Иске Задур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Задур latin yazuında])
Иске Задур
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чүпрәле районы
Координатлар 54°42'тн, 47°38'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 79 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422478
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старая Задоровка

Иске ЗадурТатарстан Республикасының Чүпрәле районындагы татар авылы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Иске Задур һәм Яңа Задур (Старая, Новая Задоровка) исемле авыллар Татарстан Республикасы Чүпрәле районы составына керә. 1917 ел революциясенә кадәр ул Сембер губернасы Буа волостена кергән. “Көнбатыш диалектта “Задур” сүзе “чая”, “кыю” мәгънәсен аңлата. Сүз рус теле аша кергән. Ул авылда беренче кешеләрнең характерын ачыклау сыйфаты булган дип фаразлыйлар. В.К. Магницкий “Список селений мишар в Буинском уезде Симбирской губернии” исемле мәкаләсендә бу хакта болай дип күрсәтә: “Задурка, чув. Сатурка (сатур/чув/ -проворный)[1]. Билгеле булганча, Булгар ханлыгын монголлар басып алгач, аның шактый халкы кысрыкланып, яшәү өчен ераккарак китеп урын эзли башлаган. Хәзерге Иске Задур авылы урнашкан авыл ул чорда күлләр, урманнарга шактый бай урын булып, качып килүчеләр күңеленә хуш килгәндер ди исәпләнелә. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, монда элекке Булгар ханлыгы үзәгендәрәк яшәүче кабан, шокран һәм ногай ыруыннан булган өч гаилә вәкилләре килеп нигез кора. Бу җирдә яшәүче җирле халык – чуашлар: “мен тусса килдени?” дип сорагач, “заири” дип җавап биргәннәр имеш. Гарәпчә, - “заир” – “хәл белергә” килү мәгънәсен аңлата. Күрәсең, бу кешеләрнең исәбе хәл белү генә булгандыр. Әмма, урын ошаганга, шунда яшәп калганнар. Шуңа да бу авылны “заир” нигезендә “задурга” әверелгәннәрдер. Монда килүче гаярь ир-затларның холкында да чуашларның сатур (проворность) сыйфатлары туры килүе авыл атамасының шулай булуына туры килгән дип гөман кылып була. Якташыбыз галим Әхмәт Булатов бу авылда “Нугай очы” дип аталган урын барлыгын истә алып, аның мондагы мишәр авылларыннан борынгырак булуын искәртә. Һәрхәлдә, ул Казан ханлыгы чорыннан соңгы түгелдер. Бу тирәдәге урманнар киселеп, каралты-кура ясар өчен файдаланылган, күлләр кибеп беткән, алар урынына җир асты сулы буш елгалар авылны бүлгәләп бетергән”.

“Татар энциклопедиясе сүзлегеннән” (Казан, 1999) күренгәнчә дә, Иске Задур (535б) Казан ханлыгы чорында оешкан булган. Башта килүче өч гаиләдән башланган торак пункт 12 йортка җиткәч, бу тирәдә эшкәртелгән җир мәйданнары кысан була башлый. Җир гаугасы килеп чыга. Шунда кабан ыруыннан булучылар нугай ыруының 5 гаиләсен авылдан читкә кысрыклап чыгаралар. Алар көнчыгышкарак китеп, шул ук “Имән елгасы” буенда урнашалар һәм яңа авылга нигез салалар. Бу авыл Яңа Задур дип атала. Ә баштагысы “Иске” сыйфаты белән йөртелә . 1801 елда Иске Задур һәм Иске Чүпрәле авылларыннан берничә гаилә Чынлы елгасы буенда Татар Саплыгы дигән авылга нигез салалар “Саплык” атамасын алар күршеләрендәге “Алешкин-Саплык”тан үзләштерәләр”. 1780 елда Иске Задур һәм Яңа Задур авыллары Сембер губернасының Тагай өязенә кергән. Бу вакытта Иске Задурда 225 йомышлы татар хуҗалыгы, ә Яңа Задурда 68 йомышлы татар хуҗалыгы һәм 11 керәшен татары хуҗалыгы исәпләнгән. Бу чорда һәр авылда диярлек керәшен татарлары булган, мәсәлән Яңа Чокалыда 3 хуҗалык, Иске Чокалыда 13 хуҗалык, Шатршанда -19, Яңа Элмәледә -8. Иске Задурның йорт саннары буенча иң зур булган вакыты (билгеле мәгълуматлар буенча) 1932 елда – 400 йорт, ә 1998 елга анда 43 йорт кала.

