Иске Рәҗәп
Иске Рәҗәп | |
Дәүләт |
Россия Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Иске-Рязапское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Иске-Рязапское сельское поселение[d][1] һәм Спас районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Почта индексы | 422865 |
Иске Рәҗәп — Татарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.
Халык саны — 850 тирәсендә. Почта индексы — 422865.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чагыштырмача 1699 елда нигезләнгән (беренче тапкыр рәсми рәвештә искә алынган).
Ташбилге зиярәтендә 14 гасырга караган кабер ташы сакланган: "Энбал оглы Хәсән зийарәте турур... Тарих йети йүз кырк беш-дә, рәҗәп айынын үченче күне әрди". — "Анбала сына Хасана место погребения... По летосчислению в семьсот сорок пятом (1343 елда), раджаба месяца третий день был"; "Әмбал оулы Хәсән оулы хаҗи Бу бәлүкү кү". — "Амбала сына, Хасана сына хаджи надмогильный памятник это".
1675 елда мәчет булганлыгы билгеле.ХVIII йөз башында беренче мәчет имамы Ахун Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләй (1670 елда туган) Болгарда, Пётр I нең указы буенча, шәһәрлектәге тарихи һәйкәлләрне һәм шундагы мөселман кабер ташларын Йосыф Ижбулат белән бергә тәрҗемә итә.
1695 елның 13 декабрендә Петр I нең указы: "Тарих җиде мең дә ике йөз өченче, декабрьнең унөченче көнендә указ олуг, бөек падишаһ хәзрәте олуг князь Пётр Алексеевич һәм олуг һәм кечек ак падишаһ Россия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ көче белән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу өчен укадиләр илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләргә, бу замандагы аңлатуны казнага түләргә яздым" (мулла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим тәрҗемәсендә).
XVII гасырның 90 нчы елларында Майна һәм Кече Чирмешән елгалары арасындагы территориядә ясаклы авыллар барлыкка килә. 1699 елда 71 йорт җире булган Бәрән авылы, 1710 елга Көнбатыш Кама аръягындагы иң эре, 800 ләп кеше яшәгән, торак пунктларга әйләнә. Авылны эреләндерү, аның халкының бер өлеше (1710 елда) чыгып китүенә һәм Чәчәкле дигән яңа авыл барлыкка килүенә китерә.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | ||||||||||||||||||||||||
1697 | 1710 | 1716 | 1747 | 1762 | 1764 | 1782 | 1795 | 1811 | 1834 | 1850 | 1858 | 1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
161 | 800 | 691 | 378 (ир.) | 882 | 415 (ир.) | 420 (ир.) | 921 | 574 (ир.) | 1640 | 2079 | 2335 | 2352 | 3754 | 4823 | 4634 | 2789 | 2213 | 1768 | 2093 | 2329 | 1871 | 1251 | 976 | 850 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.3 °C | -10.4 °C | -5.4 °C | 5.5 °C | 14.3 °C | 19 °C | 20.9 °C | 18.5 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.9 °C | -9.5 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәнил Әгълиуллин (1975), ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2019 елның 19 сентябреннән), ТР Президентының ярдәмчесе — хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе (2016—2019 елларда), полиция полковнигы.
- Зиннәтулла Гыйззәтуллин (1924―2022), Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы капитан, Татарстанның атказанган укытучысы (2002).
- Камил Ногаев (1956), агроном, Спас районы башлыгы (1995—2019), ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, VI чакырылыш ТР ДШ депутаты.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Урта мәктәп.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.