Иске Кәшер мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кәшер мәктәбе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Викибирелмәләрнең буш элементы

Иске Кәшер мәктәбе — Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Кәшер авылы мәктәбе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патша Россиясе заманында Иске Кәшердә мәктәп-мәдрәсәләр булмый. Авыл муллалары һәм абыстайлары үз йортларында берничә баланы хәреф танырга, һәфтияк укырга өйрәткәннәр.

1898 елда Сабир мулла өендә ир балалар, 1905 елда Сафа Хаҗи тарафыннан кыз балалар өчен мәдрәсәләр ачыла.

1909 елда Шәмсимөхәммәт Әхмәтшин (Шәмси бай) өендә бай балалары өчен мәктәп ачыла. Монда кадимчә дә, җәдитчә дә укытыла.

1917 елда дин сабагы укыту бетерелә.

XX гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциядән соң Иске Кәшердә беренче мәктәпне ачуда башлап йөрүче шушы авыл кешесе Аитов Габдрахман Садыйк улы була.

1917 елдан иске клуб урынындагы ике бүлмәле бинада дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла.

1917-1924 – Заһиров Миңнегали, 1924-1929 – Хабибуллин Ибраһим, 1929-1930 – Туйкин Әхәт, 1930-1931 – Кузьмин дигән кешеләр директор булып эшләгәннәр. 1931-1932 уку елында башлангыч мәктәпне Кузьмин дигән кешедән Габбасов Гайсә абый  кабул итеп ала. 1940 елга кадәр эшли.

Алга таба Гайсә абыйның Гарифуллин Әсгать абыйга 1972 елның 21 апрелендә язып калдырган истәлек дәфтәреннән хатирәләрен биреп үтәбез:

1935 елдан мәктәп ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) дип йөртелә башлый. Бу чорларда Фәйзуллина Сөем, Сәүбәнов, Тимергалиев, Ишалин, Мөхәммәтдинов, Мухаметов кебек иптәшләр эшләгән.

1940-42 елларда урта мәктәп ачыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул саклана алмый, яңадан җидееллыкка кала. Бу елларда Иске Кәшер мәктәбен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов тәмамлый.

1942 елда Габбасов Гайсә Салкын Алан җидееллык мәктәбенә директор итеп күчерелгәч, Алемасов дигән кеше мәктәпне кабул итеп ала. 1943-44 елларда Сәетова директорлык эшен алып бара.

1944 елда Габбасов Гайсә тагын директор итеп китерелә һәм 1950 елга кадәр эшли. Бу елларда Ханнанова Гандәлиф (завуч), Зиннурова Марзия (биология), Зарипова Лена (рус теле), Сафиуллин Фатих (тарих), Газдалов Мәхмүт (физика), Илалетдинова Фәһимә (татар теле) кебек укытучылар укыта.

1949-50 уку елыннан яңадан урта мәктәп итеп ачыла. Балалар саны 200-250 була.

1950-59 елларда директор булып Гыйбадуллин Сәхипҗан Хәбибулла улы эшли,  мәктәпкә электр, радио кертелә.

1959 елдан директор булып Мухаметзянов Мирсәет Сабит улы (Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы), завуч булып Гарифуллина Мөнәвәрә (Татарстанның атказанган укытучысы) эшли башлыйлар.

1960елга кадәр урта мәктәп яши.

1961 елдан мәктәп сигезьеллыкка әйләнә.

1953-1963 еллар аралыгында мәктәптә эшләгән укытучылар: Вәлиева Мияссәрә (татар теле), Зиганшин Габдулла (рус теле), Ризатдинов Хәмит (математика), Хафизов Миргазыян (физика-математика), Маликов Салих (хәрби белем, физкультура), Гарифуллин Әсгать (тарих), Агълямова Тәгъзимә (тарих), Гарипова Фәһимә (интернат тәрбиячесе), Гәрәев Гали (физика, сызым, хезмәт) (Россиянең мәгариф отличнигы), Фәтхиева Гандәлиф ( интернат тәрбичесе), Нәбиуллина Нәкыя (математика), Нуриахметов Ирек (химия-биология) һ.б.