Иске Задурда ике мәхәллә - ике мәчет була. Казан шәһәре Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам музеендагы язмалардан күренгәнчә авылда егерменче гасырның утызынчы елларында ике дин эшлеклесе репрессияләнгән. Беренчесе (списокта 131 номер белән) – Бикколов Әхмәтсафа Фаткуллович, 1854 елда туган, крестьянин-кулак, мулла, имам. Икенчесе (списокта 132 номер белән) Бикколов Кадыйр Сафич, 1897 елда туган, мулла. Беренче мәчетнең төзелгән елы әлегә билгеле түгел, икенче мәчет 1923 елда, хәзерге мәчет торган урын тирәсендәрәк, салына. Аның имамы булып хәзрәтнең малае – Кадир билгеләнә. Әхмәтсафа Бикколов тирә-як авылларда билгеле атаклы хәзрәт булган. Ишан Бикколов Әхмәтсафа 1930 елда (11 январьдан 12 каршы төндә) кулга алына һәм гаиләсе белән бергә (хатыны һәм дүрт баласы - 15 яшьлек кыз (исеме билгесез), Вафа (1904 елда туган), (тагын икесенең исеме ачыкланмаган) Чита өлкәсе Кудема приискысындагы спецпоселениягә җибәреләләр. Вафа 1937 елда шуннан Колымага сөрелә (Ә. Бикколовны һәр атна пәнҗешәмбе көнне өендә җыелышлар ясавы, һәм шул ук вакытта дини вәгазьләр белән бергә сәяси сорауларны да күтәрүе өчен гаеплиләр) . Әхмәтсафа хәзрәтнең язмышы турындагы мәглүматлар каршылыклы. Интернетта китерелгән репрессияләнгән кешеләр исемлегендә ул сөргенгә сөрелгән дип санала. Шул ук вакытта, академик И.Таһиров үзенең «Очерки истории Татарстана и татарского народа» дигән хезмәтендә:

« Главным политическим управлением Татарской республики было сфабриковано обвинительное заключение по делу контрреволюционной организации в составе целого ряда «кулацко-мульских группировок». От дела были протянуты нити к опальному М. Султан-Галиеву и так или иначе знавшим его уроженцам края. В результате арестованы и предстали перед судом 95 человек. Один обвиняемый ишан С.Ф. Биккулов был приговорен к расстрелу, а его семья сослана в Сибирь. Более половины привлеченных к делу были осуждены на разные сроки пребывания в концлагере »

Авылда шулай ук риваять итеп - хәзрәтне кулга алгач ул камерада намаз укыган һәм шуннан соң юкка чыккан, урынында таягы гына калган дип сөйлиләр иде. Сөргенгә ике гаилә - Әхмәтсафа Бикколов һәм Кадыйр Бикколов гаиләләре (барысы бергә 11 кеше) сөрелә. Иске Задур авылында утызынчы еллар башында “Беренче май” күмәк хуҗалыгы оешкан. 1941-1945 еллардагы сугыштан соң һәм 1960-1970 елларда Иске Задур авылы перспективасыз авыллар исемлегенә кертелгәч авыл бик тиз кечерәя башлый. Татарстан буенча федераль дәүләт статистика хезмәте мәглүматлары буенча 2005 ел башында Иске Задур авылында 100 кеше яшәгән. 1990-2000 елларда колхозлар системасы таркалгач Задурның җирләрен райпога, фермерларга, ә калган җирләре 2007 елдан “Колос” агрофирмасы филиалы ООО “Алешкино”га бирелә.

Авылның танылган шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның танылган кешеләренә килгәндә, иң билгелесе:

  • Әхмәров Шиһаб Шарафетдин улы (Яңа Задур). Педагог, журналист, нәшир. 1908 – 1918 елларда «Сабах» нәшриятының баш редакторы, шул ук вакытта 1913 –1914 елларда “Мәктәп” журналы редакторы һәм нәшире (бастыручысы). Шәрык клубын оештыручыларның берсе. Татар телендәге әлифбалар, татарча басма китап тарихы буенча хезмәтләр авторы. Нахакка гаепләнеп репрессияләнгән, 1959 елда акланган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10 °C -10.2 °C -5.1 °C 5.5 °C 14.2 °C 19 °C 20.9 °C 18.6 °C 12.8 °C 4.9 °C -3.9 °C -9.3 °C 4.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.8 °C.[3]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.С. Субаев “Чүпрәле, узган еллар, үткән юллар” Чүпрәле 2000ел.
  • И.Ә. Гафаров “Туган як мирасы” Казан 2004ел.
  • Журнал «Гасырлар авазы - Эхо веков» 2006 2 -Газета “Республика Татарстан” 25.09.2001г. -Административно-территориальное деление Республики Татарстан: Статистический сборник / Татарстанстат РТ - Казань: Издательский центр Татарстанстата РТ 2005г. -Интернет. Simbir-archeo.narod.ru /…/tagai.htm. -Интернет. И. Миннулин. А. Минвалеев. Суфизм в советском Татарстане: к постановке проблемы.
  • [lists.memo.ru/d4/f296.htm “Списки жертв”]
  • Образовательный портал Министерства образования и науки РТ.
  • http://www.family-stories.net/html/saplyk1.html

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ”Известия общества археологии, истории и этнографии т. ХVII вып. 23 Казань 1901. 130стр.
  2. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  3. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.