Иске Васильевка
Иске Васильевка | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Әлшәй районы |
Координатлар | 53°52'46"N, 54°46'47"E |
Беренче телгә алу | 1746 |
Халык саны | 295 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Сәгать кушагы | UTC+5, җәен UTC +6 |
Почта индексы | 452103 |
Иске Васильевка — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Мәндән авыл җирлегенә карый.
2009 елның 1 гыйнварына 295 кеше яшәгән[1].
Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иске Васильевка беренче кат 1746 елны исәпкә алына. Ул елны Васильевка типтәрләренең башкортлардан җир алу турындагы килешүе рәсми рәвештә, Уфа канцеляриясендә теркәлә.
1779 елны халыкның бөр өлеше аерылып яңа урынга, Мәнәүз елгасы буенда авыл төзи. Ул элек Яңа Васильевка дип аталса, хәзер Усак-Кичү дип атала. Ул Бишбүләк районына карый.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1795 елда үткән ревизия документлары буенча Иске Васильевкада 114 кеше яши (61 башкорт һәм 53 типтәр);
1859 елда – 331 кеше (типтәрләр);
1870 елда – 393 (типтәрләр),
1859 елда - 2161 (типтәрләр),
1917 елда Бәләбәй өязе Гайниямак волосте Иске Васильевкада 148 хуҗалыкта 919 кеше яши. Шул исәптән 615 - типтәрләр, 304 – мишәрләр.[2]
Өч ел үтүгә, 1920 елда яңа сан алу вакытында Иске Васильевкада кеше саны күпмедер кимегән: 166 йортта 930 кеше яши. Бу юлы алар тулысынча диярлек башкортлар итеп язылалар.[3]
1959 елда – 673 кеше (татарлар)
1989 елда – 355 (татарлар)
Гомуми демографик күрсәткечләр[1] | |||||
Халык | 2002—2009 еллар арасында үзгәрешләр | ||||
2002 | 2009 | кеше | % | ||
301 | 295 | -6 | -1,99 |
Рәсми рәвештә (2002 елда) Иске Васильевкада 86% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.
Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- район үзәгенә кадәр (Раевский): 33 км
- авыл советы үзәгенә кадәр (Мәндән): 3 км
- тимер юл станциясенә (Шафраново): 18 км
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009(үле сылтама)