1966-67 уку елыннан урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1964-1973 елларда эшләгән укытучылар: Гыйбадуллин Әлфәт (география, хезмәт), Ямашева Люция (рус теле), Сәрвәрова Зәйния (биология, химия, хезмәт), Сабирова Дария (физика-математика) (Россиянең мәгариф отличнигы), Сәхбетдинова Энҗүдә (пионервожатый), Харисов Фаяз (физкультура), Миннегалиева Тәгъзимә ( тарих), Ахметшина Фәйрүзә (рус теле), Садикова Саимә (математика), Йосыпова Бриллиант (химия), Харисова Флера (интернат тәрбиячесе), Сафаргалина Римма (тарих, татар теле), Шәмсиева Дилара (рус теле), Исмәгыйлева Фатыйма (башлангыч), Мухаметзянов Раиф (физкультура), Карамова Фатыйма (рус теле), Лобанова Елена (рус теле) һ.б.

1974 елдан башлап эшләгән укытучылар: Курмашев Дамир (физика), Миннеханов Тәлгать (рус теле, чит телләр), Миннеханова Тәнзилә (башлангыч), Маликова Гөлфинә (математика), Маликов Альберт (математика, астрономия) (Россия мәгариф министрлыгының мактау грамотасы бар), Ялалова Фәүзия (химия), Ханова Мәдинә (чит телләр), Латипова Фәнзия (тарих), Курмашева Дамира (татар теле) (Россия мәгариф министрлыгының мактау грамотасы бар), Хәбибуллина Гөлгенә (химия), Маликов Флер (физкультура), Төхвәтуллина Тәбсирә (математика), Ибраһимова Дилә (пионервожатый) һ.б.

1984-2015 елларда мәктәп директоры булып Курмашев Дамир Ядкар улы эшли. Директор итеп билгеләнгәч тә, мәктәп салу эшенә керешә. 1985 елның

1 сентябрендә яңа мәктәпнең ачылу тантанасы була. Директорга Россиянең мәгариф отличнигы һәм Татарстанның атказанган укытучысы исемнәре бирелә. Шушы чорлар эчендә Маликова Г. Россия мәгарифенең почетлы хезмәткәре исемен ала, Хәбибуллина Г.Ә, Курмашева Д.Д. Татарстан мәгарифендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнәләр.

1992 елга кадәр мәктәпнең пионер дружинасы Зиннәт Хәсәнов исемен йөртә. Шул елларда илдәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә эзтабарлар, варислар һәм яшьләр оешмалары төзелә.

XXI гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда мәктәп директоры булып Ахметшин Альберт Флер улы, 2016елда Галялиев Алмаз Рәсит улы эшли.

2015 елдан Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе Иске Кәшер мәктәбе филиалы булып кала, “Миләш” балалар бакчасы мәктәпкәчә төркем булып Иске Кәшер урта мәктәбенә кушыла.

2017 елдан мәктәп директоры булып Ахметбаева Римма Григорий кызы эшли башлады. Кәримова Айгөл – директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары, Рамазанова Разия Заһир кызы – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Укытучылар: Набиуллина Фәридә һәм Харисова Илзирә (башлангыч класс); Миннегулова Зилфира (математика); Хөсәенова Венера (рус теле); Аглиева Раушания (биология, татар теле); Шәрипова Алсу (химия); Абдуллин Фәнүс (ТИН, физкультура); Илдарханов Рамил (хезмәт, физкультура); Ахметшин Альберт (физика, информатика); Ахметшина Рузилә һәм Нариманова  Гөлшат (инглиз теле), Шәмгунова Роза (тарих, җәмгыять белеме); Закирова Эльмира (география, китапханәче).

2019 елның ноябрь аенда Иске Кәшер урта мәктәбенә Муса Җәлилнең көрәштәше, авылдашыбыз, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелә. 2020нче елның 9 маенда  мәктәп диварына мемориаль такта урнаштырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]