Иске Бикчәнтәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Бикчәнтәй latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Бикчәнтәй
Халык саны 129 (Башкортлар, 1795), 74 (1795, Типтәрләр), 79 (1816, Башкортлар), 47 (1816, Типтәрләр), 1 (1816, Мишәрләр), 235 (1834, Башкортлар), 90 (1834, Типтәрләр), 313 (1848, Башкортлар), 177 (1848, Типтәрләр), 600 (1859, Башкортлар), 129 (1859, Кердәшләр), 705 (1870, Башкортлар), 365 (1902), 739 (1905), 2028 (1912, ТиптәрләрEdit this on Wikidata
География
АТБ Әтәс авыл җирлеге
Ил Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, Россия
ГАТОБК коды 92205000013 Edit this on Wikidata
ГМБТК коды 92605411111 Edit this on Wikidata
Почта индексы 423737 Edit this on Wikidata
Русча топонимы Старое Бикчентаево

Иске БикчәнтәйТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423737.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләр ыруы башкортлары нигез салган Иске Бикчәнтәй авылы 1736 елдан билгеле, шулай ук анда байлар ыруы вәкилләре дә яши[1]. Авыл Бүләр улусының Бүләр түбәсенә, соңрак бу улус Ырынбур губернасы Минзәлә өязенә карый. 1865 елда Минзәлә өязе Уфа губернасына керә. 1866 елда нәсел улустары бетерелгәч, авыл Байсар улусы составына керә.

Авыл кешеләре 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

1870 елда авылда мәчет (1802 елдан билгеле), мәктәп (1837 елда ачыла), 2 җил тегермәне теркәлгән[1].

Административ-территориаль королышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елда авыл яңа оештырылган Татар АССР-ның Минзәлә кантоны составына керә. 1930 елдан Актаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составында була.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[2][3][4][5][6][7][8]. 1795 елда 15 йортта - 129 башкорт, 19 йортта - 70, 1 йортта 4 типтәр исәпкә алына. 1816 елда башкортлар - 79, типтәрләр - 47, мишәрләр - 1. 1834 елда - 235 башкорт, 90 типтәр. 1848 елда 48 йортта - 313 башкорт, 32 йортта 177 типтәр була. 1859 елда - 129 хәрби дәрәҗәдәге кердәш, башка хезмәтләр буенча 600 башкорт исәпкә кертелә. 1870 елда 131 йортта 705 башкорт була. 1902 елда 142 йортта 365 кеше яши. 1905 елда 143 йортта 739 кеше. 1912 елда барлык халык ялгыш типтәрләргә (168 йортта 2 028 кеше) кертелә[1].

Билгеле шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәхтияр Мадияр улы Аетов — хәрби эшлекле. 1807 елгы Рус-прусс-француз сугышында, 19нчы Башкорт полкы составында 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы. «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры.
  • Ногманнасир Мадияр улы Бикчурин (1782—?) — хәрби эшлекле. 5нче Башкорт полкы составында 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы. «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры[9].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[10]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]