Иске Кормаш (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кормаш (Татарстан) latin yazuında])
Иске Кормаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°40'0"тн, 53°45'40"кнч
Авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразыев
Нигезләнгән 1550 нче еллар
Беренче телгә алу 1750
Элеккеге исемнәр Кормаш авылы
Метр 174 м
Климат уртача
Рәсми тел [[Татар, рус]]
Халык саны 449 кеше
Милли состав Татарлар
Дини состав Мөселманнар
Почта индексы 423733

Иске Кормаш (рус. Старое Курмашево)Татарстан Республикасы Актаныш районында урнашкан авыл, Иске Кормаш авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең административ үзәге. Агыйдел елгасының сул кушылдыгы Шәбез елгасы ярында урнашкан. Район үзәге Актаныш авылыннан 25 чакрым ераклыкта. 2010 елда авылда 496 кеше яшәгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныштан 25 чакрым көнбатыштарак,көнчыгыштагы Шәбез елгасы буенда урнашкан. Нигез салыну вакыты XVII йөз башына, аннан алдарак чорга туры килә. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты  Таһир Кәримов "Игенче даны" газетасында , " Җиргә бәйле бәхәс тугач, кормашлылар 1808 елның 27 ноябрендә үзләренең ышанычлысы итеп сайланган Әбүбәкер Монасыйпов исеменнән Александр патшага доношение язалар. Анда шундый юллар бар: " ...показанной деревни Курмашевой доверители мои тептяри назад тому лет двести и более жительствуют..." — дип язып чыккан иде. Типтәр ясагын түләү турындагы кәгазьләрен теркәргә онытмаганнар. Типтәрләр ким дигәндә XVI гасыр ахырларында бирегә килеп утыра, ә башкорт катламындагылар исә күпкә алдан монда гомер кичергән булып чыга.

Авылның атамасы 1718 елда, җан башына исәпкә алу башлангач, торак урыны исемен яздырганда шул вакыттагы абруйлы нәсел башы Кормаштан алынуы ихтимал. 1742 елда аның улы — типтәр Искәндәр Кормашев шартнәмә төзүдә катнаша. Кормаш авылга нигез салучы түгел, монысы тарихи дәлилләрдә раслана[чыганагы?].

Кормаш башка чыккан берничә авыл өчен төп йорт хисаплана. 1742 елда күпсанлы типтәр гаиләләре, хәзерге Башкортстанның Бүздәк төбәгенә күчеп китеп, Бишкураз (хәзерге Бишкурай дип атала) авылына нигез слалар. XVII гасыр ахрында халык — 279, XIX йөз урталарында 1033 кешегә җитә, башкорт катламындагылар 147 җан була. Тимерчелек, тегүчелек белән шөгыльләнәләр. 370 умарталары, 4 су тегермәннәре була. Мәчет, мәдрәсә эшли. Анда ике Кормашев тармагы гомер сөрә//, алар тимерчеләр токымыннан. БР Презеденты М.Г.Рәхимовның хәләл җефете Луиза Галим кызы — әлеге нәсел — Кормашевлар вәкиле.

1850 елларда Сенат карары белән авыл икегә бүленеп, башкорт катламындагылар, икенче Шәбез яры буена — Кәлтәү янына күченеп, Яңа Кормаш дигән торак урыны коралар.

Сарман ягында XVIII йөзнең I яртысында барлыкка килгән Кормашны да безнең якташлар төзегән, диләр[чыганагы?]. 3 гаилә Торалы авылына нигез салалар.

Шундый бүленешләр кичергән авыл 1868 елгы чыганакларда Иске Кормаш дип языла башлый. Башта Бүләр хан токымнары яшәгән Бүләр волостының Бүләр түбәсенә кертелгән. 1732 елгы III ревизиядә 34 ясаклы татар ир-аты теркәлгән. Бу чорда башка катламнар исәпкә алынмаган. 1795 елда-башкорт катламындагы 112 ир-ат, 125 хатын-кыз теркәлгән, 1816 елда — Байлар волостының Зөбәер Өметбаев командасында 89 башкорт таифәсендәге, 129 күптән кәгазьләре булган 129 типтәр ир-аты, 1834 елда -122 ир-ат, 125 хатын-кыз (башкорт катламыннан) теркәлгән. 1840 елда — типтәр ир-атлары саны 220 гә җитә, аларның 1080 дисәтинә җирләре була. 1841 елда-үз җирләре булган башкортлардан 47 ир-ат, 41 хатын-кыз, өйдәш булып килеп утырган 75 ир-ат, 84 хатын-кыз исәптә тора. 1859 елда — 662 җан, 1870 елда 103 хуҗалыкта — 741, 1897 елда — 973, 1902 елда 184 өйдә — 327 ир-ат, 504 хатын-кыз, 1920 дә — 1138, 1926 елда — 1069, 1938 елда — 1012, 1949 елда — 679 , 1958 елда — 650, 1965 елда 163 йортта — 749, 1989 елда — 162 гаиләдә — 494 , 1993 елда 168 өйдә 535, 2010 елда 163 хуҗалыкта 446 кеше яши. 1859 елда Яңа Кормаш, Кыркаентүбә, Чалманарат белән Байсар йорт җәмгыятенең бер аймагын тәшкил итә, аннан шул волостька буйсына, 1920-1924 елларда үзе волость үзәге булып тора, аннан район оешканчы , Семиостров волостына кертелә.

