Иске Корбаш
Внешний вид
Викибирелмәләрдә элемент юк |
Иске Корбаш (рус. Старые Курбаши) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Бүгенге көндә Мәлки авылы эчендә исәпләнә (авылның Ырым елгасының уң яры өлеше).[1]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла. Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Корбаш (Корбангали, Карабаш) дигән кеше белән бәйле.[2]
Авылда 1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча 24 йортта 106 кеше яшәгән.[3]
1918 елда Иске Корбаш авылы советы оеша, 1920 елда Мәлки авыл советына кушыла.[4]
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[6]
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исәп елы | Халык саны | Милли составы |
---|---|---|
1859 | 106 | мишәрләр[7] |
1907 | 650 | мишәрләр[8] |
Күренекле кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Александр Малов — журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.[9]
- Лена Бичарина (Бичарина Елена Исмәгыйль кызы) — татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (2001).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Исчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справоч - ник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с.
- ↑ Три брата - три деревни. История происхождения деревни Хозесаново Кайбицкого района.
- ↑ Список населённых мест Российской империи по сведениям 1859–1873 годов.
- ↑ Молькеевское сельское поселение. История сельского поселения., archived from the original on 2022-05-11, retrieved 2022-07-13
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ Список селений Казанской губернии (1910–1914).
- ↑ Список селений Казанской губернии (1910–1914).
- ↑ В Союзе журналистов республики прошла презентация автобиографической книги журналиста Александра Малова "По маршрутам опалённой молодости"., archived from the original on 2020-07-29, retrieved 2022-07-13