Иске Богады тарихы (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Богады тарихы (Татарстан) latin yazuında])

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тарихының башы хакында шундый риваять бар. Мумышмөхәммәт дигән егет Агыйдел буйлап салда йөзеп төшә, оя корыр урын күзәтеп бара. Шәбез елгасы тамагында йомычкалар акканны күреп, шунда туктала, елга буйлап менеп китә. Бер урында 3 кызы белән генә яшәгән Гәрәй карт белән очраша. Егетне җылы кабул итә карт, ялчы хезмәтенә ала. Вакытлар узгач, аңа кече кызын биреп, хәзерге Богады урнашкан биләмәсен аларга тапшыра. Кияү белән кыз шунда өй салып, балалар үстерәләр, авыл зурая, аларның нәселен дәвам итүчеләр башка җирләргә күчеп, яңа авыллар салалар.

Зираттагы борынгы кабер ташындагы язулар буенча 1955 елларда авылның аксакаллары Шәйхелислам, Зәйнетдин бабайлар Иске Богады 500 ел элек барлыкка килгән дип әйтеп калдырганнар. Дөрестән дә авыл бик борынгы. 1236 елда – Батый хан, 1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре белән Биләр (Бүләр) һәм Болгарны җимергәч, ул яктан әлеге якларга качаклар килү көчәя. Богады кабиләсе вәкилләре дә Чулман, Агыйдел буйларында үзләренә яшәү урыннары табалар. 1749 елда Богадыдан Сөеш Солтановның үз иптәшләре белән мир җыены ризалыгында, сөрүчелек, печәнлек җирләре, аннары Сарсаз авыллары җирләре булган хәлдә, Иске Пьяный Бор крестьяннары Данила Ларионовка, Вохмин улына запись бирүләре богадыларның Чулман буенда биләмәләре булуны раслый.

XVIII-XIX гасырларда Иске Богады халкы катлам (сословие) ягыннан вотчиналы башкортлар категориясенә кергәннәр (1747 һәм 1762 еллардагы кеше санын алуы буенча шулай ук типтәрләр дщ теркәлгән). Бу вакытта халыкның төп шөгыле булып җир эшкәртү һәм терлекчелек булган. Авылның күп кенә җирләре, урманнар (XVIII гасыр ахыры – XIX г. башында – 10300 дисәтин), балык тоту биләмәләре башка авыл крестьяннарына арендага бирелеп тора. 1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет (1836 елдан билгеле) , мәктәп (1853 елда ачыла), су тегермәне эшләп килә. 1911 елда ике мәчет була. Бу чорда авыл җәмәгатенең 3972 дисәтин имана җире теркәлә.

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда була. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында. Бүгенге көндә әлеге авыл Иске Богады авыл җирлегенең үзәге булып тора. 1930 елда авылда, соңыннан үзенең исемен берничә тапкыр үзгәрткән Ленин исемендәге колхоз оеша. 1931 елда Яңа Богады һәм Иске Богады бер авыл советына берләшә. 1958 елда авыл радиолаштырыла. 1963 елда Иске Богады дәүләт электр челтәренә тоташтырыла. 1973 елда хуҗалыкларга газ керә.

1994-2002 елларда “Бугады” кооперативлар берләшмәсе, соңрак ҖЧҖ “Тамыр” барлыкка килә. Халыкның күпчелеге ҖЧҖ “Тамыр” да (үсемлек үстерү, терлекчелек) эшли.

1924 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. 1960 елда ул сигезеллыкка, ә 1966 елда урта мәктәпкә (1977 елда яңа бина төзелә) үзгәртелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х. Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С. Сабирҗанов. – Казан: “ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты” дәүләт учреждениясе, 2010. – 2 т.: Г-Й. - 656 б.
  • Муратов Ф.М., Хуҗин Й.Ә. Актаныш – туган җирем. – Казан, 2010. – 503 б.
  • Старые Бугады//Населенные пункты Республики Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия. — Казань, 2018. — Т.1. — сс.190-191
  • http://www.ite.antat.ru/articles/punkt_s/s_287.shtml