чишмә, Киндер кизләве, Чишмә (Черныш алпавыты чишмәсе), Шәмкә улагы, Мәчет улагы, Хиси кизләве, Таш елга чишмәсе, Кирәмәт чишмәсе, Тавык чишмәсе, Алгазы чишмәсе һ. б.; күлләр: Шоңгаты күле, Шәм күле Һ.6.; сазлыклар: Госман чалуы (сазлык), Кирәмәт сазлыгы, Таш елга башындагы сазлык Һ.6.; таулар: Чияле тау, Ашакшар тавы, Кирәмәт тавы, Морзалаш тавы, Кала тау, Акчалы тау һ. б.; басулар: Әҗем басуы, Чуашлар басуы, Тау басуы, Яңа ышна, Кирәмәттән югары ышна; юллар: Кырын юл, Ашакшар юлы, Казан юлы, Әҗем юлы, Барыш юлы, Кыртапа юлы, Казиле юлы, Әлмәндәр юлы һ. б. бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.