Мәчетнең эшләве 1813 елдан билгеле, 1859 елда — мәктәп ачыла, соңыннан мәктәп мәдрәсәгә әйләнә, 1912-1913 елларда анда 8 бүлек була.

  Авылда печән кабул итү пункты, икмәк туплау магазины, 12 лавка, су тегермәне эшли. Һәр җомгада базар, җәй башында Бикә җыены үткәрелә. Һәр ике чарада сәүдә гөрли. Теләнчетамактан "Бертуган Хәлфиннар" Сәүдә йорты (байлыклары 1 миллион сумлык), Иске Бикчәнтәйдән Мөхәммәтшакир Сәйдәшев (капиталы 5 мең сум) монда склад тотканнар. Авылның үзеннән Габделнәгыйм Габдрахимов, Мирзаһит Гыйздәтуллин, Шәймардан Шәйхетдиновның 6000 шәр сум капиталлары булган. Әмирхан Сәхәбетдинов — борай, Шәйсолтан Фазуллин тары-борай яргычлары тотканнар. Фәрзетдин һәм Бәхтегәрәй Галләметдиновларның җил тегермәне, беренчесенең су тегермәне дә була. Самат һәм Арслан Вәлиевлар авылны ел дәвамында яшелчә белән тәэмин итеп тора. Колый Миңнеханов Бакалыдан ак он алып кайтып, калач-күмәч пешереп саткан. Бертуган Фәтхи һәм Сәрвәр Гафаровлар шундый ук кәсеп белән шөгыльләнгән. Күп кеше тире или.

  1882 елда иң зур урам янып бетә. Янгын чыгаручы Галләметдин Гыйбадуллинны гомерлеккә сөргенгә озаталар.

  Авыл халкының ясаклы татарлары Е.Пугачев явында теләп катнашалар.

  Имана җирләре 2093 дисәтинә тәшкил итсә дә, авылда җирсезләр җитәрлек була. Күп тырышлыктан соң 1905 елда барлык ир затына да җир бүленеп алуга ирешәләр. Күрше Иске Балтач белән 30-40 гектар сазлык җир өчен тарткалаш күмәкләшү чорына кадәр З. Басыйров әсәрләре тупланган. Мөгаллим Әхмәтхафиз хәзрәт исемен мәңгеләштергән истәлек тактасы куела (10.12.1993).

  Авыл уртасында Ардуган Мирсәетов һәйкәле дә батырларга, күренекле затларга ихтирам билгесен чагылдыра.

 1927-1928 елларда оешкан "Үрнәк" күмәк хуҗалыгы, якын-тирәдәге һәм ерактагы авыллар хуҗалыкларын үзенә берләштереп, озак яшәвен дәвамында күтәрелеш, артка тәгәрәү сынауларын уздырды. Үзгәртеп корулар чорында исемнәрен дә алыштырып карады, элекке "Үрнәк" дәрәҗәсенә ирешә алмады, хәзер "Әнәк" агрофирмасына керә.

  16 кеше ререссияләнә.

  1928 елда яңгыратып, төзәтеп салынган иман йорты 1961 елга кадәр ашлык саклау урынына әйләндерелә (манарасы 1958 елда киселә) , аннан Кыркаентүбәгә клуб итеп алып китәләр. 1995 елда җирлекнең асыл уллары яңа мәчет салдырды.

 Бөек Ватан сугышына киткән 187 яугирнең 148е туган нигезенә кабат әйләнеп кайтмый. Иске Кормаш авылында белем бирү оешмаларыннан Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы бар. Авылның икътисадый-хуҗалык тормышы «Әнәк» агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсенә – элеккеге күмәк хуҗалык нигезендә барлыкка килгән оешмага бәйле. Авылда мәдәният йорты, китапханә, «Россия Почтасы»ның филиалы, фельдшерлык-акушерлык пункты, кибетләр һәм мәчет эшли[1].

Партия оешмасы

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң җимерелгән хуҗалыкны аякка бастыруда колхоз партия оешмаларына зур бурычлар куелды. Аларны үтәүдә Иске Кормаш авылында туып үскән Уразаев Әюпнең хезмәте күп булды. 1946 – 51 елларда “Үрнәк” колхозы җирлегендәге башлангыч пария оешмасы секретаре булып эшләү дәверендә Әюп ага партия политикасын тормышка ашыруда күп эшләр башкарды.

1951 – 56 еллар. Партия оешмасын Гибадуллин Гали җитәкли. Бу чорда колхоз экономик яктан районда алдынгылар рәтенә чыга.

1956 – 60 елларда партия оешмасын Ахмадиев Ишим, Латыйпов Зәгърәф, Сәетгалиев Әбугалиләр җитәкли.

1960 ел. Октябрь ае. Салихов Максуд оешмага секретарь итеп сайлана. Бу чорда партия оешмасы сан ягыннан алдынгылар хисабына шактый үсте.

1962 елның апрель аена оешмада 36КПСС члены һәм 5 кандидат учетта тора.

1963 елның октябрендә “Үрнәк” колхозы җирендәге партия оешмасының житәкчесе итеп Шәмсиев Сәләхи сайлана. Колхозга Чат һәм Чынык авыллары кушылганнан соң оешмада 88 коммунист була. Партия членнары Татарстан АССР  Верховный советы депутаты Әминов Марс атказанган механизаторы Салахов Зөфәр , почет тактасына кертелгән бик күп коммунистлар хезмәт үрнәкләре белән башкаларны рухландыручылар булдылар.

1966 елда оешмада 82 КПСС члены, 5 кандидат исәпләнә. Терлекчелектә 12, игенчелектә 48, механизатор булып 18 коммунист хезмәт куя, шуларның 14 – хатын-кыз.

Коммунист Әминов Фирдәвис җитәкчелек иткән I бригада жиңүче була, тракторчы Шәехов, Салахов Зөфәрләр механизаторларны әйдәүчеләр булалар.

1968 елда оешмада 90 коммунист исәпләнә. Ватаныбыз амбарларында 30448Ц ашлык салуда коммунистларның хезмәте зур булды. Эшне бригада партия оешмасы секретарьларе: Башаров Мөхәммәтҗан, Баязитов Индус, Исламов Җәүдәт, Зарифуллина Шәргыя, Галиев Заман: коммунист бригадирлар – Әминов Фирдәвис, Хакимов Митҗан, Гайнетдинов Юныс, Гәрәев Дамир, Харисов Рәисләр нәтижәле эш оештырдылар. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 17,65Ц, ә I бригада 20,24Ц уңыш алды. Коммунист Зиннәтуллин Әзһәр 6948Ц ашлык суктырды. Механизаторлар: Гайнуллин Салих, Сарваров Абуканиф, Хоснетдинов Мохтәбәр, Зарипов Зариф, Салахов Зөфәр, Тимеров Нәдил, Нәгыймов Заһит, Шәехов Долмәган, Вәлиев Гыйффәт, Әминов Марс, Ибраһимов Баһаветдин үрнәк хезмәт күрсәттеләр. Терлекчелектә дә коммунистлар һәрчак алда булдылар. Кәримова Гөлүдә, Вәлиев Мирсәяф, Сәйфетдинов Риф, Сәлихов Хәкимҗан һәм Рәхимов Таҗетдиннар әнә шундыйлар.

1979 – 85  еллар. Партия оешмасының җитәкчесе – Барыев Фагыйль. Оешма сан ягыннан тулыланды. 79 коммунист, 1 кандидат халык хуҗалыгының  төрле тармакларында үрнәк хезмәт күрсәттеләр.

1985 – 86 елларда Нәгыймов Назыйф партия оешмасы секретаре итеп сайлана. 59 коммунист исәпләнә. 20 коммунист, колхоз аерылу сәбәпле,”Игенче” колхозына күчә.

1987 елның январеннан колхоз партия оешмасын Хайбуллин Галимҗан җитәкли. Партия оешмасында  54 КПСС члены һәм 4 кандидат бар.

Авылдан чыккан атаклы шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атказанган хезмәткәрләр һәм бүләк ияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О поселении, archived from the original on 2018-09-22, retrieved 2018-08-20 

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]